Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалын әле тагын 50 көн асфальт җәярлек эш күләме көтә

Безнең шактый гомеребез юлларда үтә. Транспорт хәрәкәте төннәрен дә тукталмый. Тәгәрмәчләр тәгәри торгач, нинди каты түшәүле асфальт та туза икән.

Ә асфальт юлның гарантияле эксплуатацияләү срогы 10 ел. Шуннан соң аны ремонтлау мәсьәләсе килеп баса. Шул максаттан "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы беренче эшне быел Казан-Шәмәрдән-Көек юлында башлаган иде. Барысы 4,184 километрда асфальт яңартылды. Аннары Каз.Бигәнәй авылы эчендә - 1,5 километр. Июнь аенда филиал эшчеләре Тимершык-Олы Шыңар юлының Миңгәр борылышында кү­ләмле эш алып барды. Би­редә Нияз Гәрәев бригадасы яңартылачак юлның нигезен булдыру өчен тау­­­лар күчерде. Бу юлдан йөрүчеләр: "Миңгәр Сабантуена эшләре бетмәс, ахры",- дип тә борчыла башлаган иде. Әмма аяз көннәрдән максималь файдаланып, эшне коры тоттылар. Илнар Шәфигуллин бригадасы 2,7 километрга асфальтны тиз арада җәйде.

Быел планга кергән икенче зур объект - Саба-Лесхоз автомобиль юлы. Мас­тер Илнар Шәфигуллинны кабат шунда очраттык. Кайберәүләр, юл әле начар түгел иде дисәләр дә, 2002 елда "Камдорстрой" оешмасы тарафыннан асфальт җәелгәннән соң, трассаның эксплуатация срогы инде 2 тапкыр диярлек үтеп бара. Шуңа күрә әлеге юлны ремонтлау көн таләбе иде. "Участокка евростандартларга туры килгән ЩМА-10 дип йөртелгән тыгызланган асфальт җәелә. Бик вак фракцияле таш күп икәнлеге карап торышка ук аерылып тора, чыдам. Башта иске асфальт алынганнан соң (бу эшне шәһәр яны филиалыннан килгән Алексей Толстов куәтле техникада зур осталык белән башкараган), 2 сантиметр тигезләү катламы җәелә. Аннары 4 сантиметр төп катлау түшәлә. Анысын кичә 1,7 километр җәйдек, бүген тагын 2,5 километр булачак. Эшне, яңгыр яумаса, 2 атнадан тәмамлыйбыз, Алла боерса"- ди мастер. Технологиядә 8 метр киң­лектәге асфальт түшәгеч ("Вольво") кулланылганлык­тан, Саба-Лесхоз юлын ва­кытлыча ябып торырга туры килгән. Аның каравы сыйфат күпкә яхшы, транспорт хәрәкәте комачауламый. Эшкә 16 кешеле бригада һәм 11 "КамАЗ" җәлеп ителгән. Рөстәм Латыйпов йөрткән "Вольво"да операторлар Илназ Шәкүров белән Роберт Заһидуллин компьютерда асфальтның юл читенә таба авышлыгын көйләп баралар (фотода), Илфаз Рәхимов, Илмир Җәләлиев, Фәнис һәм Әюп Гариповлар катоклый. "КамАЗ" йөртүчеләр асфальтны Кукмарадан 50 километрдан ташып өлгертеп торалар. Бу урында Гариповларның әтиле-уллы икәнлеген язу да урынлы булыр. "Татавтодор" җәмгыяте юл төзүче һөнәренең абруен күтәрүгә дә зур игътибар бирә. Саба филиалында, гәрчә сезон вакытында ял көнендә өй­дә тормасалар да, юл хез­мәтенең мактаулы һәм дә­рә­җәле икәнлеге турында сөйләгән әтиләре үрнәгендә эшкә килүчеләр шактый. Шушы көннәрдә 55 яшен тутырачак Әюп Гарипов та улы Фәнистә үз һөнәренә мәхәббәт уята алган.

Быел аларны туган авыллары Сатыш янында да зур эш көтә. Филиал алдында Сатыш - Каз.Бигәнәй арасында 2,460 километрда асфальт­ны яңарту бурычы тора. "Бу ремонт гына түгел, яңадан эшләү дисәң, дөресрәк,- ди бүлек начальнигы Әлфия Абдуллина. - Юлның "күл­мәген" сүтеп-җыеп, өр-яңа полотно күтәрергә, булган суүткәргеч торбаларны алыштырырга туры киләчәк".

Нияз Гәрәев бригадасы шушы эшне башкарган арада, асфальт җәючеләрне Кукмара районының Элге-Иске Юмья-Югары Кумор авыллары арасындагы юллар да көтә әле.

Филиал "Саба районы торак пунктларындагы асфальт-бетон өслекле юл-урам челтәрен ремонтлау" программасы буенча да Сабаның - 3, Шәмәрдәннең 6 урамында 1,7 километрда, Курсабашта 700 метрда эш башкарды. Гомумән, юл төзүчеләр өчен сезонның "пигы" алда әле. Әлфия Абдуллина әйтүенчә, филиал коллективын әле тагын 50 көн асфальт җәярлек эш күләме көтә.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев