Терлек азыгы әзерләү көндәлеге
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 19 июльгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район хуҗалыкларында барысы 53148 тонна сенаж әзерләнде. Шуның 52293 тоннасы траншеяларга салынды, 855 тоннасы пленкага төргәкләнде. Хуҗалык утарларына уртача алганда көн саен 1000 тонна сенаж кайта. Соңгы көннәрдәге һава шартлары печән киптерергә дә мөмкинлек бирде һәм раон буенча 2439 тонна...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 19 июльгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район хуҗалыкларында барысы 53148 тонна сенаж әзерләнде. Шуның 52293 тоннасы траншеяларга салынды, 855 тоннасы пленкага төргәкләнде. Хуҗалык утарларына уртача алганда көн саен 1000 тонна сенаж кайта. Соңгы көннәрдәге һава шартлары печән киптерергә дә мөмкинлек бирде һәм раон буенча 2439 тонна тупланды. Бер баш шартлы терлеккә туры килгән азык берәмлегеннән исәпләнгәндә (14 июльгә) "Тимыршык" бригадасы , "Урта Саба" һәм "Мөхәммәтшин" крестьян (фермер) хуҗалыгы (12-10 центнер) алда бара. Көзге чәчүгә 275 гектарда җир әзерләнде. Шул ук вакытта сабан культуралары авыруларга каршы - 2995, корткычларны бетерү максатында 2614 гектарда эшкәртелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев