Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Хатын-кыз күбрәк гаепле

Безнең тормышыбыз да шатлык-борчулары, сөю-сөелүләре, гадәти кайгы-хәсрәтләре белән үз ярларыннан чыкмый гына агып ята иде. Иде. Инде бишенче дистәне дә ваклаган идек.

Тормыш мизгелләрен күңел аша үткәреп мин шундый нәтиҗәгә килдем: Ходай Тәгаләдән җибәрелгән сынаулар түгел микән бу? Ни өченме? Белеп яки белми, кызулык яки ярсулык белән кылган гөнаһлар, ялгышлар, башка кешеләрнең рәнҗешләре өчен. (Бу рәнҗешкә, гөнаһка баткан хатын икән дигән нәтиҗә ясарга ашыкма, Асия.) Нинди ялгышлар соң бу?

Мин иремнең икенче хатыны идем. Өйләнешкәндә хатыны һәм кызы барлыгын белдем. Тик ике ел инде бергә яшәмәгәннәр. Араларына кермәдем, гаиләләрен таркатмадым. Хатыны кызы белән үз ягына кайтып киткән булган. Ирем бик тә гаилә җанлы, балалар өчен нишләргә белми торган кеше булып та, гаиләсе таркалуга аптырый идем. Ирем ел да кызының туган көненә барды; берсүзсез бүләкләргә кадәр алып җибәрә идем. (Хәзер ул кыз кияүдә, баласы бар, берүк бәхетле булсын).

Булганына шөкер итеп, булмаганын булдырырга тырышып яшәгәч, 3-4 елда фатирлы да, машиналы да, бакчалы да, гаражлы да булдык. Кызыбыз, улыбыз туды. Улыбызны нәсел дәвамы итүче, киләчәккә ышанычым дип үстерде. Кызыбызны да бик яратты. Яхшы тәрбия бирде.

Менә шулай яшәп ятканда, иремнең юлы бер хатын белән кисеште. Паспортын югалткан иде, шуны алганда танышкан. Ул хатын паспортлар өстәлендә эшләгән. Хатыны, ике баласы бар икәнен беренче көннән үк белгән.

Шуннан башланды инде шикләнүләр. Күңел сизә бит ул. Ирем атналар буе эчте, эшенең “ненормированный” булуына сылтады. Кизү торулар, эшчеләрне төнлә тикшерүләр ешайды. Казанга китсә, машинасы “ватылып” кунып кала. Иртән 8 дә эшенә чылтыратам – телефонны ул ала.

Ә минем кешегә әйтәсем килми. Ашау-эчүдән, йокыдан калдым.

Шулай да эзләренә төштем. Теге хатынның әти-әнисе янына да бардым. Ярдәм итмәде. Киресенчә, ирем “ачылып китте”. Ул инде күптән чыгып китәргә уйлаган икән. “Минем нинди гаебем булды соң, гомерем буе сүзеңнән чыкмадым, Аллага шөкер, хыянәт итмәдем, балаларны үстердем, читкә тайпылмадым”, – дигәч, синең гаебең юк, мин үзем гаепле, ул хатын күңелемә ничек керде, үзем дә аңламыйм дип акланды.

Шулай итеп, язның матур бер көнендә, бөтен тереклек, хәтта ярыкта кыш чыккан чебеннәр дә уянган чакта, мине ирем “үтереп” чыгып китте.

Мин аны ялгышын аңлап кайтыр дип өмет иттем. Теләгем кабул булгандырмы, әллә Ходай, бәхетең гаиләңдә генә, балаларың янына кайт дип юлын ачкандырмы – беркөнне ирем кайтты. Теге хатын куып чыгарган. Авырып та тора иде. Гафу үтенде, кичердем.

Ике атна яшәгәч савыкты, тагын шул хатын белән чуалганын сизендем. Кабат китәргә җай эзли башлады. Авырып сырхауханәгә керде. Шунда теге оятсызны күрергә насыйп булды. Ирем кырында утыра иде. Тагын 2-3 тапкыр бергә туры китердем боларны. Нишләп үзен болай түбәнсетеп йөргән бу хатын дип уйларсыз. Мин балаларыма әтиләренең мин “талаган”га түгел, теге хатыннан аерыла алмаганга китүен аңлатыр өчен йөрдем.

Шулай итеп, ул кабат чыгып китте. Бу юлы ераккарак, Әлмәт шәһәренә. Ирем белән танышканнан соң теге хатын операция кичерә. Өч айдан соң 10-12 яшьлек кызы (и Ходаем, күргәнгә түземлек бир, күрмәгәнгә күрсәтмә) машина астына кереп үлә. Бу хәсрәттән соң ирем аңа: “Мин сине ташламам”, – дип вәгъдә бирә. Зинһар ярдәм итсен, мин каршы түгел, ләкин гаиләсе бәрабәренә булмасын. Газиз балаларын калдырып эшләнгән шундый “изге” эш савапмы, әллә гөнаһмы икән соң? Башта иң кадерлеләреңне бәхетле ит, көчең җитсә башкаларны да. Ирем: “Мин сезне урамда калдырмадым, бер әйбер алмадым”, – ди. Өйдә нинди генә кыйммәтле әйбер булса да, әтине берни белән алыштыра алмаганны аңлый микән ул? Кирәкле бер әйберсен дә тотмыйбыз, сорасын гына.

Миңа төшкән бу сынау иремнең беренче хатынының рәнҗешедер дип уйлыйм. Әле алар арасына кермәсәм дә, корсак ясап, фахишәлек кылып кияүгә чыкмасам да. Бу хатынны нәрсә көтә икән?

Иремнең күптән инде акча биргәне булмагач, алиментка бирәм дип йөри идем. Авариягә очраган дип ишеттем. Аллага шөкер, үлем-җитем юк. Шундый авыр чагында башына суккан кебек булыр дип, ул уемнан кире кайттым.

Шушы язмамны укып, үзең нәтиҗә яса, Асия. Ирең сезне рәнҗетеп рәхәт күрерме дә, ул “кыз” рәхәт күрерме? Ә китәсе булса, ул малай барга-юкка карамый. Малай сылтау гына ул, ул синең иң нечкә җиреңнән тартырга уйлаган. Әнә, минеке малаен үлеп яратты. Балалар булмаса миңа тормышның мәгънәсе юк ди иде. Дөрес, ул хәзер дә ярата балаларны. Телефон аша. Ә андый ярату аларга да, миңа да кирәк түгел.

Мондый хәлләрдә мин күбрәк хатын-кызны гаеплим. Өстәл әзерләп, матур киемнәрен киеп аулак өйгә чакырып торган хатыннан кем баш тартсын? Әгәр дә ул хатын, эзең булмасын, синең гаиләңне җимереп мин бәхетле булмыйм, хатыныңның күз яшьләрен, рәнҗешен кая куйыйм дип торса, ир-ат бер килер, ике килер, ишекне ватып кермәстер бит.

Г.Гөлсәрия.
Чаллы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан яшьләре

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев