Спорт яңалыклары
-
Язнур Гарипов билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче урын яулады
Азнакайда узган билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Язнур Гарипов 85 кг кадәр авырлык категориясендә беренче урын яулады!
-
Камилә Вәлиева Пекинда узучы Олимпия уеннарында шәхси турнирда чыгыш ясаячак
Спорт арбитраж суды (CAS) 15 яшьлек спортчының уңай допинг-тестына бәйле рәвештә Вәлиеваны чыгышлардан вакытлыча читләштерү турында ISU, WADA һәм Халыкара Олимпия комитетының апелляцияләрен кире какты.
-
Саба районының бадминтон буенча җыелма командасы бөтенроссия яшүсмерләр турнирында катнашты
Шушы көннәрдә Саба районының бадминтон буенча җыелма командасы Саратов шәһәрендә узган бөтенроссия яшүсмерләр турнирыннан кайтты.
-
Татарстан сноубордисты Вик Уайлд бронза медаль алды
Бу медаль Пекинда Олимпиадада безнең республика өчен өченчесе булды.
-
Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан спортчысы Олимпиадада көмеш медаль яулады
Бу дисциплинада Россия 54 елга беренче тапкыр Олимпия медаленә ия булды.
-
Россия Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирында беренче урынны яулады
Камилә Вәлиева кыска һәм ирекле программада беренче булды.
-
Татарстан спортчысы Данил Садриев Олимпиадада трамплиннан сикерү буенча рекорд куйды
Евгений Климов, Михаил Назаров, Роман Трофимов һәм Данил Садриев ярышларның финал раундына узды.
-
Камилә Вәлиева Олимпиадада кыска программада җиңде
Олимпиаданың команда турнирында Россия АКШны узды.
-
“Итекле хоккей” ярышында Саба командасы җиңү яулады
Кичә Мамадышта «SUNNYФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узды.
-
Олимпиадада Эдуард Латыйпов катнашындагы биатлон командасы бронза медальләр алды
Соңгы метрларны Эдуард Латыйпов Франция һәм Норвегия спортчылары белән бер тирәдә шуып барды.
-
Наталья Непряева Россиягә Олимпиаданың беренче медален яулады
Россиянең ике чаңгычысы скиатлонда беренче унлыкка керде.
-
Райондашыбыз Ландыш Фәләхова Кышкы Олимпия уеннарында катнаша!
4-20 февральдә Пекинда 2022 елгы Кышкы Олимпия уеннары уза. Хатын-кызлар командалары арасында алкалы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында Саба районының «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Ландыш Фәләхова да чыгыш ясый.
-
Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче этабы узды
29-30 гыйнварда Казан шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче этабы узды. Ярышларда республиканың 22 районыннан 274 спортчы катнашты. Саба районы спортчылары ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Казанда 6-14 яшьлек балалар арасында самбо буенча ачык келәм турниры булып узды
23 гыйнвар көнне Казан шәһәрендә 6-14 яшьлек балалар арасында самбо буенча ачык келәм турниры булып узды. Ярышларда безнең яшь спортчылар да катнашты.
-
Зәй шәһәрендә көрәш буенча ярышларда Саба егетләре җиңү яуладылар
22-23 гыйнвар көнне Зәй шәһәренең “Яшьлек” боз сараенда көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары оештырылды. Мәртәбәле ярышка республика һәм Россия төбәкләреннән өч йөздән артык көрәшче килгән иде. Саба егетләре 60 кг категориясендә Нияз Хәлиуллин (тренеры Илдар Ермолаев) алтын, Хаҗипов Нурсиль (тренеры Һидиятуллин А.Н.) бронза медальләр яуладылар.