Районда бәрәңге утырту төгәлләнә
Бүгенге көндә басуларда игенче-механизаторлар чәчүлекләрне өстәмә тукландыра. Район буенча 7500 гектар мәйдан тамырдан тукландырылган.
Шул ук вакытта 8 мең гектар мәйданда көзге культуралар чүп үләннәргә, 2 мең гектар мәйдан авыруларга, 1 мең гектар корткычларга каршы эшкәртелгән. Соңгы еллардагы һава шартлары үсемлекләр үсү өчен бик уңайлы булмаганлыктан, авыл хезмәтчәннәре чүп үләннәргә каршы көрәшне һәм бер үк вакытта үсемлекләрнең корылыкка һәм стресска чыдамлыгын арттыру өчен аларның яфраклары аша ашламалар кертү эшләрен дә башкара. Яфрактан тукландыру 2 мең гектарда башкарылган.
Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре белән беррәттән хуҗалыкларда кукуруз һәм бәрәңге үстереләсе мәйданнарның соңгы гектарларында эш бара. "Икенче икмәк" бәрәңге "Шытсу"җәмгыятендә, "Саба" җәмгыятенең "Сатыш", "Мичән" һәм "Тимершык" бригадаларында, барлыгы 200 гектар мәйданда үстереләчәк.
"Саба" җәмгыятенең Мичән бригадасында бәрәңгене 100 гектарда утыртуны планлаштырганнар.
-Безнең хуҗалыкта моңарчы бәрәңге утыртылмады. Быел "Колобок" сортын утыртабыз. Бәрәңге утыртасы җиргә алдан культивация кертеп барабыз. Бер гектарга дүрт центнер исәбеннән диаммофос ашламасы кертелә, орлык бәрәңгесе гектарына 3 тонна утыртыла. Диаммофос составындагы фосфор тишелеп чыкканда тамыр җибәрер өчен, калий авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. Су сиптергеч көйләп куелды. Аңа Мишә елгасыннан су сиптерәчәкбез, - ди хуҗалык агрономы Азат Галимуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев