Язгы чәчү-2016: кайсы район алда бара? [+рейтинг]
Татарстанда язгы кыр эшләре гөрли. Хәзерге вакытта барлыгы 17 районда чәчү эшенә керешкәннәр инде. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, кыр эшләре терлекчелек тармагына зыян китерергә тиеш түгел.
Һава торышы бераз гына яхшыруга авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре басу-кырларга ашыкты. Бу аңлашыла да, язгы чәчүне вакытында төгәлләгәндә генә мул уңышка өмет итеп була. Мондый кызу эш чорында кечкенә генә тоткарлыклар да кичерелми.
Шикәр чөгендеренә дә тотынганнар...
Хәзерге вакытта көзге культураларны ашлама белән тәэмин итү һәм җирне тырмалау эшчәнлегенә керешмәгән район калмаган инде. Әле алай гына да түгел, Зәй районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәргә ашлама сибү тулысынча тәмамланган. Нурлат, Әлки, Сарман һәм Азнакайда да бу эшчәнлек югары темплар белән тормышка ашырыла.
Язгы чәчүгә килгәндә исә, 18 апрель мәгълүматларына караганда, чәчүне 17 район башлаган: Нурлат, Зәй һәм Азнакай беренче урында бара. Нурлат районы игенчеләре якынча 4 мең гектар җиргә арпа, солы һәм бодай чәчкән. Әлеге мәйданнарның 680 гектарына исә шикәр чөгендере утыртылган. Зәйдә 2800 гектар мәйданда - арпа, 200 гектар җирдә - шикәр чөгендере чәчкәннәр. Азнакайда исә чәчү эшләре 2850 гектарда башкарылган. Сарман һәм Чистайда да әлеге эшчәнлек гөрләп бара.
- Агымдагы елда язгы культуралар 1,8 миллион гектар мәйданда чәчелергә тиеш. Әйтергә кирәк, техника да, халык та язгы кыр эшләренә әзер. Билгеле булганча, быел язгы чәчүгә узган ел белән чагыштырганда 5 көнгә иртәрәк чыктык, - ди Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренә караганда, язгы кыр эшләрен җиренә җиткереп башкару сорала. Иң мөһиме, орлыкларны дымлы туфракка утыртып җитешергә кирәк.
Терлекчелек турында онытырга ярамый
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгының тагын бер мөһим тармагы - терлекчелек турында да онытырга ярамый. Хәзерге вакытта исә хуҗалыкларның бу өлкәдәге эшчәнлеге шактый уңай бәяләнә.
- 2016 елның беренче өч аенда барлыгы 114 мең тонна терлек һәм кош ите сатуга китте. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 4 процентка югарырак. Әлеге продукциянең 88,2 мең тоннасы авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан җитештерелсә, 25,9 мең тоннасы - шәхси ярдәмчел хуҗалыкларныкы, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Терлек санына килгәндә, әлеге күрсәткеч узган еллардагы саннардан әллә ни аерылмый. Шулай да, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда баш саны шактый кимегән икән. Нәтиҗәдә, агымдагы елның өч аенда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда җитештерелгән сөт күләме кимегән икән.
- 2016 елның беренче кварталында барлыгы 395 мең тонна сөт җитештерелде. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 2,8 процентка югарырак. Әлеге продукциянең 287,9 мең тоннасын авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерсә, 107 мең тоннасы шәхси хуҗалыкларга туры килә, - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Җитәкче сүзләренә караганда, хәзерге вакытта хуҗалыклар көн саен якынча 3300 тонна сөт җитештерә. Әгәр дә шәхси ярдәмчел хуҗалыклар терлек санын арттыру өстендә эшләсә, бу күрсәткеч тагын да югарырак булыр иде, билгеле...
Рәмзия ЗАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев