Рамазан бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар, кадерле мөселман кардәшләр! Иртәгә Рамазан аеның соңгы көне: кояш баю белән Шәүвәл ае туа һәм мөселманнарның Ураза бәйрәме башлана. Ураза гаете үзе белән һәр күңелгә чистарыну, яңару һәм изгелек алып килә. Бер ай дәверендә мөэмин-мөселманнар ураза тоттылар - Аллаһ ризалыгы өчен таңнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, бозык...
Хөрмәтле райондашлар, кадерле мөселман кардәшләр! Иртәгә Рамазан аеның соңгы көне: кояш баю белән Шәүвәл ае туа һәм мөселманнарның Ураза бәйрәме башлана. Ураза гаете үзе белән һәр күңелгә чистарыну, яңару һәм изгелек алып килә. Бер ай дәверендә мөэмин-мөселманнар ураза тоттылар - Аллаһ ризалыгы өчен таңнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, бозык гамәлләрдән тыелдылар, гыйбадәтләрен үтәп, сәдакалар өләштеләр. Рамазан уразасы һәркемне сабырлыкка, шәфкатьлелеккә, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Бу изге айда районыбызның күп мәчетләрендә, шәхси хуҗалыкларда Ифтар мәҗлесләре узды, Аллаһ йортларында Тәравих намазлары укылды, шулай ук авыр хәлдә яшәүчеләргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтелде. Киләчәктә дә изге ниятләребезгә ирешеп, якын-тирәдәгеләребезне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп, бер-беребезгә үрнәк булып яшик. Исламның рухи-әхлакый куәте артсын, төрле диннәр һәм барлык халыклар белән үзара аңлашып яшәргә язсын. Гаиләләрегезгә иминлек, татулык, рухи һәм тән сәламәтлеге телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев