Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

«Әти-әниегезнең хәер-догасын алып калырга ашыгыгыз»

Әти белән әни : “Бер-берегез белән ярдәмләшеп тату яшәгез, бер ипиегез булса, җидегә бүлегез”, – дип, безгә дә гел әйтә килделәр. Хәзер дә уйлап, сөенеп утырам: ярый әле кайтканбыз, яңгыр, буран, җил-давыл дип тормадык, кайтып йөрдек.

 

Мин бик күп еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Безне балалар белән йә кинога, йә театрга әкиятләр карарга чакыралар иде. 1992 елның 19 февралендә дә 30 бала белән әкият карарга бардык. Тамаша башланып, ун минутлап вакыт узгач, залның сул як ишеге ачылды да, берәү контролердан нәрсәдер сорады. Әнкәй чирләбрәк калган иде, әллә мине эзлиләрме дип уйлап кына куйдым, минем яктагы ишек ачылды да, энем килеп керде. Сикереп тордым да: “Әнкәйме?” – дип сорадым. “Әйе”, – диде энем. Сеңлемне кереп алдык та, юл буе елый-елый кайттык. Без кайтып кергәндә икенче энем кирәк-ярак әзерләп йөри иде, кочаклашып елаштык та, өйгә кердек. Кердек тә әнкәйнең җансыз гәүдәсе өстенә капландык. Әнкәйне килендәше белән дусты Наилә апа юды. Сеңлем белән елый-елый ике яктан ике толымын сүттек. Наилә апа: “Әминәне (әнинең исеме) балалары җирли, ә мин ике баламны җирләдем, ата-ананы балалар озатсын, ә ата-анага бала озатырга язмасын!” – диде.

Бик авыр, бик авыр булды әнкәйне февраль салкынында җир куенына салулары. Әткәй, мескен, сүзсез калды. Аннан гел елап йөрде. Без кайткан саен кочаклап елый иде, бәгърем. Шулай алты ел сары сагышта яшәгәч, ул да гүр иясе булды.

Бакчабызда егерме төп карлыган үсә, әнкәй: “Без аларны бабагыз белән утырттык”, – дия иде. Җимешләре бик күп була, кошларга да кала иде. Без Әлмәттән кайтабыз, өйгә керәбез, әткәй ишегалдында йөри. “Анагыз бакчада карлыган җыя”, – ди. Бакчага чыгабыз, әнкәй күренми. Кечкенә урындыкка утырган да, башын карлыган куагына куеп, йокымсырап киткән икән. “Без кайттык, әнкәй!” – дибез. Ул: “И-и, балалар кайткан икән, күрми дә торам”, – дип, безнең янга ашыга. Ул арада әткәй өйгә кереп тиз генә чәй куя, чиле-пешле пешерергә дип йомырка куя, табынга яшел суган белән каймак китерә. Барыбыз да кереп, туган йорт сые һәм үзебез алып кайткан күчтәнәчләр белән чәй эчәбез (чыдап булмый, елап язам)...

Төп йорттагы энем бакча урынына яңа йорт салырга нигез әзерли башлады. 20 төп карлыганны, 2 зур алмагачны трактор белән тарттырдылар, агач төпләрен шатыр-шотыр китереп төпләп алдылар. Боларны карап торган әткәй белән әнкәй: “Гомерләр беткәндер инде...” – дип еладылар. Яңа йорт салганда булышырга атна саен кайттык (ата-ана хакы да бар бит). Нигезеннән булыша башлаган идек, йорт салынып беткәнче булыштык. Әткәй белән әнкәйне җылы, кояшлы, якты бүлмәгә күчердек. Алар күршеләр белән бик дус, тату яшәделәр. Таба ашы пешерсәләр бер-берсенә эндәшәләр, бер-берләренең хәлләрен белешеп торалар иде. “Бер-берегез белән ярдәмләшеп тату яшәгез, бер ипиегез булса, җидегә бүлегез”, – дип, безгә дә гел әйтә килделәр. Хәзер дә уйлап, сөенеп утырам: ярый әле кайтканбыз, яңгыр, буран, җил-давыл дип тормадык, кайтып йөрдек.

Язга чыгып, зиратлар ачылгач, кайтабыз, каберләрен чистартабыз, рәшәткәләрен буйыйсы булса, буяп куябыз. Әби-бабайга, әткәй-әнкәйгә, абый-апаларга, дога өмет итеп ятучы барча әрвахларга дога кылабыз. Урыннары җәннәттә булсын!

Мәрьям АХУНОВА.

чыганак:http://www.tatyash.ru/index.php?section=218

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев