Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ВЕТЕРАННАР БЕЛӘН – МӘСКӘҮГӘ

Яшь буында туган ил­гә мәхәбәт, ватан­пәр­вәрлек хисләре тәр­бияләү зур бурыч.

Ветераннар һәм тыл хез­мәтчәннәре катнашында яшьләргә хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү максатыннан бу көннәрдә Татарстаннан 360 делегат Мәскәүдә булып кайтты. Алар иң элек "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм ТР ветераннарының иҗтимагый оешмасының эшли башлавына 25 ел тулу көннәренә әзерләнү уңаеннан тантаналы митингта катнаштылар. Делегатларны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры А.Шәфигуллин һәм ТР Ветераннары (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының Респуб­лика Советы рәисе Х.Иш­тирәков тәбрикләде.

Патриотик рухтагы­ әлеге чарада район Советының аппарат җитәкчесе Р.Сабиров җитәкчелегендә ветераннар Советы рәисе Ә.Гафиятуллин, Алан-Елгадан сугыш инвалиды Н.Шәрипов, Шәмәрдәннән тыл хезмәтчәне Р.Шириев һәм Казан Федераль университеты студенты Г.Сабирова, Байлар Сабасының кадет мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Р.Ганиев һәм аграр көллият студенты А.Кашапов катнашты. Алар соңыннан сугышчан җырлар астында "Җиңү поезды" белән Мәскәүгә киттеләр.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев