Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район халкыннан күпме салым җыйналган һәм ул акчалар кайда тотылган? [исемлек]

2016 елның 20 ноябрендә үткәрелгән референдумда бюллетеньнәрдә күрсәтелгән эшләрне башкару өчен үзара салым түләргә ризалыгыбызны белдереп тавыш биргән идек.

Шуннан соң 7 айдан артык вакыт узды. Җирле үзидарәләрдә күпме үзара салым җыйналды, шул суммага карап республикадан күпме акча күчерелде һәм нинди эшләр башкарылды - халыкка шуны җиткерәбез.

Арташ авыл җирлеге. Халыктан 180000 сум акча җыелган. Респуб­лика бюджетыннан 716400 сум бирелгән. Үзара салым Олы Арташ, Язлы Арташ, Ике басу Арташ авылларында юллар ремонтына тотылачак.

Олы Кибәче авыл җирлеге. Халыктан 225300 сум үзара салым җыелган. Республикадан 901200 сум бирелгән. "Мелиорация-Сервис" җәмгыяте белән Олы Кибәче һәм Кече Кибәче авыллары чикләрендәге юлны ремонтлауга муниципаль контракт төзелгән. "159нчы ПМК" Төбәк һәм Олы Кибәче зиратларын коймалауга керешкән. Төбәк авылына янгын гидрантлары куелачак.

Олы Нырты авыл җирлеге. Халыктан 124200 сум үзара салым җыелган. Республикадан 496800 сум бирелгән. Шуларның 480000 сумына Олы Нырты, Урта Нырты авыллары зиратлары төзекләндерелә. Үзара салымның шуннан калган өлеше торак пунктларда янгын иминлеген тәэмин итүгә тотылачак.

Олы Шыңар авыл җирлеге. Халыктан 251100 сум үзара салым җыелган. Республикадан 1004400 сум бирелгән. Акча Оет, Чулпыч, Олы Шыңар һәм Кече Шыңар юлларын ремонтлау өчен тотылачак. "Мелиорация-Сервис" җәмгыяте белән муниципаль контракт төзелгән.

Югары Симет авыл җирлеге. Халыктан 131400 сум үзара салым җыелган. Республикадан 525600 сум бирелгән. Югары Симет һәм Түбән Симет авыл эче юллары ремонтланачак. "ТНСтрой" җәмгыяте белән муниципаль контракт тө­зелгән.

Явлаштау авыл җирлеге. Халыктан 162900 сум үзара салым җыелган. Республикадан 651600 сум бирелгән. Явлаштау һәм Мишәбаш авыллары чикләрендә юллар ремонтланачак.

Эзмә авыл җирлеге. Халыктан 356400 сум үзара салым җыелган. Республикадан 1425600 сум бирелгән. Иләбәр һәм Өтернәс авыллары урамнары тәртипкә китереләчәк. Олыяз, Пүкәл, Эзмә зиратлары киртәләре ремонтланачак. Пүкәл зиратында "Арсенал16" җәмгыяте эш башлады (фотода). Барысы 143 метр агач койма тимер киртәләр белән алыштырылачак. Эштә шәхси инициатива күрсәтеп, үз тракторы белән катнашучы да бар. Шулай ук матди ярдәм күрсәтергә теләк белдерүче дә табылган. Прораб Дамир Гарнаев: "Эшне 10 көндә төгәллибез",- диде.

Иштуган авыл җирлеге. Халыктан 130200 сум үзара салым җыелган. Республикадан 523200 сум бирелгән. Авыл чикләрендә юллар ремонтлауга тендерны "ТНСтрой" җәмгыяте откан. Әлегә эш алып барылмый.

Килдебәк авыл җирлеге. Халыктан 195000 сум үзара салым җыелган. Республикадан 778800 сум бирелгән. Шуның 961538 сумына Килдебәк, Туктар, Мәртен авыллары чикләрендәге юллар ремонтлачак. Калганы кассада кала. Конкурс үткәрелгән, тендерны "Мелиорация-Сервис" җәмгыяте откан.

Курсабаш авыл җирлеге. Халыктан 169500 сум үзара салым җыелган. Республикадан 668400 сум бирелгән. Курсабаш, Өчиле, Түбән Утар авыллары урамнары ремонтланачак. Әле конкурс үткәрелмәгән. Югары Утарда җәяүлеләр күпере төзүгә 45 мең сум каралган. Әмма халык машина белән чыгып йөрерлекне сорый. Төзүчеләр килеп караганнар һәм андый күпер өчен миллионнар кирәк булачагын әйткәннәр.

Мишә авыл җирлеге. Халыктан 372300 сум үзара салым җыелган. Республикадан 1489200 сум бирелгән. Хәзерге вакытта Лесхоз зираты киртәләп алына һәм Сабабашта балалар мәйданчыгы төзелә. Лесхозда чишмәләр төзек­ләндереләчәк.

Мичән авыл җирлеге. Халыктан 161100 сум үзара салым җыелган. Республикадан 644400 сум бирелгән. Торак пунктлар чикләрендә юллар ремонтлауны подрядчы оешма август башында башларга ышандырган.

Түбән Шытсу авыл җирлеге. Халыктан 172200 сум үзара салым җыелган. Республикадан 688800 сум бирелгән. Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе авыл чикләрендәге юлларны төзекләндерүне башлаган.

Сатыш авыл җирлеге. Халыктан 287400 сум үзара салым җыелган. Республикадан 1184800 сум бирелгән. Сатыш, Чәбки Са­ба, Аккүл Бигәнәй, Каз.Бигәнәй, Мамалай юлларын ремонтлау 1 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Иске Икшермә авыл җирлеге. Халыктан 254190 сум үзара салым җыелган. Республикадан 1016760 сум бирелгән. Торак пунктларның урам юлларын төзекләндерү өчен оешма эшне августта башлый. Шулай ук Татар Икшермәсендә зират киртәләп алыначак.

Тимершык авыл җирлеге. Халыктан 349900 сум үзара салым җыелган. Республикадан 1430400 сум бирелгән. Көек, Сабай зиратлары киртәләүгә, Тимершык, Кызыл Мишә авылларында юллар төзекләндерүгә муниципаль контракт төзелгән. Миңгәрдә балалар мәйданчыгы корылачак һәм янгын гидранты куелачак.

Шәмәрдән авыл җирлеге. Халыктан 1417801 сум үзара салым җыелган. Республикадан 5671200 сум бирелгән. Мичәнбашта юл ремонтлауга тендерны коммуналь хуҗалык откан. Кырбашта һәм Шәмәрдәндә зират киртәләп алу, торак пунктлар чикләрендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чаралары күрү августта башланачак. Җиңү паркын тотуга һәм җиһазлап бетерүгә 3717476 сум, роллерлы чаңгыда йөрү өчен җәяүле юлы коруга 1968000 сум бүленгән.

Шекше авыл җирлеге. Халыктан 191100 сум үзара салым җыел­ган. Республикадан 764400 сум бирелгән. Сәрдәдә Пионер, Ленин, Шекшедә Кооператив, Татарстан урамнарын, Алан-Елга юлы ре­монтлау августта башланачак.

Юлбат авыл җирлеге. Халыктан 180000 сум үзара салым җыелган. Республика бюджетыннан 720000 сум бирелгән. Юлбат, Йосыф-Алан, Тенеки юлларын ремонтлау ай ахырында башланачак.

Саба шәһәр җирлеге. Халыктан 1971300 сум үзара салым җыелган. Республикадан 7882800 сум бирелгән. "Ильвина" рестораны янында һәм Урта Са­бада балалар мәйданчыгы эш­ләнде, Тукай урамыннан Бикетка чыгу өчен елгада басма салынды. Тротуарлар Муса Җәлил урамына җәеләчәк, Тукай урамы буйлап РСУга таба салу дәвам итәчәк, Пушкин урамына кадәр җәяүлеләр сукмагы күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев