ХАКСЫЗГА РӘНҖЕТЕЛГӘН ЯЗМЫШЛАР
Әлеге афәт репрессияләнүчеләргә генә кагылып калмый, аларның якыннарын да кайгыга сала. Канлы елларның кайтавазын тарих аша, кешеләр язмышы аша ишетеп бүген дә җаннар тетрәнә.
Нахакка репрессияләнгән кешеләр турында истәлекләрне саклау бик мөһим. Безнең районнан 24 гаилә репрессиягә дучар булган.
Килдебәк авылыннан Шәмсурый абыстайның ире Каюм мулла 1921 елда тиф авыруыннан үлә. Дүрт бала белән калган абыстай ялгызы тормыш тартып, балаларны ач итмәс өчен авыл халкына сөт аерта, тегү тегә. Әмма үз көчләре белән хезмәт куеп яшәгән Шәмсурыйны мулла хатыны булуда гаепләп, 1933 елның көзендә балалары белән бергә өеннән куалап чыгаралар. Хуҗалыктагы ат, сыер, сарыклар, тарантас, йорт, абзар-кура, мунча - барысы да тартып алына.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
З.Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев