Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Менә сиңа мә: 8 бала әнисе “оныгын” тудырган

АКШта яшәүче 8 бала әнисе Шализ Смит бәби таба алмый тилмергән кызы өчен суррогат ана  булган.

17 май көнне 50 яшьлек Смит Юта штатында “оныгын” тудырган һәм сабыйны 25 яшьлек кызына биргән. Нәнигә Алайна дип исем кушканнар.

 Смит сүзләре буенча, ул бәби тапканда аның ире, кызы һәм кияве янәшәдә булганнар. Мораль яктан яңа туган баланы бирү кыен булмады, дип сөйли ул. Чөнки хатын алдан ук үзен бу минем балам түгел дип күндергән. Аннары, ул кияве һәм кызына чын күңелдән әти-әни булу бәхетен бүләк итәргә теләвен,  моның өчен нәрсәгә дә риза булуын сөйли. “16 ай элек Кейтлин бала таба алмаячагын белгәч, мин аларның соңгы ике яралгысын табып карарга уйладым. Үз гомеремдә моңа барырмын дип уйламаган идем, 50 яшьтә бала табуны күз алдыма да китермәдем!” – ди Смит.

2019 елда  Кейтлин Муоз ЭКО ярдәмендә авырга кала, әмма йөклелекнең 7 аенда аның хәле кисәк начарая. Табиблар аңарда эндометриоз  һәм йөклелек төшүгә китерүче авыруны ачыклый. Ул 16 яшеннән үк чирләгән, әмма табиблар дөрес диагноз куя алмый изаланган. Һәм бу диагнозлар куелгач,  Шарлиз Смит үзен суррогат ана роленә тәкъдим иткән һәм ясалма аталандыру процедурасына ризалашкан. 

 

https://omet-rb.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев