Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саба алдынгыларын хөрмәтләде

Узган җомгада Сабаның "Сабантуй" спорт комплексында район алдынгыларын хөрмәтләделәр. Республика көненә, районыбыз оештырылуның 87 еллыгына туры китереп үткәрелгән чарага 200дән артык кеше чакырылган иде.

Сабалыларны һәм кунакларны Республика көне, районыбыз оештырылуның 87 еллыгы белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

-Без хезмәт алдынгыларын гадәттә Сабантуе мәйданына чакыра идек. Быел традицияне бераз үзгәрттек, сабалылар өчен Республика һәм район көннәре уңаеннан бәйрәм оештырдык. Бик зур рәхмәт өлкәннәребезгә. Без аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә бай тормышта яшибез. Республика җитәкчеләре халык өчен яңадан-яңа программалар булдыралар, Татарстаныбыз көннән-көн матурлана, Россиядә үсешкә ирешкән төбәге булып, үзенең позицияләрен саклап кала. Сезнең хезмәтегез, кылган гамәлләрегез белән районыбыз үсеш ала. Киләчәгебез дә максатчан хезмәтебезгә бәйле. 2017 елны да һәрбер коллективта үз алдына зур максатлар куеп, яңадан-яңа зур уңышларга ирешеп төгәлләргә язсын", - дип хезмәт уңганнарына, катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Алдынгылар слеты - ул төрле тармакта эшләүче алдынгы райондашларыбызның уңганнарын билгеләп үтү бәйрәме. Кайсы гына тармакны алсак та, һәрберсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. Алдынгылар - үз һөнәрләре буенча иң булдыклылар - горурлыгыбыз, таянычыбыз. Күбесе - тәҗрибәле, стажлы, гаиләләрендә дә үрнәк әтиләр һәм әниләр. Ул көнне 87 кешегә "Үз һөнәренең остасы" дигән мактаулы исем бирелүе генә дә күпне сөйли. (Тулы язманы газетабызның 31 август санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев