Шәмәрдән участок хастаханәсе диварына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы Радик Әхмәт улы Борһановның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта куелды [+фото]
1 июнь көнне Шәмәрдән участок хастаханәсе диварына 30 ел гомерен медицинага багышлаган, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, гомеренең соңгы көненәчә Шәмәрдән участок хастаханәсе баш табибы булып эшләгән Радик Әхмәт улы Борһановның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта куелды. Әгәр исән булса аңа бу көнне көнне 60 яшь тулган...
1 июнь көнне Шәмәрдән участок хастаханәсе диварына 30 ел гомерен медицинага багышлаган, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, гомеренең соңгы көненәчә Шәмәрдән участок хастаханәсе баш табибы булып эшләгән Радик Әхмәт улы Борһановның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта куелды. Әгәр исән булса аңа бу көнне көнне 60 яшь тулган булыр иде. Мемориаль такта кую тантанасында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, мәрхүмнең хезмәттәшләре, сыйныфташлары, гаиләсе, гомумән, аңа рәхмәтле булган күпсанлы райондашларыбыз катнашты. Медицина өлкәсендә үзеннән соң якты эз калдырган, халыкның сәламәтлеген кайгыртуда фидакарьләрчә хезмәт куйган Радик Әхмәт улы Борһановны зур ихтирам, нык юксыну, тирән хөрмәт белән искә алдылар.
Тулырак язманы «Саба таңнары» газетасының алдагы саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев