Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

РЕГИНА ГАЛИӘХМӘТОВА: “Һәр һөҗүмне җентекләп уйлау кирәк”

Гомерендә кулына бер мәртәбә генә булса да бадминтон ракеткасы тотып карамаган кеше бармы икән! Чөнки аны махсус мәйданчык булмаган җирдә дә уйнарга була. Иштуган кызы Регина Галиәхмәтова да 2нче сыйныфта укыганда кулына ракетка ала һәм шуннан соң аннан аерылмый. Хәзер бу спорт төре белән профессионал дәрәҗәдә шөгыльләнә.

undefined

– Әтием бадминтон ракеткалары алып кайткач, апам белән урамда еш уйный идек. Ул вакытта миңа 8 яшь булгандыр. Бик ошады миңа уен,– дип сөйли Регина.– Дүртенче сыйныфта укыганда бадминтон белән чынлап торып шөгыльләнә башладым. Мәктәптә спорт түгәрәге дә ачылды. Аны физкультура укытучысы Айдар Мәрданов җитәкли иде. Шуңа да беренче тренерларым дип Айдар Илдар улын һәм, әлбәттә, әтиемне саныйм. Шуннан китте инде. Республика ярышларына күп йөрдек. Алабуга, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә үземә таныш булмаган көндәшләрем белән уйнап чыныгу алдым. Беренче зур җиңүемне Татарстан беренчелегендә яуладым. Көндәшем бергә шөгыльләнеп йөргән райондашым булды. Аннары Россиянең Екатеринбург, Саратов, Санкт-Петербург, Уфа, Мәскәү һәм башка шәһәрләрендә узган ярышларга да чакыру алдым.

– Синең өйдә тормый баш­лавыңа ничек карадылар соң? Каршы төшүчеләр булмадымы?

– Мин спорт сөюче гаиләдә үстем. Әтием Ренат үз вакытытында татарча көрәш белән шөгыльләнгән, хәзер дә футбол уйный. Спорт яңалыклары белән гел кызыксынып тора. Волейбол, баскетбол уйнаган әнием Гүзәлия мәктәп командасы өчен ярышларда әле дә катнаша. Апам Римма шулай ук волейбол, бадминтон уйный. Үзе белем алган уку йорты данын яклап, Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый. Сеңлем Реналия атнага биш көн волейбол түгәрәгенә йөри. Кечкенә сеңлем Энҗе йөзү белән мавыга, Сабадагы бассейнда шөгыльләнә. Призлы урыннар алганы да бар. Барысы да, бигрәк тә әти-әнием мине яклап үсендереп, кирәк икән ачуланып та, җан атып торучы кешеләрем. Сайлаган юлымнан минем белән бергә атлаучылар алар. Аннан соң мин Казанга укырга VIII сыйныфтан соң ук киттем бит. Әти-әнием зур шәһәрдә үзләреннән аерым яшәгән япь-яшь кызларын күз алдына китереп, ниләр кичергәндер. Хәзер ничек түзделәр икән дип тә уйлап куям.

– Ярышка барган иң беренче чит илең кайсы иде, Регина?

– Барысы биш илдә булдым. Ин беренчесе Греция иде. Гаҗәеп җылы һавасы, матур табигате, безгә ят телдә сөйләшүче кешеләре белән истә калган. Грециядә халыкара турнирда парлы уенда 1нче урынны алуга ирештем.

– Тагын нинди уңышларың бар?

– Израильдә парлы һәм ялгыз разрядларда җиңүче булдык. Финляндиядә узган Европа беренчелегенә команда белән 3нче урынны алдык. 2020 елда 19 яшькә кадәр юниорлар арасында Түбән Новгородта узган Россия беренчелегендә микста катнаш парлы разрядта (микс, бер кыз һәм бер егет уйный) – алтын, парлы разрядта бронза медаль алдым. Ә Россия командалары чемпионатында 2нче урынны яуладым. Спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәдем.

– Җиңү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Бадминтон уйнавы читтән күзәткән кешегә бик җиңел сыман. Чынлыкта исә бу алай түгел. Бадминтон бик тиз уйнала торган спорт төрләренә керә. Бу уен башны эшләтүне сорый, мизгел эчендә реакция ясауны таләп итә. Һәр һөҗүм алдыннан аны җентекләп уйлау кирәк. Тиз йөрешле уен, җитезлекне, координацияне, хәрәкәт тизлеген һәм чыдамлыкны сорый. Табигый, нәселдән бирелгән сыйфатларың булса да, уйлап эш итмәсәң, уңышка ирешүе авыр. Бадминтон уйнаганда бик күп энергия, 60 минутта бер меңгә кадәр калория сарыф ителә. Көн саен күнегүләргә йөрү бик мөһим. Әгәр ялкауланып, бер көн генә югалтсаң да, форма югала. Көн саен 40 минут йөгерү, пресска, аркага, кулларга күнегүләр ясау, бадминтон йөрешләрен кабатлау бик мөһим.

– Спорт мастеры исемен кайчан бирәләр?

– Моның өчен тиешле нормативларны үтәгән булып саналам. Әлеге дәрәҗәле исемнең рәсми рәвештә бирелгәнен генә көтәм.

– Хәзерге вакытта кайда укыйсың, нинди ярышларга әзерләнәсең?

– Идел буе дәүләт физик куль­тура, спорт һәм туризм уни­верситетының III курсында укыйм. Даими рәвештә кү­не­гүләргә йөрим, Татарстан һәм Россия җыелма командалары сос­тавында ярышларда катнашам. Россиякүләм һәм халыкара турнирларда чыгыш ясарга әзерләнәм. Алга куелган максатларга ирешәсе иде. Алар

– Россия чемпионаты һәм кубогы, аннары, алла бирсә, Олим­пиада.

– Буш вакытларда нинди хоббиең бар?

Мин аралашучан, тыныч холыклы кеше. Музыка тыңларга яратам, булган хәлләргә нигезләнеп язылган китаплар укыйм. Иштуганда укыганда 4 ел Шәмәрдәнгә музыка түгәрәгенә йөрдем, фортепиано уйнарга өйрәндем, хоббием шул. Күптән түгел үзем өчен яңа музыка инструменты да ачтым әле. Ул – укелеле, дүрт кыллы гавай гитарасы. Шунда уйныйм да, җырлыйм да.

– Уңышлар сиңа, Регина.

– Рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев