Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

«Алма»лылар да баймы?

Әллә нинди генә заман хәзер, дип сөйләргә ярата иде мәрхүмә әбием. Ул чагында аның сүзләренә игътибар биреп бетермәгәнмен, хәзер генә уйлап куям. Кешелек кыйммәтләре хәзер ноль дәрәҗәсендә диярлек. Җәмгыятьтә кеше арасында хөрмәт «яулыйм» дисәң, синең зиннәтле туның, кыйммәтле машинаң һәм соңгы модельле «алмаң» булырга тиеш.

Әллә нинди генә заман хәзер, дип сөйләргә ярата иде мәрхүмә әбием. Ул чагында аның сүзләренә игътибар биреп бетермәгәнмен, хәзер генә уйлап куям. Кешелек кыйммәтләре хәзер ноль дәрәҗәсендә диярлек. Җәмгыятьтә кеше арасында хөрмәт «яулыйм» дисәң, синең зиннәтле туның, кыйммәтле машинаң һәм соңгы модельле «алмаң» булырга тиеш.

Соңгысына аерым тукталыйм әле. Кайчандыр сөйләшү өчен генә уйлап табылган кәрәзле телефоннар хәзер кешенең статусын да билгели. Аяныч. Кайберәүләр «Apple iPhone» телефоны дип тәмам шаша. Ашамый-эчми, кием-салым алмый, шул телефонлы булыр өчен, акча җыя яисә кредит ала. Кредитын түләп кенә бетерә, юньсез уйлап табучылар яңа модельне сатуга чыгара! Алма рәсеме төшерелгән техникага табынучы кабат кредит ала яисә акча җыя... Моның кайчан бетәчәге дә билгесез. Әйтерсең лә телефон артында төшерелгән тешләнгән алма Адәм белән Һаваны җәннәттән куган кебек, кешене дә нормаль тормыштан «куып» чыгара, аны шул техникага бәйле итә.

Күптән түгел «Apple iPhone»ның соңгы моделе чыкты. Бәясен күргәч, чәчләр үрә торырлык! 92 мең сум! Чит илдән кайтартыла торган сөтле сыер 60 мең тора. Ә бу 1,5 сыер бәясе дигән сүз бит! Шунысы кызык, аны алучылар бар! Булмаса, кибет киштәләренә шул кадәр тезмәсләр иде.

...Көз җитүгә, даруханәләрдә «урак өсте» башлана, чөнки гаиләдә бер кеше булса да, салкын тидереп авырый башлый. Беркөнне мин дә шулай, салкын тигәннән дару алырга дип, даруханәгә кердем. Гомердә чират булмаган өй янындагы даруханәдә биш-алты кеше басып тора. Мин дә килеп бастым. Миннән соң 45 яшьләрдәге ханым һәм аның яшүсмер кызы чират алды. Касса янында яшь ана яңа туган сабыена дару сайлый. Сөйләшүеннән аңлашылганча, баланың эче авырта, чәнчи. Гадәттә, андый очракта балага укроп суы эчерергә дигәнне ишеткәнем бар иде. Даруханәдә эшләүче туташ та яшь анага шул ысулны һәм рекламадан бик мактый торган «Эспумизан»ны тәкъдим итте. Әни кеше укропка тукталды.

Минем артта басып торган ханым кызына:
– Юкка гына «Эспумизан» алмады, аннары артыннан кире килә инде, – дип әйтеп куйды.
Кызы исә:
– Әйт соң, әни, – ди.
– Юк инде, кеше эшенә кысылмыйм. Һәркем үз башы белән уйлый, акча янчыгына карап эш итә, – диде ханым, сабыр гына.

Яшь ана тагын ниндидер дару сайлавын дәвам итте. Берничә минуттан дарулар өчен түләргә акча янчыгын чыгарды. Куртка кесәсендә булган телефонын да кулына алды. Ә телефон әлеге дә баягы тегенди – «алма»лы. «Айфон-7»се булган кешенең балага дарулык кына акчасы бардыр инде дип нәтиҗә ясады минем артта басып торган яшүсмер кыз. Күрәсең, «алма» хуҗаларының барысы да патшабикә сыман яшәми...
Лилия Локманова

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев