Районда яңа җәмәгать судьясын билгеләделәр [+фотолар]
Районның Гадел хөкем йортында 1нче участокка җәмәгать судьясын билгеләүгә багышланган чара узды. Тантанада тулысы белән район суды коллективы катнашты.
Район суды рәисе Дамир Сабиров Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә җәмәгать судьясы итеп сайланган Руслан Нәбиуллинны яңа вазифасы белән котлады, гадел хөкем карарлары чыгаруны теләде. "Алдыгызда киеренке, катлаулы һәм бик җаваплы эшләр тора. Кешеләр язмышын нәкъ менә сез хәл итүегезне һәрвакыт истә тотарга кирәк, - диде ул. Аннары Р. Нәбиуллин Федераль закон таләпләре нигезендә Россия Федерациясе флагы янында үз вазифаларын намус белән башкарырга ант итте. Дамир Сабиров аңа власть атрибуты - судья чүкече тапшырды.
БЕЛЕШМӘ: Руслан Рамил улы Нәбиуллин 1985 елда Казан шәһәрендә туган. 2007 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Яңа вазифасына билгеләнгәнчегә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин бүлеге начальнигы булып эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев