Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ак яулыклы әнием...

Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әни! Син авырганда төннәр буе үзе керфек тә какмыйча сине саклап юатучы, дәвалаучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң ул? Әлбәттә, Әни!

Әни сүзе, туган авыл, Туган ил – һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз төшенчәләр алар.  Минем әни Закирә Искәндәрова нечкә билле, сылу гәү­дә­ле, кыйгач кашлы, коң­гырт күзле, тыйнак, җый­нак, сабыр, түземле, бик тә кунакчыл, сынмас рухлы кеше иде. Мин гаиләдә 4 баланың 3нчесе булып дөньяга килгәнмен. 2 апа, мин һәм энекәш. Безнең өс-башыбыз бөтен булсын,тамагыбыз тук бул­сын дип, әти һәм әни гомер буе тырыш хез­мәттә булдылар. Әнием­нең тормыш юлы турында аерым бер китап язарлык. Ул Бөек Ватан сугышында тылда торып, фронт өчен зур ярдәм күрсәтә. 6 җиткән кыз Сатыш авылындагы тегү фабрикасына барып эшлиләр алар. Сугыш өчен  капчыклар, ике бармакчалы брезент бияләйләр, колаклы җылы башлыклар, патронташлар, бил каешлары тегәләр. Менә шул үзләре теккән әйберләрне, кием-салымнарны барысын бер капчыкка төйнәп, ар­кага асып, Арча тимер юл станциясенә ил­тәләр. Сатыштан Арчага хәтле  араны ат җигеп үтә­­ләр. Колхоз аты җи­теш­мәгәндә җәяүләп чы­гып китәләр. Көзге ачы җилләр дә, кышкы күз ачкысыз бураннар да куркытмый аларны. Хө­күмәт биргән заданияне 40-45 процентка арттырып үтиләр. Ватанга тугрылыклы эшләгәннәре өчен әни 1943 елда "Ватан өчен!" дигән медаль белән бүләкләнгән. Менә шул бозлы яңгырлы юллар әниемнең аягына бәрә: ревматизм авыруы кузгала. Тора бар бу чир йөрәгенә дә бәрә. Әнигә II группа инвалидлык бирәләр. Әниле булган кечкенә чакларым әле дә күз алдыма килә. Мин гаиләдә кызлардан төпчек бала булганлыктан, әни мине апаларга караганда ныграк яратадар төсле тоела иде.Чөнки апаларны орышкан чагында мин гел читтә кала идем. Без кайтышка ашарга пешкән, өй җыештырылган, кием-салымнар юылган, чиста-пөхтә итеп төреп куелган булыр иде. Кайтканыбызны шатланып каршы ала, чыгып киткәндә белгән догаларын укып хәерле юллар теләп озатып кала иде. Хәзер әни күптәннән гүр иясе инде, рухлары шат булсын га­зизебезнең...

Әйе, без һәммәбез дә әти-әниләребез алдында мәңге бурычлы. Аналар илнең тоткасы, җирдәге тормышның дә­вамчыларын тудыручы­лар. Шуңа күрә без алар­ның олы рухларын сындырмыйк, күңелләрен рәнҗетмик. Безнең кү­ңел­ләребездә һәрчак ак күлмәкле, керсез күк йө­зендә балкучы, якты кояш нурларына тиңе булмаган зат ияләре булып калсыннар.

Нәкыя Төхвәтуллова.

Лесхоз бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев