Ник сыныйсың, язмыш?
Югары Шытсу авылында яшәүче Резидә апа Бәдретдинова белән аралашканнан соң аның нәфис кенә иңнәренә никадәр сабырлык, көч-куәт, чыдамлылык сыйганына сокланасың....Чарасызлыгыннан: “Әй, язмыш, ник бу кадәр усалсың, сыныйсың да сыныйсың..?” диеп күз яшьләрен түксә дә, аннан мөлаемлылык, күңел матурлыгы сирпелеп тора.
Резидә апа язмышның ачы сынавы белән балачакта ук очраша: Зәкәрия абый белән Мәгъфрүз апаның җылы кочагында тәгәрәшеп үскән биш бала 1976 елда һич уйламаганда әнисез кала. Гаиләдәге өлкәнрәк кызлар мәктәпне тәмамлап олы тормышка чыгып киткәннәр, дүртенче бала Резидәгә 14 яшь, төпчекләре Рөстәмгә 10 яшь була бу вакытта. “Әни белән әти авыл кибетендә эшләделәр. Әнием бик уңган-булган, чибәр кеше иде. Үзе мине иртән уятып, иптәш кызым белән җиләккә озатты. “Кызым урманда тамак ача ул” дип, ашарыма да хәстәрләп җибәрде. Мин җиләктән кайтышка җансыз гәүдәсе генә каршы алды. Күңелендә ниләр булгандыр, 48 яшендә якты дөньядан китеп барды. Мин әниемне соңгы юлга озата да алмадым: урын өстендә күршеләрдә калганмын”, – дип елый-елый сөйли Резидә апа. Гөрләп торган тормышның асты өскә килә, әтиләре дә бу хәсрәттән сулып кала, хуҗалыктагы бар хатын-кыз эше яшүсмер кыз Резидәнең җилкәсенә төшә. Әниләре үлгәч тә ике ел сыер асрыйлар. “Мин IX, X cыйныфларны Иске Икшермә мәктәбендә укыдым. Башкалар интернатта куна калганда сыер савасы бар дип, качып кайтып китә идем. Икенче көнне линейкага чыгаралар. Мәктәп директоры Кави Сәлимович хәлемне аңлап, Кайтсын, аның тормыш алып барасы бар, дигәч кенә курыкмый кайта башладым”, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
1979 елда мәктәпне тәмамлап, беренче хезмәт күнекмәләрен Түбән Шытсу балалар бакчасында ала. Аннан Казан шәһәрендә “Точмаш” заводында токарь булып эшли. 1984 елда алар авылдашы-партадашы Хәлил исемле егет белән гаилә коралар. Икесе дә ятимлектә үскән ике яшь йөрәк мәхәббәттән башка берниләре булмыйча тормыш башлыйлар. 1985 елда уллары Данил, 1987 елда Фәнил, 1994 елда кызлары Динә туа. Тормышлар акрынлап җайлана. Балаларына яхшы тәрбия бирәләр, егетләр кечкенәдән кул арасына кереп, әтиләре белән техника арасында кайнашып үсәләр. Хәлил абый колхозның алдынгы механизаторы, авыл тормышында аның ярдәменә мохтаҗ булмаган кеше калдымы икән? Бик күпләргә игелек-изгелек кылып, гозерләрен үтәп яши ул. Бөтен авылга су кертеп, үзенә генә һич вакыт җиткерә алмый. Ике якта ике елга, безгә су нәрсәгә дип гел кичектереп килә. Резидә апа 10 ел хуҗалыклардан сөт җыя, аннары фермада бозаулар карап, лаеклы ялга чыга. Армия хезмәтен Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә үтәгән Фәнил махсус хәрби операция башлангач, 2022 елның 25 октябрендә үзенең хәрби бурычын үтәргә китә. Казан шәһәрендә яшәгән Фәнилне хатыны Фәридә, 10 яшьлек улы Рамил, 8 яшьлек кызы Фирүзә озатып кала.
“Хәбәрләшеп тордык. Телефоннан озак сөйләшми, “Әни, хәлләрең ничек, минеке Аллага шөкер!” дип кенә әйтә иде. Апрель аенда беренче тапкыр отпускага кайтты. Сентябрь аенда тагын ялга кайтып сөендерде. Бу юлы ничектер боеграк иде”, – ди әни кеше.
Декабрь аенда Фәнил хезмәт иткән хәрби часть командирыннан Резидә һәм Хәлил Бәдретдиновларга Рәхмәт хаты килә. Анда Ватаныбызның чын патриоты, илебезгә куркусыз, батыр сакчы үстергәннәре өчен әти-әнигә тирән ихтирам сүзләре җиткерелә.
“Гаиләдә алган үрнәк тәрбия һәм үзләштерелгән күнекмәләр аңа хәрби хезмәттә булган катлаулы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Фәнил Хәлил улы һәрвакыт зур батырлык, тырышлык, инициатива һәм җаваплылык күрсәтә. Хәрби әзерлектәге уңышлары, шәхси үрнәге һәм югары хәрби дисциплинасы өчен полкның команда составы тарафыннан берничә тапкыр билгеләп үтелде”, – дигән юллар язылган була анда.
Әти-әни өчен баласы хакында әйтелгән җылы сүздән дә кадерле әйбер юк. Әлбәттә, Бәдретдиновлар да һәрвакыт балкып, елмаеп йөргән батыр уллары белән горурлану хисләре кичерәләр. “Шалтыратып әйттем, улым, рәхмәт сиңа, йөзебезгә кызыллык китермисең, дидем”, – ди Резидә апа. Махсус хәрби операциядән дә гел елмаеп төшкән фотолар гына юллый ул. Быелның 1 гыйнварында Фәнилнең өченче баласы – улы Рафил дөньяга килә. Улың туды дигән шатлыклы хәбәрне телефон аша ишетсә дә, Фәнилгә сабыен кулларына алып сөяргә насыйп булмый. Ул соңгы тапкыр 19 гыйнварда хәбәргә чыга, шуннан аның белән элемтә туктала. “Командирыңннан сорап кара, бәлки улыңны күрергә кайтарырлар, дидем. Юк, кайта алмады шул”, – дип күз яшьләрен сөртә Резидә апа. Быелның август аенда РФ Оборона министрлыгы тарафыннан ефрейтор Фәнил Хәлил улы Бәдретдиновның хәбәрсез югалганнар исемлегенә керүе хакында хәбәр алына. Тормыш иптәше Фәридә: “Ул исән, еламагыз. Кайта, Алла боерса", дип үзен дә, әти-әнине өметләндерсә дә, бүгенгә кадәр Фәнилдән бер хәбәр дә юк. Бу бер ел дәвамында ата-ананың, якыннарының ниләр кичерүен күзаллау кыен түгел. Бигрәк тә Хәлил абый нык бирешә. Энесе хәсрәтеннән тәмам гаҗиз булган Данил: "Миңа шунда булырга кирәк. Мин монда кала алмыйм", дип, быелның мартында РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзеп махсус хәрби операциягә китә. Әти-әни өчен икеләтә утлы көннәр башлана. Бер газизләре өчен йөрәк әрнүенә икенчесе өстәлә. Резидә апаның күрәсе сынаулары моның белән генә тәмамланмый әле... Бала кайгысыннан йөрәгеннән кан саркып торган бер көндә, август аенда аны 62 яшьлек иренең үлеме аяктан ега. Улын югалту хәсрәтен әти кешенең йөрәге күтәрә алмый. Үзләре кебек нурлы, иркен, матур йортларында бүген Резидә апа бөтен хәсрәтләре белән бер ялгызы торып кала. Юк, ялгыз дию дөрес булмас, игелекле туганнары һәрдаим хәлен белешеп, ярдәмләшеп торалар, авыл халкы да бу сабыр, мәрхәмәтле ханымны ташламый. Резидә апаның бүген төп терәге – Санкт-Петербург шәһәрендә программист булып эшләүче кызы Динә, аралар ерак булса да әнисе янында ничек тә ешрак булырга тырыша. Фәнилнең гаиләсе кайтып, улының дәвамчыларын –оныкларын сөю ана күңеленә юаныч бирә. Һәр иртәсе улы Данилның "Әни, мин исән-сау" дигән хәбәрен көтеп алудан башлана. Ире, ике улы – өч баһадир төшкән фоторәсемне кочаклап, бүген янында өчесенең берсе дә юклыгына әрнеп елый ул. Данил сентябрь аенда кыска вакытлы ялга кайтып, әтисе өлгерә алмаган коены казып киткән. Телефоннан булса да әнисенә көндәлек тормышны алып бару өчен ирләрчә киңәшләрен бирә. Чөнки абзарда мал-туар бар, суны да катырмыйча сакларга кирәк. Кайчандыр гөрләп барган тормыш бүген моңсуланып, Резидә апаның арык иңнәренә калган. Ишек алды уртасында Фәнилнең машинасы сабыр гына хуҗасын көтә. "Минем төп юанычым ул, шуны сыпырып торам. Чыгып җансыз булса да шуның белән сөйләшәм. Инде соңгы өметебез – алып кайтып, гәүдәсен җирли алсак, ичмасам, кабере булыр иде", – дип елый Резидә апа. Аның сулкылдавыннан йөрәк әрнесә дә, юатыр сүзләрне генә табып булмый. Бер кеше өлешенә тигән ачы сынауларны йөрәк һич кабул итеп бетерә алмый. Аллаһ аларны да яраткан бәндәсенә бирермен, дигән. Резидә апаның бу сүзләр белән дә килешәсе килми. “Ник шулкадәр сыный соң мине... Төшләремә дә кермиләр...Әниемнең каберенә әле дә барып елыйм. "Ник мине гел авырлыкта калдырасыз, ник бер дә якламыйсыз, сакламыйсыз?!" – дим. Иремнең үлгәненә бүген дә күңелем ышанмый. Гел кайтыр шикелле, көтәм. Эх, баламнан бер хәбәр килсә.. ”, – дип сулкылдый Резидә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев