Утсыз тормыш ямьсез
Кышкы караңгы иртәләрдә барыбыз да урыннан кузгалуга, беренче эш итеп ут кабызгычка басабыз. Бүлмә яктылыкка күмелмәсә, икенче эш итеп капшана-капшана шәм кабызырга туры киләчәк. Шөкер, соңгы елларда андый хәлгә калганыбыз юк. Кайчан шәм кабызганын инде күпләр хәтерләми дә. Ноябрьдәге яңгырларда кер баулары да бозланып бармак юанлыгы булды, әмма электр чыбыклары...
Кышкы караңгы иртәләрдә барыбыз да урыннан кузгалуга, беренче эш итеп ут кабызгычка басабыз. Бүлмә яктылыкка күмелмәсә, икенче эш итеп капшана-капшана шәм кабызырга туры киләчәк. Шөкер, соңгы елларда андый хәлгә калганыбыз юк. Кайчан шәм кабызганын инде күпләр хәтерләми дә. Ноябрьдәге яңгырларда кер баулары да бозланып бармак юанлыгы булды, әмма электр чыбыклары чыдады, безне утсыз калдырмады. Хәер, район электр челтәрендә кулланучыларны тоткарсыз энергия белән тәэмин итүдә барысы да уйланылган һәм технологияләр даими яңарышта. Андый-мондый хәл булса, запас ТПлар автомат рәвештә кушарга һәрчак әзер. "Элегрәк яңа йортка ут кертәсе булса, шул урамда яки авылы белән утны сүндереп торырга туры килә иде. Хәзер Марсель Фатыйхов бригадасында электромонтерлар Рөстәм Сафиуллин, Марсель Гайсин, Илдар Фатыйхов көчәнеш астында эшләргә өйрәнделәр. Бер кешегә 350 мең сумлык саклагыч чаралар кайтты. Статистика күрсәткәнчә, көчәнеш астында эшләүче бригадаларда бәхетсезлек очраклары да бик сирәк була. Монтер чыбыкта ток барлыгын белеп, сак эш итә",- дип аңлатты электр челтәре инженеры Флорид Һадиев.
Районда электр энергиясе куллану арта, быел аның тотылышы былтыргы күрсәткечкә караганда 2,5 миллион киловатт/сәгатькә күбрәк булган. Челтәргә технологик тоташтыру буенча гына да 240 яңа килешү төзелгән. Югары көчәнешле чыбыклар - 7,48, ә авыллар эчендә 0,4 киловольтлылары 4 километрда капиталь ремонтланган. Энергия югалтуларны булдырмау турында да ел буе кайгырталар. "Югалтулар 9,44 проценттан арта икән, димәк, нәрсәдер җитеп бетми яки электр линияләрдән урлана дигән сүз. Бездә исә ул Алабуга филиаллары арасында иң азы 8,08 процент кына тәшкил итте. Быел санкцияләнмәгән тоташтыруга бәйле 5 акт (2се - килешүләрсез, 3се учетсыз) төзелде. Моның өчен штрафлар салынды. Бездә яшерен электр кабельләрен эзләп таба торган приборлар да бар",- ди электр челтәре начальнигы урынбасары Васил Хәкимов.
Кулланучыларны электр белән өзлексез тәэмин итү - ул 68 үз һөнәре остасын берләштергән бердәм, тату, максатка омтылучан коллективның тырышлыгы. Быел хезмәтләре өчен электрчылар Наил Мөхәммәдиев, Рифат Габидуллин, диспетчер Илсур Широв, инженер Рәмис Ягъфәров - "Челтәр компаниясе"нең, Гөлсинә Бикбаева, Рөстәм Сәйфуллин район хакимиятенең Мактау грамотасы яки Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Ә коллективның эшләрен санап чыксак, газета бите тулачак. "Быел электрлаштыру буенча 8 объектта зур күләмле эш башкарылды, Шәмәрдән газ кудыру станциясе электр белән тәэмин итүче подстанция ремонтланды, базаны да яңарттык. Территория заманча алюкобонд материал кулланып төзекләндерелде. Иске корылмалар сүтеп алынды, гомумән, Сабаның көнчыгыш капкасы булып саналган оешмабыз манзарасы нык үзгәрде, төзеклек, тәртип үзенә җәлеп итә. Бәйрәмгә хезмәт уңышларыбыз бар. Ирешелгәннәрне шулай ук район башлыгы Рәис Нургали улының "Челтәр компаниясе"җәмгыяте генераль директоры Илшат Шәехович белән берлектә тармак турында кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе дә дияр идем. Инде 2017 елга билгеләнгән бурычларга килсәк, Иштуган, Юлбат, Түбән Шытсу авыл җирлекләрендә линияләрне реконструкцияләү, Су саклау зоналары елы уңаеннан Сабинка елгасы аша җир астыннан электр линиясе үткәрү, чаңгы трассасын яктырту, яңа биналарны электрга тоташтыру, техника паркын яңарту буенча эшләр алып барылачак. Коллектив моңа әзер. Оешмага эшне чыйфатлы башкару, багана башына менү өчен сәламәт монтерлар кирәк. Шуңа күрә спортка зур әһәмият бирәбез",- ди электр челтәренең 18 ел стажлы җитәкчесе Илгиз Талипов.
Егетләр үзләре үк спортка тартылган. Ел саен Алабуга электр челтәрләре беренчелегенә уздырылган бәйгеләрдә катнашалар. Спорт чараларын оештыру җаваплылыгы алган инженер Рафаэль Латыйпов әйтүенчә, быел "РЭС" командасы район волейбол ярышларында - 3нче, пляж футболында - 1нче, ачык һавада үткән мини-футболда II урынны алган. Кышкы мини-футболда да 1нче әйләнешне җиңү белән төгәлләгәннәр. Бәйрәмнәрне, "Предприятие көннәре"н дә истә калырлык итеп билгеләп үтәләр. Һөнәри бәйрәм исә Яңа елга тоташтыра, электрчылар традицион парадта үзләре ясаган хәрәкәтләнүче ат белән призлы урынны алырга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев