ТАЛӘПЛӘР КАТГЫЙЛАНА
Дуңгызлар арасында Африка чумасы авыруының бик тиз таралуы һәм аның зур икътисадый зыян китерүе турында хәбәр иткән идек инде.
Бу авыруның Татарстанга да үтеп керү куркынычы яный. Шуның өчен ауланган кыргый кабаннарның һәркайсы район дәүләт ветеринария берләшмәләрендә дуңгызларның Африка чумасы авыруына тикшерелергә тиеш. Чума авыруы кермәсен өчен кабан дуңгызларын ауларга рөхсәт юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең вәкаләтле вәкилләренә генә бирелә. Кыргый җәнлекләрне ашату мәйданнарына йорт хайваннарының якын килмәвен, кыргый хайваннарның гәүдәләрен бүлгәләгәндә һәм калдыкларын утильләштергәндә санитар-гигиеник кагыйдәләрнең үтәлүен, Көньяк федераль һәм Төньяк Кавказ федераль субъектлары округларыннан кертелгән продуктларның кабан дуңгызларына азык буларак файдаланмауларын контрольдә тотарга кирәк.
Р.Вәлиев,
"Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев