Олыгайгач, вакыт табыла
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә концертка килүчеләргә хәзер өйләреннән бераз иртәрәк чыксалар да була. Чөнки аларны биредә май аена хәтле Әлмәттә яшәүче фотограф Равил Абушаевның иҗат эшләре каршы алачак.
– Өлкәннәр арасында әллә нинди һөнәрләргә оста кешеләр елдан-ел арта бара. Районнарга баргач, аларның эшләрен күреп шаккатам. Әле менә агач остасы белән күрештек. Кемдер рәсем ясый, кайберәүләр бисердан чәчәкләр үрә. Шуларны күргәч, нигә әле талантлы өлкәннәрнең кул эшләрен башкаларга да күрсәтмәскә дигән уй килде. Әнә шул фикерне филармония җитәкчесе Кадыйм Нуруллинга җиткердек. Ә ул берсүзсез риза булды. Башка җирдә булса, бу күргәзмә өчен акча сорарлар иде, – ди республика ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков. – Моннан ике ел элек Равил Абушаевның бер тапкыр күргәзмәсе оештырылган иде. Аның эшләре күңелне иркәли. Нәкъ безнең буын өчен ясалган диярсең. Туган яклар, балачаклар искә төшә. Матурлыкны күрә белә ул. Яшьләрнең күңеленә хуш килерлекләре дә җитәрлек. Аның картиналарын һәркем килеп күрә ала.
Руслан Абушаевка – 72 яшь. “Эшләгәндә вакытым җитми иде. Әмма бер генә буш минут булдымы, тизрәк фотоаппарат алам. Табигатьне төшерергә яратам. Бигрәк тә хатыным Юлия белән балыкка йөргән чаклар ошый. Мин – бик таләпчән кеше. 200 фотодан ике-өчне генә сайлап алырга да мөмкинмен, – ди ул. – Алты елдан бирле картиналар белән мәш киләм. Әлмәт районында эшләремне күрәләр иде. Республика күләмендә дә зур игътибар бирә башладылар. Әлбәттә, чакырган җиргә барам. Тик менә картиналарымны бик сатмыйм. Алар миңа кадерле”.
Күргәзмәгә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева да килгән иде.
– Яшь вакытта кайбер кешеләр яраткан шөгыленә вакыт таба алмый. Менә хәзер, олыгайгач, аларның яңа сулышлары ачыла. Күп кенә кешеләр үз эшләрен күрсәтә башладылар, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев