Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Техник карау башланды +[фоторепортаж]

Язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлык килеп чыкмасын өчен, аны тиешенчә ремонтларга кирәклеген һәр механизатор яхшы белә.

Алар көзге кыр эшләре төгәлләнүгә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап, кышкы саклау­га куйган иде. Яз җиткәч, техниканы комплектладылар, янә бер кат күздән кичерделәр. Инде бу әзерлек эшләренә бәя куяр чак җитте. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карау чараларының беренчесе 23 мартта район хуҗалыклары инженерлары катнашында "Шытсу" җәмгыяте базасында узды. Иң элек Түбән Шытсу авыл башындагы кырга тәртипләп тезеп куелган чәчкеч, культиватор, каток агрегатларының әзерлеге барланды һәм уңай яктан бәяләнде.

"Шытсу"ның тракторлары "җырлап каршы" алды безне. Авыл кешесенең тынгысызлыгы шуннан да күренә. Эшкә китәсе бар, дип ашыгып кына тора трактор йөртүчеләр. Чылбырлы трактор йөртүче Равил Фәләхетдиновның берүзенә ике "тимер ат".

-Берсе белән җир сукалыйм, язгы чәчүдә катнашам. Икенчесе белән юлларны кардан чистартам, - ди тәҗрибәле механизатор. Ике тракторы да ялт иткән, дәүләт күзәтүчесе дә гаебен тапмады.

-Ишеге дә "Жигули" машинасыныкы кебек ябыла моның, - дип шаккатты кайбер инженерлар. Бу көнне

җәмгыятьнең 21 тракторы һәм 15 тагылма арбасы техник карау узды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев