Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ныграк тарт, Маһрыйбикә

Олы Кибәче авылында туып-үскән, 2017 елның 15 маенда бакыйлыкка күчкән әниемә багышлыйм.

   “Әйдә инде, Маһрыйбикә, ныграк тарт“. Кыз бар көченә агачның юан башыннан бау белән тарта башлады. Алар инде менә ничә көн, кар көртләрен ера-ера, урманга киләләр. Ятимлек бигрәк тә үзәкләренә үтте инде Маһрыйбикәнең. Башкаларның әнә әтиләре бар, терәкләре бар. Бигрәк тә кыш көннәре авыр шул. Бер кочак саламның җылысы күпмегә җитсен. Әнисе көне-төне колхоз эшендә. Кыз, ныгып та җитмәгән беләкләре белән, яңадан юан имән агачын тарта башлады. Еларга кирәк түгел. Әнигә дә сиздерергә ярамый.

   Өммегөлсем. Әнисенең исеме шундый аның. Бигрәк тә көчле рухлы булды шул.  Сөекле ире һәм улы сугыш кырларында ятып калды аның.  Ярый әле, куанычлары булып ике кызы калды. Нишләр иде икән ул?

  Тормыш арбасын үзенә генә җигелеп тартырга туры килде аңа. Ике кызын алып, бераз акча эшләп булмас микән дип, Соликамскига чыгып китте ул. Анда күргән газаплары. Товар поездына утырып кайтыр юлга чыктылар. Бер станциядә су эчәргә дип кенә төшкән иде. Ул өлгермәде, поезд китеп барды. Ананың йөрәге бик үрсәләнде шул чакта. Ярый әле, кызларына бик яхшы кешеләр очраган. Икенче көнне ул аларны куып җитте. Шунда сөенгәннәре. Ана өчен үз баласыннан да кадерлерәк кеше юк шул бу дөньяда.

   Инде кызлар да буйга җитеп килә. Олысы Зәйнәпбикәне кияүгә дә сорап килделәр. Шул чакта Маһрыйбикә бик каты елады. Аны хәтта күршеләре дә тыя алмады. Аларның өйләре дә инде бик нык тузып беткән иде. Шуңа кыз бик гарьләнде. Үзенә максат куйды:өй хәстәрен күрергә кирәк. Әнисе, лесник белән сөйләшеп, бераз агачка язу алды. Аны кисү, урманнан алып төшүне ана белән кыз башкардылар.  Ничек итсә иттеләр, кечкенә генә булса да йорт салып чыктылар.

   Аңа авылның күп егетләре кызыгып йөрсә дә, ул авылның уңган егете Гаязетдинне сайлады. Озак та үтмәде, алар тормыш кордылар. Гаилә ишле иде, ләкин Маһрыйбикә бер эштән дә зарланмады. Каенанасы Зөлхиҗә дә аны үз кызыдай якын күрде. Гаязетдинның барлык туганнарын да бик яратты. Аны да бик ошаттылар. Беренче кызлары Нәкыя туды. Ул   кечкенә чактан ук бакыйлыкка күчте. Аннан соң дүрт  кыз һәм бер ул алып кайттылар. Балалары  тырыш, акыллы булып үсте. Һәммәсе дә яраткан һөнәрен алды һәм бер-бер артлы тормыш кордылар.  Әти-әни балаларының тормышыннан бик канәгать. Сөе­неп кенә яшисе дә яшисе иде әле. Ләкин чир аны уйлап тормый шул. Ямьле май көннәрендә  кадерле тормыш иптәше, сөекле әниләре, мәңгелеккә күзләрен йомды. Тормыш иптәше Гаязетдин моңа ышанмады, бу көннәр төш кенә булып тоелды. Кызганычка каршы, бу чынбарлык иде шул.

  Әйе, ул бик гади иде, байлыкка кызыкмады. Чисталык  һәм пөхтәлек аның төп сыйфатлары булды. Безнең күңелебездә аның матур тавышы, акыллы сүзләре, ягымлы карашы мәңгелеккә сакланыр. Әлеге язмам аның рухына дога булып ирешсә иде.

              Илсөяр Дәүләтова.

                        Олы Арташ.

Фото: https://pixabay.com | azboomer

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев