Статистик күзәтүгә әзерләнәбез
Россия Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт территориаль статистика органнары 2012 елның беренче кварталында хуҗалык итүче хуҗалыкларның 2011 елдагы җитештерү чыгымнарына һәм товар белән сату итүләренә, хезмәт күрсәтүләренә сайлап алу тәртибендә федераль статистик күзәтү үткәреләчәк.
Аның максаты - халыкара стандартларга туры килүче һәм тармакара элемтәләр һәм ил икътисадының структур пропорцияләре өчен "Чыгымнар - эшләп чыгару" таблицасын төзүгә статистик мәгълүмат формалаштыру, ресурслардан файдалануның, бәяләр барлыкка китерүнең системасының нәтиҗәлелеген анализлау, дәүләт фаразларының иң кулай вариантларын эшләүгә булышлык итү.
Хисап формаларын тутыру предприятиеләр һәм оешмаларның икътисад хезмәтләреннән чимал, материаллар, төрле ягулык алу чыгымнарын, продукцияне сатуны чагылдырган беренчел учет документларын эшкәртү белән бәйле өстәмә хезмәт мәшәкатьләре таләп итә. Предприятиеләрнең төп бурычы - 2011 елдагы җитештерү чыгымнарын икътисадый эшчәнлек төрләре буенча (ОКДП) Гомумроссия классификаторына туры китереп күрсәтеп бирү. ОКДП кодлары буенча чыгымнарны кодлаштыру өчен "Автомат эзләү-бердәйләштерү системасы" эшләнде. Әлеге программа продукты документлары белән берлектә Росстат сайтына ("Национальные счета") урнаштырылды.
Статистик күзәтү тарышында алынган мәгълүматны федераль дәрәҗәгә тапшыру җыелма тәртиптә гамәлгә ашырылачак. Мәгълүматларның сер итеп саклануы гарантияләнә. 2012 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк статистик күзәтүне гамәлгә ашыруда оешма-предприятиенең икътисадый хезмәтләреннән зур җаваплылык сорала. Аңа бүгеннән әзерләнергә кирәк.
И.Хөснуллин,
Район статистика бүлеге мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев