Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Сания апа Нурисламова вафат

Бүген редакциябезнең тугры дусты, газетабызның элеккеге актив хәбәрчесе Сания апа Нурисламова да бакыйлыкка күчте...

Сания апа намаз әһеле иде, кешеләргә бик ярдәмчел булды. Дару үләннәре җыеп, җимешләр киптереп, авыруларның хәлен белде.Ул һәрвакыт ак шәлләрен бөркәнеп, чиста пөхтә йөрүче шат күңелле, туры сүзле нурлы йөзле әбиебез булып истә калыр.

Ул чын табигать баласы иде,иртә яздан беренче кырпак төшкәнче гөмбә җыйды, шул гөреҗдәләре белән бөтен Сабаны сыйлады. И юксынырбыз инде сине, Сания апа...

Тәравих намазларында мәчеткә иң беренче булып төшеп утырыр иде, үгет - нәсыйхәтен биреп, килгән һәркем белән кочаклашып, аркадан сөеп сәламләшер иде...

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! Изге Миграҗ кичәләрендә Аллаһ хозурына китеп бардың. Барасы җирләрең Фирдәвес җәннәтләрендә булсын, Ак әбиебез??????

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев