Чибәр булу гына җитми. Ни кирәк тагын?
Күптән түгел Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетының дүртенче курс студенты (КХТИ) Алинә Девятых Кытайда узган “Miss Desert International” матурлык бәйгесеннән уңыш яулап кайтты. ”Сәхнәгә очкыч урнаштырганнар иде. Без, финалистлар, нәкъ менә шуннан чыктык. Бәйге әнә шул ягы белән үзенчәлекле булды”, – ди студент.
Алинә әйтүенчә, дөньяда матурлык бәйгеләре бик күп, бары эзли белергә кирәк. “Күпләр матурлык бәйгесе булгач, тышкы кыяфәт кенә кирәк дип уйлый. Шулай да эчке матурлыктан башка югары үрләр яулап булмый. Һәрвакыт әхлак һәм физик тәрбия ягыннан камилләшергә туры килә. Бәйгеләрдә үз төбәгемнең үзенчәлекләрен тәкъдим итәм”, – ди Алинә.
Тәүге тапкыр Алинәгә “Краса Вселенной” бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткәннәр. Әлбәттә, ул бик теләп ризалашкан. Шуннан соң интернет аша тавыш бирү башланган. Тик бер тавышның бәясе 75 сумга төшкән. Танышлары, дуслары ярдәмгә килгән аңа. Шулай итеп, Липецк шәһәрендә узарга тиеш булган финал өлешенә җитә Алинә. “Тик көннәрдән бер көнне, кайбер проблемалар аркасында бәйге туктатыла, дигән күңелсез хәбәр алдым. Бары шунда гына үземнең ялган корбанына эләгүемне аңладым. Матурлык бәйгеләрендә беренче катнашу тәҗрибәсе шулайрак булды, – ди бәйгеләрдә еш катнашучы кыз. – Бер ел узгач, тукталып калмаска булдым. Киресенчә, уяу булып, социаль челтәрдән төрле бәйгеләр эзләргә керештем. Шулай итеп, “Мисс Евразия”гә тап булдым. Анкета тутырып җибәргәч, Төркиядә узучы финал ярышларына чакырдылар. Әнә шулай әкренләп таныла башладым.
“Мiss Eurasia”, “Queen of Eurasia”, “Мiss Europe”, “Miss Desert International”... – боларның барысы да хәтердә уелып калды. Матурлык бәйгеләрендә катнашырга теләүчеләргә модельләр әзерли торган яхшы агентлык табарга киңәш итәм. Киләчәктә белгечләр күп нәрсәгә өйрәнергә булышачак“.
Даими рәвештә бәйгеләрдә катнашкач, аңа еш кына укуын калдырырга туры килә. Шулай да күп укытучылар хәленә керә икән. Соңыннан өйрәнергә кирәкле биремнәрне тапшырырга рөхсәт итәләр. “Әлбәттә, укуны да онытырга ярамый. Шуңа күрә күпләгән тәкъдимнәрне әлегә кире кагам. Кулыма диплом алуга ук, бәйгеләрдә ешрак катнашырга һәм яңа баскычка күтәрелеп, башка илләрдә эшләп карарга телим. Бер урында гына таптанырга яратмый. Яңа киңлекләр ачасы, яңа хисләр кичерәсе килә. Сәяхәт кылырга бик яратам”, – ди Алинә.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев