Сабада Ватан Геройлары көне уңаеннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды (фоторепортаж)
9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.
Бу көнне Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерлары хөрмәтләнә. Бу данлы бәйрәм бөек Ватаныбызның кыю сугышчыларын, илебезне гасырлар буе яклап, саклап килгән барлык буын вәкилләрен олылау йөзеннән яңартылды. Районыбыз Ватанга дүрт Советлар Союзы Герое - Гали Закиров (Саба), Вәлит Хаҗиев (Оет), Зәки Хәбибуллин (Югары Утар), Иван Башкировны (Завод-Нырты), Дан орденының тулы кавалерлары Корбангали Тимергалиев (Килдебәк) , Габдулла Мотыйгуллинны бирде. Моннан тыш районыбыз Социалистик Хезмәт Геройлары Галим Шәймәрданов (Сатыш, 1917-2003), Рәхмәтулла Фәтхуллин (Олы Кибәче), КамАЗ төзелеше ударнигы Мөдәррис Исламгалиев (1945 елда Олыяз авылында туган. Хәзер Яр Чаллыда яши) белән дә чиксез горурлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев