Сабада имам- мөхтәсиб сайланды
Бүген Саба җәмигъ мәчетендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды. Аның эшендә Татарстанның баш казые - Җәлил хәзрәт Фазлыев, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Аннары Җәлил хәзрәт мөхтәсиб вазыйфасына моңарчы да районда бу эшне зур җаваплылык белән башкарган Айнур хәзрәт Әхмәтовны...
Бүген Саба җәмигъ мәчетендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды. Аның эшендә Татарстанның баш казые - Җәлил хәзрәт Фазлыев, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Аннары Җәлил хәзрәт мөхтәсиб вазыйфасына моңарчы да районда бу эшне зур җаваплылык белән башкарган Айнур хәзрәт Әхмәтовны тәкъдим итте. Имамнар да әлеге кандидатурага каршы килмәделәр, ачык тавыш бирү юлы белән ул бертавыштан сайланды.Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов яңа имам-мөхтәсибкә хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә үзара килешеп һәм аңлашып эшләвен, районның дини вазгыятен туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләвен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев