Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы сыйфат комиссиясе чираттагы рейдны крестьян-фермер хуҗалыкларында үткәрде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы сыйфат комиссиясе чираттагы рейдны крестьян-фермер хуҗалыкларында үткәрде. Районда җир эше белән шөгыльләнүче 62 фермер бар. Рейд чәчүлек мәйданнары 100 гектардан арткан хуҗалыкларда уздырылды. Гомумән алганда, комиссия аларның эшен уртача бәяләде. Һәрхәлдә фермерлар намус белән, булсынга дип, һәр бөртекне дә кадерләп чәчә, үстерә. Шулай...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы сыйфат комиссиясе чираттагы рейдны крестьян-фермер хуҗалыкларында үткәрде.
Районда җир эше белән шөгыльләнүче 62 фермер бар. Рейд чәчүлек мәйданнары 100 гектардан арткан хуҗалыкларда уздырылды. Гомумән алганда, комиссия аларның эшен уртача бәяләде. Һәрхәлдә фермерлар намус белән, булсынга дип, һәр бөртекне дә кадерләп чәчә, үстерә. Шулай да эш булгач, бигрәк тә кыр хезмәтендә кимчелекләрсез генә бара алмый.
-Пай яки арендага алынган җирме, нинди булса да югары нәтиҗәлелеккә омтылу, технологияләр үтәлергә тиеш, - ди комиссия әгъзалары. - Шулай булмый торып, бөртеклеләрдән югары уңыш алуга өмет аз. Җир тик ятарга, шул ук вакытта анда чүп үләне дә үсәргә тиеш түгел һәм аннан нәтиҗәле файдалану мөһим.
Җир сыйфаты, югары уңышка омтылыш бер үк төрле булса да җирдән файдалануга караш төрлечә икәнлеге күренде. Чәчкәннән соң туфрак өстендә бер бөртек тә табылмаган, шул ук вакытта җир башында орлык күмдерелми калган кырларга да юлыктык.
Комиссия Тимершыкта Илянур Ганиев, Олыязда Кәбир Хуҗин һәм Әнәс Гайсин, Мишәбашта Фәиз Әхәтов, Арташта Венер Фәрхиев, Олы Ныртыда Рифат Зыятдинов, Сатышта Мөхәммәтнур Садыйков хуҗалыкларында булды. Илянур Ганиев иң күп чәчү мәйданы булган крестьян-фермер хуҗалыгы. Аның 387 гектар чәчүлек җире бар.
-45 гектарына "Ватан" сортлы борчак чәчтем, 150 гектарда күпьеллык үлән, калганына арпа чәчәм. 20 ел эшлим җир белән, бервакытта да агулап утыртканым булмады. Узган ел бер гектардан уртача 25әр центнер уңыш алдым, - ди Илянур Ганиев. Аның 9 баш аты, 5 колын, 3 савым сыеры, 5 үгезе бар. Менә шушы мал-туарны яшәтү өчен үз җирендә иген-икмәк үстерә. Үзеннән артканын сата да әле.
Олыяз авылы фермеры Кәбир Хуҗинның 239 гектар җире бар. Ул да үз хуҗалыгын гына түгел, халыкны да ашлык һәм бәрәңге белән тәэмин итеп яши.
-25 ел фермер булып, җирдә эшләвебез белән кызыксынып комиссия килгәнен күргән юк иде әле, - дип рәхмәт әйтеп калды тәҗрибәле фермер. Ныртыда яшәүче Рифат Зыятдинов та барлык фермерлар да җирдән тиешенчә файдаланмый, контроль кирәк дигән фикердә. Фермерның күпьеллык үлән басулары уңышлы күренә.
Чәчү алды, аннан соң тырмалау, катоклау һәркайсы технологиянең мөһим бер элементы, дип аңлатты белгечләр җир эше белән шөгыльләнүче фермерларга. Алар боларны үзләре дә беләдер, шулай да көндәлек эш барышында читтән контроль булу да кирәк кайвакытта. Тикшерү үткәрелгән һәр фермер хуҗалыгында да җитешсезлекләр, вак-төяк кимчелекләр күренде. Орлыкларны тикшертмичә, агуламыйча чәчү, чәчү нормасын төгәл билгеләмәү очраклары бар. Басу культурасы дигән төшенчәгә дә игътибар итте комиссия вәкилләре. Борылышларны технологиягә туры китереп эшкәртмәү, кыр эчендәге багана төпләрен тәртипкә китерү турында әйтелде. Үз җиремдә үземә, дип эшләсә дә орлык юнәлткеч (направитель) төшеп калган очраклар да бар. Ә бу инде үсентенең тигез тишелмәвенә, уңышның бердәй өлгермәвенә китерә.
Зәмирә Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев