Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада уникаль операция: хәзер районыбызда ирләрне заманча дәвалыйлар [эксклюзив фотолар]

Узган шимбәдә район үзәк хастаханәсендә зур яңалык булды: җенес бизләре аденомасын дәвалауда Мәскәүнең Сеченов исемендәге беренче дәүләт медицина университеты табиблары булышлыгында яңа методика гамәлгә ашырылды.

Аденома - ир-атлар арасында киң таралган чирләрнең берсе. Статистикага күз салсаң, әлеге авыру 50 яшьтән узган һәр ике ир-атның берсендә күзәтелсә, 60 яшьтән соң 70 процентында табыла. Чир башта үзен сиздермәскә дә мөмкин. Шеш зурайган саен сидек каналын кысрыклый башлый һәм кече йомышны үтәү авырлаша. Гадәттә, ир-атлар шуннан соң гына хастаханәгә бара.

Шәмәрдәннән 59 яшьлек В.ны да, хатыны Лидия ханым әйтүенчә, гыйнвар аеннан бирле әнә шундый проблема борчыган, биленә шешә асып йөргән. "Хәзер хәле нормальләшкән иде инде. Әмма хирурглар барыбер операция кирәк, диделәр, Казанда 7 айдан соң операциягә килергә чиратка куеп кайтардылар. Безнең бәхеткә алай озак көтәсе булмады, Сабада яңача дәвалау кертелгән көннәргә туры килдек",- диде иренең операция бүлмәсеннән чыкканын көткән Лидия ханым.

Көткән кешегә озак тоелгандыр, әмма медицина уни­вер­ситетының онкология һәм урология бүлеге мөдире Николай Сорокинга моның өчен 50 минут чамасы вакыт кирәк булды. "Безнең клиника мәни бизе аденомасын лазер ярдәмендә алу (энуклеацияләү) белән 2013 елдан шөгыльләнә. Бу өлкәдә илдә пионерлар булып саналабыз. Быел апрель аенда безнең клиникада үткәрелгән конференциядә яңа технологиянең беренче нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Шунда Саба районы үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов белән таныштык һәм ул үзенең коллективы белән әлеге методиканы үзләштерергә теләк белдерде. Район хакимияте булышлыгы белән тиешле җиһазлар алынды һәм Сабада авыруның тәненә кисем ясамыйча-ярмыйча гына ясала торган беренче операция гамәлгә ашырылды. Әлеге методиканың асылы шуннан гыйбарәт: лазер авыруның җенес бизенә сидек юлы аша кертелә һәм хирург эндоскоп аша операция барышын күзәтә ала. Өстенлеге шул: лазер белән эшкәрткәндә аденоманың капсуласына зыян килми, кан аз югала, авыру бер көннән аягына баса һәм тагын ике көннән өенә кайтып китә. Хәзер алдынгы технология Марат Рафаэлевич кебек энтузиастлар кайгыртуы белән төбәкләрдә дә кертелә һәм аларга бу эштә без ярдәмгә килергә әзер. Мин Саба табибларының мәни бизе аденомасын дәвалауда уңай нәтиҗәләргә ирешәчәкләренә ышанам",- диде Николай Сорокин журналистлар белән әңгәмәсендә.

Медицина фәннәре докторының аңлатуынча, әлеге методика Европа урологлар ассоциациясе тәкъдиме буенча аденоманы дәвалауның алтын стандарты булып санала, өзлегүләр күзәтелми һәм авыру күпчелек очракта бүтән кабатланмый. Николай Сорокин ике көндә өч кешегә операция ясады һәм алар үзләрен нигездә яхшы хис итә. Инде хастаханә милке булып әверелгән кыйммәтле лазер техникасы алга таба да тик тотылмаячак, аның белән белгечлеге буенча уролог Марат Йосыпов җитәкчелегендә бригада эш итәчәк.

Баш табиб әле республикада санаулы гына булган уникаль лазер ярдәмендә аденома алу җиһазы кайтаруда булышканы өчен район башлыгына, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтле. "Без чын мәгънәсендә эксклюзив җиһазны эшкә җигеп, хастаханә перспективасына мәгълүм юнәлеш бирергә ниятлибез. Инде бу мәсьәләдә сөйләшүләр алып барыла. Барысы да без теләгәнчә килеп чыкса, уникаль җиһаз интерн, ординатура үтүчеләр, яшь табиблар белән мастер-класслар үткәрү өчен дә файдаланылачак",- дип аңлатты М.Йосыпов.

Алдагы көнне генә яңа методика белән операция кичергән Лесхоз кешесе Т. белән Кукмарадан килгән 52 яшьлек С.ның да хәлләрен белдек. Алар инде торып утырганнар, кичкә таба йөрергә дә рөхсәт итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев