Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Юллар алып китәләр...

Юллар, юллар... Алар кемнәрнедер кавыштыра, кемнәрнеңдер язмышын җимерә, йә бетмәс-төкәнмәс шатлык, йә чиксез кайгы китерә. һәркем тели. Юлдагы һәлакәтләрнең күбесе нәкъ машина йөртүчеләрнең гаебе белән килеп чыкканга күрә, мин аларга ачык хат язарга булдым.

Статистикага караганда, сезнең гаеп белән меңәрләгән кеше үлә, гарип кала. Уйландыра торган сан. Күпме гаилә хәсрәт кичергән, балалар ятим калган дигән сүз. Бәлки, бу хатым сиңа барып җитәр һәм син минем киңәшемне кабул итәрсең дә үзеңә сабак алырсың. Бу хатым, бәлки, сине төрле һәлакәтләрдән, бәла-казалардан саклап калыр.

Исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләр турында ишетеп, күреп торабыз. Бу инде бернинди кысаларга да сыймый. Моннан берничә ел элек Шәмәрдәндә булган вакыйга һәркемне тетрәндерде. Юлда 15 яшьлек баланың гомере өзелде, ә гаепле йөртүче үзенә кул салды. Бу – ике гаилә өчен дә әйтеп бетерә алмаслык фаҗига.

Каяндыр укыганым бар: бер язучы исерек йөртүчене котырган үгез белән чагыштырган иде. Үгезне дә ни майтарасын алдан белеп булмый. Ә, минемчә, исерек машина йөртүче - үзе белән башкаларны да ияртеп, кыядан сикерүче. Ул да үзен, белә торып, һәлакәткә илтә, башкаларның язмышын куркыныч астына куя. Исерек килеш машина артына утыручыны берничек тә аклап булмый. Ул - туры мәгънәдә кеше үтерүче. Машина йөртүчем! Мин элегрәк юлга чыккан саен әтинең иминлек каешын тактыруына гаҗәпләнә идем. Шул гади генә каеш, кресло ничек итеп һәлакәттән саклап кала алсын инде? Ә бервакыт, Казаннан кайтканда, безнең алдан барган машина олы юлдан читкә төшеп китте. Әтием дә туктады һәм без ярдәмгә ашыктык. Бу гаилә дә Казаннан кайтып килә икән. һәлакәткә юлыгучылар бераз гына тән җәрәхәтләре алганнар иде. "Ярый, иминлек каешын такканнар. Эләктермәгән булсалар, ахыры аянычлы тәмамланыр иде",– диде әтием. Шушы вакыйгадан соң мин иминлек каешының нинди әһәмиятле икәнлеген аңладым, юлларда куркынычсызлыкның һәр кешенең үз намусында икәнлегенә инандым.

Хәзер без тизлек заманы, дибез. Шушы кызулыкта, кадерле машина йөртүчем, юлларда үзара хөрмәт итешү дигән төшенчәне онытып барабыз бит. Бу инде үзегезнең генә түгел безнең, балаларның, киләчәге белән исәпләшмәү дигән сүз. Чөнки без сезгә, өлкәннәргә, тигезләшергә тырышабыз, ә сез нинди үрнәк күрсәтәсез?! Машина йөртүчем, тормышта гына түгел, юлда йөргәндә дә күбрәк елмаегыз, бер-берегез белән уртак тел табыгыз, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәгез! Шул чакта гына безгә үрнәк булырсыз.

 Гөлназ Рамазанова.

Шәмәрдән

Фото: https://pixabay.com | JanBaby

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев