Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әйләнә озынлыгы

Һәркемнең балачагы мәктәп еллары белән бәйле. Гомеренең әлеге чорын күбебез сагынып искә ала. Дөрес, сугыш елларында туганнарга тулы белем алу бик эләкмәде. Иртәдән кичке караңгыга кадәр колхоз эшендә булган әти-әниләребезнең безне мәктәпкә илтү турында уйларга вакытлары юк иде.

1948 елның 1 сентябрендә  күрше малае Нәкыйп белән беренче сыйныфка барырга дип үзебез генә  чыгып киттек. Уку башланыр  алдыннан гына  Димиев фамилияле  бик  усал укытучы  килүе турында ишеткән  идек. Шуңа  күрә мәктәпкә барасы гына  килми бит.  Бакчасында бәрәңге  алучы   Нәфисә апалар турысында  туктап, икеләнеп тора   идек, ялгыз әби кәнфит-прәннек белән  кызыктырып,  ярдәмгә чакырды. Шуннан  соң мәктәпкә бару  фикерен  үзгәрттек. Икенче  көнне дә шушы хәл кабатланды: Нәфисә апага булышып,  укырга бармадык. Өченче  көнне Димиев  абый безне үзе эзләп тапты. Нәкыйптән: ”Син ничәнче елгы әле?”– дип сорады. Яшьтәшем: “Былтыр 41нче  елгы  идем, быел 42нче инде”,– җавап кайтарды. Димиев үзе дә 4 класс белемле генә укытучы  иде.  Озын тәнәфестә Суфия апа Сафинадан математика биремнәрен эшләтеп карый да, безгә шуны өйрәтә.  Озак еллар Шармаш кирпеч заводы директоры булып эшләде. Чулпыч авылын бик сагынам, дия  иде.  Ә Суфия апа хәзер дә исән-сау, Олы Кибәче авылында  хөрмәтле абыстай. Бервакыт дәрескә  кергәч аның: “Укучылар! Бүгеннән миңа  Солтанова дип дәшәрсез. Мин Мансур абыегызга  кияүгә чыктым”,– дигәнен әле дә хәтерлим. Ул чакта: “Укытучылар кияүгә чыгалар микәнни?” – дип шок  хәлендә калган  идем. Моңа бер дә гаҗәпләнмәгез. Олпат  язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев та: “Укытучылар көлдә пешкән бәрәңге ашыйлар икән”,– дип хәйран калуын язган  иде бит. Бу һәркемнең ул чакларда мөгаллимәләргә изге зат итеп каравыннан  килә. Үзләре белгәннәрен без­гә биреп, сугыш  чоры балаларын  белемле,  чын  кеше итеп тәрбияләргә тырыштылар.  Без аларга, шул исәптән Оет авылыннан  килеп укыткан  Мөнирә апага гомеребез буе рәхмәтле.  Без башлангычтан  соң үзебез Оетка барып барып  укыдык.  Миңа  үз гомеремдә   күп бүләкләр алырга туры  килде. Әмма иң кадерлесе һәм нык дулкынландырганы 5нче сыйныфта пионер галстугы белән  бүләкләнүем булды.

  Мин  урта белемне Саба урта мәктәбендә кич  укып алдым. Укытучылар үз фәннәрен  яхшы белә  иде. Геометриядән Петр Максимов укытты. Мин дәрестә юк кичтә “Әйләнә озынлыгын табу” темасын  өйрәнгәннәр. Икенче көнне Петр Архиповичтан аңлатып китүен  сорадым. “Арыдым, сиңа имтиханда  ул тема  чыкмас әле, борчылма”,– диде.  Менә  сынау  көннәре килеп җитте.  Билет  алсам – 13нче номер эләкте һәм күзем маңгайга  менде: әйләнә озынлыгын табарга! Укытучыга   күрсәткән  идем,  елмайды да , артка барып утырырга, янына иң соңыннан  килергә  кушты.  Чиратым җитеп    килгәндә, класска мәк­тәп директоры  кереп  утырмасынмы. Башта, имтихан бирә алмыйм икән, дигән   күңелсез  уйлар  куерды.  Шуннан  соң  укытучым такта янына барып басты да: “Гатауллин  моны белә, монысын да белә дия-дия, формулалар тезеп, әйләнә озынлыгын  үзе табып бетерде.  Директорыбыз Нурислам Фәтхуллович матур итеп  елмайды да,  зур “3”легә риза бул, дип чыгып китте. Ә әйләнә озынлыгы миңа – 20 ел токарь булып эшләгән кешегә гомер буе  кирәк  булды. Моннан 45 ел элек биргән  ул имтихан турында сыйныфташларым онытмагандыр әле. Аралашып, хәбәрләшеп  яшик.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Саба.

Фото: https://pixabay.com | 422737

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев