Саба урман хуҗалыгы эшчәннәре традицион бәйге – иң осталарны ачыклау конкурсы үткәрделәр [+фото]
Инде ничәнче тапкырдыр, монысы ул кадәр мөһим дә түгел. Иң әһәмиятлесе шул: традицияләр дәвам итә, камилләшә, яңадан-яңа бизәкләргә баетыла һәм әлеге чараларны урманчылар ел саен көтеп ала.
- Һөнәри бәйрәмне Сабантуй шикелле итеп үткәргән чаклар да булды. Ләкин аны коллектив та бик хуплап бетермәде. Ярыш формасында үткәрү өстенлек алды. Менә бүген дә урманчылар 60 төрле номинациядә ярыша. Бәйге булгач, һәркем үзенчә әзерләнеп килә, беркемнең дә ахыргы урынны аласы килми. Бүген бәйгегә 130га якын кеше килде. Ярышлар хезмәт күрсәткечләренә йогынты ясый, алга таба тагын да яхшырак уңышларга ирешербез дип уйлыйм,- диде Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин журналистлар белән әңгәмәсендә.
"Яшел хәзинә" хуҗаларын җиңүләргә һәм максатчан хезмәткә рухландырырга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов килгән иде. Лесхоз бистәсе янындагы урман буенда 9 командадан дүртәр кеше үзенең белемен һәм практик осталыгын күрсәтте, булдыклылыкка имтихан тотты. Әйтик, агач егу кагыйдәләрен яхшы белү "яшел хәзинә" хуҗаларыннан беренче чиратта соралган таләп булып кала. Хөкемдарлык итүче Дамир Сафин җаваплылыкны бөтен тулылыгы белән аңлап ярыштырды урманчыларны. Курса урман участогыннан Рамил Гарипов кискән каен икенче агачка кунып калгач та, аны пычкы белән турарга рөхсәт итмәде. Ә Сабабаштан Вәгыйз Әхмәтҗанов агачны 54 секунд эчендә ике казык арасына төшерде. "Ярышка ел буе әзерләнәбез. Яхшы күрсәткеч ул - 32 ел буе кулдан пычкы төшмәү нәтиҗәсе дә. Ә утырткан агачларым кискәнгә караганда 10 мәртәбә күбрәк. Күңел биреп эшләсәң, урман хезмәте авыр димәс идем. Эленке-салынкы йөрсәң, кайда да җиңел түгелдер, - диде Вәгыйз Әхмәтҗанов пычкысын сүндергәч.
Быел ярышка комбинацияле кисү дип аталган төр дә кертелгән иде. Кузлага куелган агачны аскы һәм өске ягыннан дөрес итеп кисеп төшерергә кирәк. Җиңел кебек күренсә дә, кулга пычкы тоткач, алай шома гына бармый. Шәмәрдән участогыннан тәҗрибәле Әгъзам Ханов та, агачны аскы ягыннан кискәндә кара сызыкны узып киткәне өчен бер штраф алды.
Ярышта катнашучыларның урман утырту техникасы буенча белемнәрен судья Әүдит Газизов тикшерде. Ул сорауның теоретик характердагысын - "ике сошникның туфракка төшергән орлыкларның санында аерма ничә проценттан артмаска тиеш түгел?" дигәнен биргәч, Ленин урманчылыгыннан Рамил Закиров "5"ле алды.
Бәйгечеләр урманнарны саклау, хезмәткә түләү, визирлап участок бүлеп алу, агач утырту, яфракларыннан карап агачларны тану кебек номинацияләрдә дә имтихан тоттылар. Янгын сүндерүгә тактик әзерләнү буенча имтихан тотучылар янына килгәч, МЧС хезмәткәрләре, урманчы дип белеп, минем кулга да билет тоттырдылар. Биш сорауның икесенә дөрес җавап бирә алмадым. Ә менә Лесхозда янгын-химик станциясе хезмәткәрләре ялгышмаган. Шулай ук Ленин урманчылыгы командасы да барлык сорауларга да дөрес җавап биргән иде.
Кыскасы, быелгы конкурста да Саба урманчылары үз һөнәрләренең остасы икәнлекләрен тагын бер тапкыр күрсәттеләр. «Һөнәре буенча иң оста"ларны ачыклауга нәтиҗәләр ясалганнан соң 1нче урыннарга Курса участок урманчылыгыннан Рамис Әсәтов (сунарчы), Ленин урманчылыгыннан Рөстәм Хөснуллин (урманчы), Мишәбаш урманчылыгыннан Рамил Әхтәмҗанов (урман мастеры), Кукмара участок урманчылыгыннан Фәнис Якупов (лесничий урынбасары) һәм Мишәбаш урманчылыган Рашат Гарәфетдинов (лесничий) лаек булды. Урманчы Наил Гайфиев (Мишәбаш), мастер Рамил Закиров, лесничий ярдәмчесе Илдар Хафизов (Ленин урманчылыгы), лесничий Нәгыйм Газизов (Сабабаш) - 2нче. Фидәрис Нәжипов, Вәгыйз Әхмәтҗанов, Илдар Әхтәмҗанов (өчесе дә Сабабаш участогыннан), Фәрит Гыйлажев (Курса) 3нче урыннарны алдылар.
Командалар арасында Мишәбаш урманчылыгы коллективы җиңү яулады һәм күчмә Кубокка лаек булды. Икенче урын - Ленин, өченче урын Сабабаш урманчылыкларына бирелде. Эшкәртү предприятиеләре арасында Лесхоз агач комбинаты (Фәнил Хафизов) беренче урынны алды. Урманчыларны ярыштыруга игътибар тагын да артачак. Ник дигәндә, 2018 елда дөнья күләмендәге бәйгенең Татарстанда узуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев