Расих Хәсән улы Сабиров
Районыбыз зур югалту кичерде: уйламаганда-көтмәгәндә, ялкынланып эшләп йөргәндә район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Расих Сабиров арабыздан мәңгелеккә китте. Аңа 67 яшь кенә иде.
Расих Хәсән улы Сабиров 1953 елның 28 июнендә Кече Кибәче авылында туган. 1975 елда Казан дәүләт педагогика институтында укып, физик белгечлеге ала. Хезмәт юлын Алан урта мәктәбендә физика укытучысы булып башлый. 1976-1977 елларда Татарстан АССР ВЛКСМ район комитетының 1нче, 1977-1982 елларда 2нче секретаре булып эшли. 1982-1990 елларда КПСС район комитетының оештыру бүлеге инструкторы, оештыру-партия һәм кадрлар эше бүлеге мөдире була. 1991-1992 елларда Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар бүлеге начальнигы вазифаларын башкара. 1992-1995 елларда Саба районы хакимияте аппараты җитәкчесе. 1995-1996 елларда Саба районы хакимияте башлыгының төзелеш, транспорт, элемтә һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары. 1996-2005 елларда Саба районы хакимияте аппараты җитәкчесе, 2006-2013 елларда Саба муниципаль районы Советы аппара- ты җитәкчесе булды. 2015 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Саба районы ветераннар (пенсионерлар) советын җитәкләде, бу вазифаны бүгенге көнгә кадәр зур тырышлык һәм намус белән башкарды. Үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән җитәкче иде. Район тормышының үзәгендә кайнады. Расих Сабиров Бөек Ватан сугышы тыл фронты каһарманнарының исемнәрен мәңгеләштергән “Хәтер китабы”н чыгаруда башлап йөрүче һәм авторы да булды. ТАССРның – 100, районның 90 еллыгы уңаеннан Татарстан АССР депутатлары, районның беренче секретарьлары, башкарма комитет җитәкчеләре, Социалистик Хезмәт Геройлары, Дан орденнары кавалерлары турында зур күләмле язмалары район матбугатында урын алды, хезмәтләре аерым брошюра булып та басылды.
Расих Сабиров актив җәмәгать эшлеклесе, соклангыч энергияле шәхес иде, дүртенче чакырылыш район Советы депутаты булып сайланды. Татарстан Республикасының Мактау грамоталары белән, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “За доблестный труд” медальләре белән бүләкләнде. Ул районда һәм республикада абруйлы булды, сабалыларның тирән ихтирамын казанды.
Расих Хәсән улы Сабировның якты истәлеге күңелләрдә бик озак сакланыр, игелекле эшләргә өндәп торыр. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашабыз.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, район ветераннар советы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев