Татарстан лидеры өчен һәркем тавыш бирә ала
ТАСС агентлыгының альтернатив тавыш җыюында Россия төбәкләрендә яшәүчеләр иң нәтиҗәле башлыкны сайлый ала. Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды фикере буенча ТАСС федерациянең иң яхшы ун субъектын җыйган. Мәгълүмат агентлыгы альтернатив тавыш бирүдә катнашырга чакыра. Рейтингта алдынгы урыннарга күтәрелүләрен теләгән төбәкләргә "лайк" куярга, ТАСС укучыларыннан төбәкләрнең нәтиҗәле лидерларының беренче альтернатив унлыгын рәсми...
ТАСС агентлыгының альтернатив тавыш җыюында Россия төбәкләрендә яшәүчеләр иң нәтиҗәле башлыкны сайлый ала.
Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды фикере буенча ТАСС федерациянең иң яхшы ун субъектын җыйган. Мәгълүмат агентлыгы альтернатив тавыш бирүдә катнашырга чакыра.
Рейтингта алдынгы урыннарга күтәрелүләрен теләгән төбәкләргә "лайк" куярга, ТАСС укучыларыннан төбәкләрнең нәтиҗәле лидерларының беренче альтернатив унлыгын рәсми белән чагыштырырга була.
Бүгенгә беренче урында - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Республикада яшәүче һәркем сылтама буенча Татарстан лидеры өчен тавыш бирә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев