9 майга - кырларда хезмәт шавы [фоторепортаж]
Җиңүнең 71 еллыгын район кырларында язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрләтеп" каршылый игенче-механизаторлар.
Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләрен дә вакытында, кыска срокларда башкарып чыгуга ирештеләр. Хәзер төп максат - язгы чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару. 4 май мәгълүматларына караганда, бөртекле культуралар 7659 гектар мәйданда чәчелгән инде. Бу - планлаштырылганның 40 проценты дигән сүз. Һава торышының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен шактый уңай килүе дә хезмәт дәртен арттыра. Кояшлы, аяз көннәр кәефне күтәрә, кыска вакытлы яңгырлар да игенче күңелендә өмет уята. Чәчүлек орлыкларны инкрустацияләү эше дә төгәлләнде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 майга район буенча арпа - 3843 гектар, борчак - 1191, бодай - 1329, солы 628 гектарда чәчелгән. Күрсәткечләргә кил- гәндә, бүгенге көндә "Болгар"да чәчү 543 гектарда (72%), "Урта Саба"да - 681 гектарда (29%), "Симет"тә - 500 (28%), "Мөхәммәтшин"да -520 (27%), "Сатыш" бригадасында - 889 (21%), "Нырты"да 586 гектарда (21%) төгәлләнгән. Чәчү эшләре җаваплылыклары чикләнгән "Саба" җәмгыятенең Мичән, Сатыш бригадаларында, "Болгар", "Урта Саба" һәм "Симет" җәмгыятьләрендә, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесендә, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында оешкан төстә бара. Билгеле булганча, быел республика җитәкчелеге югары керемле культураларга өстенлек бирергә чакырды. Шуны күздә тотып "Саба" җәмгыятенең Мичән бригадасында агымдагы елда 212 гектарда люпин һәм 115 гектарда бөртеккә кукуруз үстерергә планлаштырганнар. Люпин узган ел - 40, кукуруз 60 гектарда үстерелгән.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев