Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ХЕЗМӘТ БАСКЫЧЛАРЫ

Нәфыйк Әхмәдулла улы Хисмәтов 1939 елның 8 ап­релендә Алан-Елга авылында туа. 1958-1962 елларда Германиядә хәрби бурычын үти. Армиядән кайткач, яшь һәм энергияле егетне колхозның комплекслы бригадасына өлкән бригадир итеп билгелиләр. Кыска гына вакыт эчендә үз төркемен алдынгылар сафына алып чыккан тырыш һәм максатчан егеткә, колхоз икътисадчысы вазифасын тапшыралар. Нәфыйк Әхмәдулла улы бу юлы да сынатмый, “Ирек” кохозында исәп-хисап һәм хезмәтне оештыру эшен тиешле югарылыкка күтәрә.

Хезмәте белән беррәттән, белемен күтәрү юнәлешендә дә үсә. 1965 елда Саба урта мәктәбенең тулы курсын тәмамлый, шул ук вакытта тракторчы-машинист һөнәрен дә үзләштерә. 1966 елда Казан авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм хисапчы белгечлеге ала. 1971 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, социалистик авыл хуҗалыгы предприятиеләрен оештыручы квалификациясенә ия була.

Туплаган белеме, эш тәҗрибәсе аның киләчәк тормышында һәм хезмәт юлында мөһим роль уйный. 1973 елда өметле һәм яхшы белгечне “Победа” колхозына рәис итеп билгелиләр. Районның иң таркау һәм артта калган хуҗалыкларының берсен күтәрү бик җиңел булмый, әмма зур хезмәт һәм тырышлык белән “Победа”ны алдынгылар рәтенә алып чыга . “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

1977 елда гаилә хәле буенча әлеге хуҗалыктан китеп, ике ел Азин тимер-бетон эшләнмәләр заводында цех начальнигы булып эшли, монда да яхшы җитештерү күрсәткечләре өчен аңа Мактау грамоталары тапшырыла. Гомумән алганда, 1973 елдан башлап “Бишьеллык социалистик ярыш”та җиңеп килә һәм ел саен хөкүмәт бүләкләренә лаек була. 1979 елда Нәфыйк Әхмәдулла улына тагын бер җаваплы вазифа йөкләнә, ул “Ирек” колхозына хуҗалык рәисе буларак әйләнеп кайта. Аны зур кыенлыклар көткән икән: язгы кыр эшләре җиткән, ферма малларына ашатырга азык юк. Инде аякка басабыз дигәндә, 1980 елның җәендә, игеннең яртысын боз суга, янәдән малларга азык табу проблемасы килеп туа, саламны Кустанайдан ук ташыйлар. 1981 ел да авыл хуҗалыгы өчен уңай булмый. Шуңа да карамастан, колхозда һәм шәхси хуҗалыкларда терлекләрне саклап калуга ирешәләр. Туган колхозында 1982 елга кадәр эшли ул.

Аннары Нәфыйк Хисмәтов “Саба төзү-монтажлау идарә”сендә баш инженер, начальник урынбасары, мастер вазифаларын башкара. “Сабаагрохимсервис” җитештерү идарәсендә сәүдә эшләре буенча рәис урынбасары булып эшли. Хезмәт юлын магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-җитештерү идарәсендә тәмамлап, лаеклы ялга чыга.

Нәфыйк Хисмәтовның да хезмәт һәм тормыш юлы ис­тәлеге булып калган алмагачлары кебек тамырлары тирән, кәүсәләре нык, ябалдашлары киң, җимешләре татлы. Хә­ләл җефете Нәсимә Габдулла кызы белән дүрт балага гомер биреп, олы тормыш юлына бастыралар. Уллары Рамил һәм Ришат газчы һөнәрен үзләштереп, әтиләре хезмәт куйган идарәдә эшлиләр, Шек­шедә йорт җиткереп, әти-әни нигезен саклап яшиләр, балалар үстерәләр...

Ләйсән Хисмәтова,

Нәфыйк Хисмәтовның төпчек килене, Шекше мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев