Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саба районы тарихы

Саба районы тарихы

Тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш – меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул. Әлеге сәхифәдә Сабабызның килеп чыгышын тарихи фактлар, риваятьләр аша ачып бирербез. Саба район буларак, 1930 елда оешкан. Ул республикабызның төньяк өлешендә урнашкан район. Гомуми мәйданы –1098 м2, районда барлыгы 32450 кеше яши.

Ни өчен Саба һәм ул кайчан барлыкка килгән?

Шушы сорауга жавап эзләп музейга укучылар, студентлар, тарих белән кызыксынучылар киләләр. Бу сорауларга төгәл генә җавап юк. Шулай да халык арасында таралган риваятьләр һәм кайбер язучыларның, галимнәрнең фикерләре бар.

Куренекле галим Илиадор Александрович Износков узенен «Список населенных мест Мамадышского уезда. 1882г.» дигән хезмәтендә безнең Саба турында болай яза: «Маметьева Пустошь... деревня при речке Сабы, от города 85 верст, жители татары (846муж., 809жен.пола). По преданию, дер. возникла в начале ХVI-столетия».

Филология фәннәре докторы, профессор Фирдәвес Гарипова  үзенең «Авыллар һәм калалар тарихыннан» дип аталган китабында (336 бит): Саба елгасы ярына урнашкан Байлар Сабасы авылы элек Мәмәт бушлыгы дип аталган. Һәрхәлдә, авылга нигез салучылар арасында Мәмәт исемле кеше булуына шик юк. Байлар Сабасы ягының башлангыч тарихы, озын гомерле риваятләрнен берсе түбәндәгедән гыйбарәт.

... Казан тирәсендәге бер авылда, моннан алты гасыр ярым элек, бер агайны, ниндидер гаебе өчен, авылында яшәү хокукыннан мәхрүм итәләр, үзе теләгән урынга барып яшәргә кушалар. Ул хәзерге Байлар Сабасы һәм Урта Саба авыллары арасындагы Кара Бия елгасы буена килеп урнаша. Шул агай янына үз авылларыннан һәм башка төбәкләрдән тагын берничә гаилә килә. Бераздан, мондагы караңгылыкка һәм чебен-черкигә түзә алмыйча, тирән елга буена — Саба суы буена күчәләр, инде унлап ихаталы авылга «Апач» дип исем кушалар. Апыч...Күрәсең, бу сүз «ап-ачык»тан үзгәртелгәндер, чөнки күченүчеләр карурманда ачык, ап-ачык урын тапканнар бит. Әлеге урынны Урта Саба кешеләре хәзер дә, Иске авыл дип атыйлар. Ләкин яңа урын да Апач кешеләренә ошамый. Шулай да авыл зурая бара.

   Иске авылдан — Апачтан тагын җиде гаилә ерак түгел генә урынга — хәзерге Урта Сабаның түбән очына күченә. Апачта инде өч гаилә генә утырып кала. Авыллар тирәсендә карурман була, ерткыч җанварлар кешеләргә еш зыян салалар, качаклар да килеп чыккалыйлар. Якын тирәдә ниндидер сәер һәм зур яктылык күренүдән кешеләр тагын куркышалар.

  Иске авылда калучылар Мәмәт исемле кеше җитәкчелегендә, күченү өчен яңа урын эзләп, олы елга буйлап югары күтәреләләр һәм аланлык очраталар, моны авыл кору өчен уңайлы табалар. Башлангыч нигез-ихата Байлар Сабасының хәзерге Кәли чишмәсе каршысы булган икән. Уңайлы монда - яктылык та җитәрлек, агымсу көчле, чишмәсе дә якын. Ул вакытларда бу тирәләрдә кара урманнар булып, бу калкулык аларга ерткыч җанваннардан саклану өчен дә уңайлы урын булган. Мәмәтләр килеп утырган әлеге урын — авылның хәзер дә үзәгендә. Шул вакытларда бу кешеләр яши торган төбәккә рус землемеры килеп чыккан һәм «что за поселение?» дип сораган. Ә Мәмәт карт русча бер авыз сүз белмәгәч, бу миннән исемемне сорый инде диеп: «Мәмәт! Мәмәт!» - диеп кабатлаган. Менә шуннан соң бу бәләкәй генә авылга «Маметьево пустошь» дигән исем бирелеп калган.  Байлар Сабасына нигез салынуның бер риваяте менә шундый. Яңа авылда Мәмәт башлык була, ә аның туганы — Шәрип-Елгада башлык булып кала. Бервакыт Шәрип-Елга Мәмәт янына килеп чыга.

  Мәмәт кунагына көйләп аккан чишмәдән үзе ясаган савыт белән су алып бирә. Шәрип-Елга, суны эчкәч, савытны җайлы булуы өчен мактый һәм: - Син монда сап та куеп жибәр,- ди. — Сабы да булсын моның. Һәм Мәмәт авылының исеме шушы вакыйгадан соң - Мәмәтнең туган авылының өлкән кешесе әйтте ләбаса дип, — сабы- Саба булып киткән диләр.

 Хәзер башка риваятькә күз салыйк. Мәмәт йорт корган  урын авылның Әмәнде очына менгәндәге чишмә турысында, уңдагы тау өстендә булган дигән фараз да бар. Тауның үз өстенлекләре – күзәтү өчен уңайлы, су басудан да куркыныч түгел, чишмәсенә дә тау гына төшәсе. Апачтан ерак түгел җиргә күченгән Шәрип – Елга авылында (хәзерге Урта Саба) бер егет белән бер кыз бик яратышканнар. Аларга өйләнешергә әти-әниләре ризалык бирмәгән. Шуннан соң, егет белән кыз авылдан качалар. Аларның, кая китүен беркем дә белми.  Бервакыт Шәрип - Елга кешеләре елгадан йомычка агып төшүен күрәләр. Өске уңайда да кешеләр яшиме әллә? Елга буйлап эзләп менәләр. Карурман эчендә мәхәббәткә тугры егет белән кыз йорт-җир җиткезеп яшиләр икән ләбаса! Егет балта эшенә оста булган, каралты-кура корырлык көченә ышанган. Нәкъ менә шул егет белән кыз хәзерге Байлар Саба­сына нигез салганнар икән! Бәлки, чыннан да, шулай булгандыр. Егетнең исеме дә Мәмәттер. Моның дөреслеген исбатлау мөмкин булмаса да, риваяте матур!

 Һәрхәлдә, авылга нигез салучылар арасында Мәмәт исемле кеше булуына шик юк. Байлар Сабасы 1917 елга чаклы рәсми язмаларда, метрикә дәфтәрләрендә, староста мөhерендә, «Маметьева пустошь» («Мәмәт Бушлыгы») дип исемләнгән. «Пустошь» сүзе Байлар Сабасы тирәсендәге кайбер башка авыллар исемнәренә дә кушылган булган. Архив материалларында да әлеге сүз кушылган авыл исемнәрен очратырга була.

 Байлар Сабасының бик борынгы икәнен дәлилләүче чыганаклар байтак. Мәсәлән,  ХIV гасыр ахырында – XV йөз башында иҗат ителгән татар халык дастаны «Идегәй»дә ул:
Изге Шәһре Болгарны,
Астаналы Сиварны,
Капкасы биек Казанны,
Чулмандагы Җүкә тау,
Урмандагы Сабаны...
– дип искә алына.

 Һәм бу искә алыну бер дә юкка түгел, чөнки безнең районыбыз авылларында бүгенге көндә дә сакланып калган кабер ташлары моңа дәлил. Хәзерге Казан арты авыллары XI-XIV гасырларда барлыкка килгәннәр, дип яза тарихчы-галимнәребез.  Борынгы бабаларыбыз Идел буе Болгар дәүләте 1236 елда Батый хан җитәкчелегендә монголлар тарафыннан яулап алына. Монголлар Болгар шәһәрләрен, авылларын талыйлар, яндыралар. Баскыннар узган авыллар һәм мәһабәт шәһәр басып алучылар­га авыр ясак түләргә - ашлык, терлек, мех бирергә, төрле корылмалар һәм йортлар салырга, юллар төзергә, урман кисәргә мәҗбүр ителә. Андый изүгә җавап итеп, болгар халкының бер өлеше Кама елгасының уң ягына, аның кушылдыклары булган Мишә, Нократ һәм Казансу елгалары буйларына, ягъни Казан артына күченеп утыра.

 Шуңа да Саба районы кайбер авылларының ул чорларда ук булганын әйтә алабыз. Мәсәлән, Эзмә авылының иске зиратында дүрт кабер ташы саклана. Ул ташларның берсенә борынгы болгар телендә гарәп хәрефләре белән «Йосыф хаҗи улы Хөсәен, 1332» дип язылган. Бу - район җирлегендә сакланган иң борынгы ташъязма  истәлек.  Кабер ташындагы язуга таянсак, Эзмә авылына ким дигәндә 600-700 ел элек нигез салынган булырга тиеш.

Калган өч кабер ташы язу­ларын танырлык түгел.

Этнограф һәм тарихчы Н.И.Воробьев 1925 елны безнең якларга экспедиция оештыра һәм болгар чорына караган  керамика савыт-саба калдыкларын да таба.

Казан ханлыгы чоры

XV гасырның беренче яртысында  Алтын Урда  берничә мөстәкыйль  дәүләткә таркала. Хәзерге Татарстан территориясендә Казан ханлыгы барлыкка килә.

 Саба районы территориясе Мамадыш өязенә кергән. Татарстан Милли музееның Казан ханлыгы чоры бүлегендә, 1521-1524  елларда  - Казан, 1532-1551 елларда Кырым ханы булган Сәхиб - Гәрәй хан тарафыннан 1523 елның 1 гыйнварында  7 аксөяккә - Шәех - Әхмәткә, аның  улы Абдуллага һәм туганнарына бирелгән тарханлык ярлыгы саклана. Гарәп имлясы белән язылган ярлыкта Шәех Әхмәт, аның  улы Абдулла һәм туганнарының элекке хокуклары раслана һәм салым түләүдән азат ителүләре хакында әйтелә.

Сәхиб - Гәрәй хан тарафыннан бирелгән әлеге ярлык 1912 елда Мамалай авылында яшәүче Рәхмәтулла Әхмәровтан табыла.

Тагын бер тарихи урыныбыз - Өтернәс шәһәрлеге  һәйкәле 1925 елда ук инде Н.Воробьев җитәкчелегендәге татар дөньясын өйрәнү буенча фәнни җәмгыятьнең этнография галимнәре төркеме тарафыннан беркадәр тикшерелә.

  Күренекле тарихчы – археолог Р.Фәхретдинов бу шәһәрлек калдыкларын урыс елъязмаларында (мәсәлән, Никон елъязмасында), шулай ук Патша китабында телгә алынган мәгълүматлар белән бәйләп карый. Мишә шәһәрлеге (Мишә-Тамак) Казаннан 70 чакрым ераклыкта. Ул 1552 елда Казанны урыс гаскәрләре алгач, бер ел үтүгә баш күтәргән халык тарафыннан салынган. Тагын бер ел үтүгә  - 1554 елда баш күтәрү канга батырылып бастырылгач, бу шәһәрлек тәмам җимерелә. Урыс  елъязмаларында мондый юллар бар: «... әсир итеп – ир балаларны һәм хатын-кызлары  - 15 мең кеше алдык. Мишә елгасы буендагы шәһәрне һәм аның кешеләрен утка тоттык, исән калганнарын үтердек, кайберләре исә качып котылды, тирә - яктагы барлык авылларны яндырып көлгә калдырдык, кешеләрен тар-мар иттек, туздырдык, шәһәрлекне, бер нәрсәсен калдырмыйча, таладык».

 Археологлар тарафыннан, 2001  елның җәендә бу язма чыганакларның дөреслеген дәлилләүче сенсацион ачыш ясала. Татарстан Фәннәр акдемиясе һәм Татар дәүләт гуманитар институтының  Алтын Урда Комплекслы тарихи-археологик экспедициясе башлыгы, Россия табигать фәннәре академиясе каршындагы «Археология һәм антропология» секциясенең Идел – Урал үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов тарафыннан оештырылган экспедиция нәтиҗәләре күрсәткәнчә,  Байлар Сабасының төньяк-көнчыгыш читендә, «Мәмәт бабай тавы» дигән урында Урта гасыр торак урыны эзләре ачыклана. Казу эшләре барышында 60 сантиметр калынлыгында культура катламы табыла. Андагы табылдыклар арасында Алтын Урда һәм Казан ханлыгы традицияләрендәге керамик әйберләр, шулай ук колониаль чорга караган кызыл-көрән һәм кара төстәге керамика, тимер, пыяла, таш, кирпеч әйберләр, хайван сөякләре табыла. Алар XIV-XVI   һәм  XVIII-XIX гасырларга карыйлар.

  Өтернәс шәһәрлеге эзләре Эзмә, Өтернәс һәм Иләбәр авыллары янында, Калатау  елгасы, зур гына  ерганак һәм Мишә  елгалары арасында урнашкан  биеклек территориясендә сакланган. Ул табигый һәм ясалма ныгытмалар белән урап алынган. Биредә ике олы вал һәм бер озын чокыр шәйләнә. Шәһәрлек территориясе өчпочмак формасында (220х140х150м). Тикшеренүләр барышында 400 квадрат метр булган алты чокыр казыла. Шәһәрлекнең үзәк өлешендә урнашкан беренче казу мәйданчыгында Казан ханлыгы чорына караган табылдыклар чыга. Болар – яндырылган кирпеч, керамик савыт-саба, йон эрләү җайланмасы фрагменты, таш плитәләр, кеше һәм хайван сөякләре калдыклары. Шулай ук хуҗалык кирәк яраклары саклый торган чокыр һәм аның эчендә балык, кош-корт, мал-туар сөякләре, йомырка кабыгы калдыклары табыла. Казу барышында өч пыяла мәрҗән, көбә күлмәк, без, пычак кисәге, пыяла һәм тимер шлагы чыга. Чокып эшләнгән йон эрләгеч, җиде көмеш тәнкә (аларның бишесе – Алтын Урданыкы, икесе – Иван Грозный идарәсе чорына караган рус тәңкәләре).

 Тимердән ясалган  ук очлары тышкы валның өске катламында күпләп табыла. Көбә боҗралары, янган кеше сөякләре, зур янгын калдыклары – биредә канлы бәрелеш булганлыгы турында сөйли. Ныгытылган шәһәрлекнең җимерелүе, мөгаен, 1554 нче елда князь П.И.Шуйский һәм башка воеводалар җитәкләгән җәза отрядлары һөҗүме белән бәйледер.

Калатау диварларыннан ерак түгел урында дин, милләт өчен сугышып шәһит киткән каһарман бабаларыбыз  истәлегенә кыйбылага каратып, Хәтер ташы куела.

Шушы чорларга кагылган ташлар тагын Олы, Кече Шыңар, Миңгәр авылларында да сакланып калган. Әлеге таш истәлекләр Саба төбәгендә Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында авыллар хәзерге авыллар урыннарына таралып урнашкан булуын дәлилли.

Саба районы географиясе һәм табигате

Территориясе

 

  Саба районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатышына урнашкан. Ул төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан Арча, төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан Кукмара, көнчыгыштан Мамадыш, көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан Балык Бистәсе, көньяк-көнбатыштан Теләче һәм зур булмаган Балтач районнары белән чикләшә.

 Казаннан район үзәге –Байлар Сабасына кадәр - 99 км, иң якын тимер юл станциясе - Шәмәрдәнгә кадәр – 22 км., иң якын пристань - Вятка Аланына кадәр – 60 км. Районның төньягы аша Казан-Екатеринбург (Шәмәрдән станциясе) тимер юлы уза.

  Саба районы 1930 елның 10 августында  оеша. Ул биш өязне берләштерә (Әбде, Саба, Чүриле, Теләче, Мамалай), бу  өязләр Мамадыш һәм Арча кантоннары  составында булганнар. Ул вакытта  район составына  65 авыл Советы керә һәм ул 112 авылны, 8 поселокны берләштерә. Крестьян хуҗалыкларының саны 14730 дип исәпләнә. Районның мәйданы 1670 кв.км. булып, анда 65200 кеше яши. Шулардан  57 600е татар милләтеннән, 7600е  рус милләтеннән була.

 Халык тыгызлыгы 1 кв.км.га 30 кеше исәпләнә. Ул вакытта район составына  кергән  122 торак пунктның 3се: Аристовка, Аннинская,  Яңа Арташ  авыллары бүген юк инде. Район оешканнан соң, 4 торак пункт барлыкка килә: Үрнәк, Алга, Иләбәр һәм Калатау, Йосыф - Алан поселоклары, шуннан 1967 елда Иләбәр поселогы Иләбәр авылына кушыла.

 1935 елда Тәкәнеш районы оешып, Ташлыяр, Туктамыш, Әбде,  Игенче, Покровка һәм Богдановка авыллары Саба районы составыннан  күчәләр. Шул  ук 1935 елны Теләче районы барлыкка килә. Саба районы составыннан 36 торак пункт Теләче районына кушыла. Ә 1959 елны Теләче  районы белән Саба районнары кабат  кушыла. Теләче районы составындагы 36 пункт һәм 18 авыл Саба районы составына керә: Борчаклы Яз, Субаш, Айдар, Карабаян, Мирәтәк, Ленин урманчылыгы, Зур Нырты, Петровский, Тәмте, Кечкенә Мирәтәк, Шәдке, Шебулат, Иске Карабаян, Максабаш, Зур Солдат бистәсе.

  Бүгенге көндә Зур Солдат бистәсе юк, аның халкы күрше авылларга күчеп беткән.

 1944 елда оешкан Чүриле районына Саба районыннан 23 авыл күчә. Тик Чүриле районы 1956 елга кадәр генә яши, аннан  кабат  Саба районына кушыла. Бары тик Чүриле авылы гына аерылып кала. Әлеге авыл бүгенге көндә Арча районында.

  1962 елда районнарны эреләндерү сәясәте алып барыла. Кукмара районын тулысынча, ә Тәкәнеш районын өлешчә Саба районына кушалар.

 1965 елда районнар кабат бүленәләр. Кукмара районыннан Иштуган разъезды  гына аерылып Сабада кала. Тәкәнеш районы авыллары  Балык Бистәсенә күчә, 6 торак пункт  Саба районы составында кала: Әбде, Покровка, Туктамыш, Богдановка, Ташлыяр, Игенче. Шулардан  Покровка, Богдановка, Игенче һәм Сат-Ключ авыллары бүген юк инде.

   1991 елда Саба районыннан Теләче районы яңадан аерыла.

  Хәзер Саба районының гомуми мәйданы – 1097,7 кв.км. , халкы- 30,1 мең. 2012 елга районда 20 җирле үзидарә һәм 67 авыл, бер шәһәр тибындагы поселок бар.

Саба муниципаль районы елгалары

  Су запасларының күпчелеге районның төп елгалары -  Олы һәм Кече Мишә, шулай ук аларның кушылдыкларына туры килә. Үзенең күршеләре белән чагыштырганда районның җир өсте иң аз кискәләнгән  булып исәпләнә. 1кв.м мәйданга 0,3-0,6 км озынлыгындагы ерым һәм үзән туры килә. Елгаларны су белән кар сулары, җир асты һәм яңгыр сулары туендыра. Мишәнең югары агымы һәм кушылдыклары  (Инеш, Сабинка, Бөрә, Нырсы, Ур, Казкаш ) җәйге эссе көннәрдә бик саегалар, кибеп бетә язалар. Елгаларның тар һәм шактый тирән үзәннәре бар, бу үзәннәрдә күлләр һәм зур булмаган сазлыклар ясала.

   Су эрозиясе тәэсиреннән барлыкка  килгән  ерымнар һәм коры үзәннәр (балкалар) шактый күп. Алар елга битләрен ярып кергәннәр һәм үзләренең тармаклары белән калкулык битләрен өлешләргә бүлгәннәр. Пермь системасы утырмаларының су үткәрмәүче катламнары җир өстенә якын ятканлыктан, җир асты сулары җир өстенә бик еш чыгалар. Шунлыктан ерымнарда һәм балкаларда чишмәләр күп. Бу чишмә сулары белән елгалар туена.

Табигый – географик  зоналары

 Районның климаты кышның шактый салкын, җәйнең уртача җылы булуы белән характерлана. Еллык явым-төшем микъдары 480 мм чамасы, парга әйләнү  дәрәҗәсе уртача булганлыктан, явым-төшемнәр җирне җитәрлек дымландыра, ә ылыслы

урман өчен уңайлы  шартлар тудыра. Район териториясендә урманнар 27180 гектар мәйданны били (район территориясенең 25%).

Ылыслы һәм катнаш урманнар күбесенчә чыршы, нарат, ак чыршы кебек ылыслы агачлардан һәм шулай ук имән, юкә, каен, усак һ.б. яфраклы агачлардан тора. Дөресрәге, мондый катнаш урманнар чыршы, наратларны кисү исәбенә яфраклы агачлар артканлыктан барлыкка килгәннәр. 1940-1942 еллардагы, 1979 елгы салкыннар да имән агачының кимүенә китерә. Имән урынына урманда юкә агачы өстенлек алган. Бик еш кына ак чыршы (пихта) очрый, ул- чыршыдан туфракның уңдырышлылыгына таләпчән булуы белән аерыла.

 Пихта урманын Саба лесхозы тирәсендә очратырга мөмкин. Районда  урманнар белән беррәттән, болыннарның да әһәмияте бик зур. Ул терлек азыгы ресурслары, техник культуралар  һәм дару үләннәре тупланган урын.

  Мишә елгасының сөрелмәгән тугайларында башаклы-кыяклы үләннәр үсә, шулай  ук чәчәкле болыннар да сакланган. Язгы ташулар вакытында бу болынлыклар  су астында кала. Бүгенге болыннарның күп өлеше сөрелгән, анда бөртекле культуралар, күпьеллык үләннәр, кукуруз һәм яшелчә үстерәләр.  Хәзер тугай болыннарында даими сугарыла торган культуралы  көтүлекләр дә оештырыла.

Саба муниципаль районының официаль символлары һәм хакимият структурасы     

Герб - аерым бер дәүләтнең, өлкә яки шәһәрнең, районның байракларына, акча һәм печатьләренә ясалган тамгасы, дәүләт билгесе, эмблемасы, туграсы ул.

 

                                                         

 Районыбызның хәзерге  Саба гербын эшләү комиссиясе  белән хакимият    башлыгы Миннеханов  Рәис  Нургали улы җитәкчелек итә. Ә эшче төркемне хакимиятнең аппарат җитәкчесе Хасанов Расих Хасанович җитәкли. Ул турыдан-туры Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик совет белән берлектә эшли. Аның кушуы буенча, озак еллар район музее белән җитәкчелек иткән Сираҗиева Рәйсә Бәдретдиновна Саба төбәгенең кыскача тарихын язып тапшыра. Шуңа нигезләнеп, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче рәссам Йосыпова Чулпан районның тарихи, мәдәни һәм башка җирле традиция һәм үзлекләрен чагылдыручы, нигезендә чыршы агачы булган 15 вариантта герб үрнәкләрен тәкъдим итә. Шулар арасыннан берсе – хәзерге гербның тасвирламасы – 2005 елның 14 ноябренә район Советы депутатлары карары нигезендә раслана. Герб игезендә район флагы эшләнелә.

 Гербның геральдик  тасвирламасы мондый: «Яшел читле алтын кырда яшел чыршы, аннан читкә өскә таба тараючы һәм югалучы ике тапкыр кисешкән көмеш – зәңгәрсу-көмеш атланмалар кебек ике агым уза». Чыршы - озын гомер, ныклык, көч чыганагы символы.  Яшел төс - табигать, сәламәт тормыш үсеше, алтын-уңыш һәм байлык символы - район икътисадының төп юнәлешен (авыл хуҗалыгы житештерүен)күрсәтә.                         Геральдик фигура - дулкыны киңәйтелгән атлама - районның су ресурсларының төп өлешен тәшкил итүче чишмәләргә ишарәли. Алар, кушылып, инешләр - Мишә, Сабинкага әвереләләр,  үз сулары белән Иделне, Нократны туендыралар.

 Сыек зәңгәр төс - намус, сафлык, хөрмәтлелек, күркәмлек, югары омтылышлар символы. Шулай итеп, герб символлар, читләтеп әйтү белән,  районның табигый һәм тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра.

  Ни өчен нәкъ менә чыршы туграның нигезе булган гербны сайлаган безнең депутатларыбыз? Беренчедән, чыршы агачы элек- электән һәм бүгенге көндә дә районыбыз урманнарының нигезен тәшкил итә. Саба урман хуҗалыгы – даны еракларга таралган, Россия күләмендә билгеле коллектив. Икенчедән, тарихи күзлектән караганда да, чыршы агачы гади агач кына түгел. Төрки халыклар тарихын өйрәнүче галим Морат Аджи «Европа, төркиләр, Бөек Дала» дигән китабында төрки халыкларда чыршы моннан өч-дүрт мең еллар элек үк, ягъни, төркиләр ислам динен кабул иткәнче үк, раштуа чыршысыннан да алда, изге агач булып саналуын яза. Алар  чыршы агачы җирнең  нәкъ үзәгендә, риваять буенча, кендегендә урнашкан һәм очы белән Тәңренең йортына менеп җитә (җир белән күкне тоташтыра) дип уйлаганнар. Дөрестән дә, Фәләстиндә чыршылар үсми бит, Мисырда да юк алар, ә менә төрки халыкларның барлыкка килгән урыны Алтай тауларында үсә бит ул чыршы агачы.

 Димәк, районыбыз гербында чыршы  агачы булу, беренчедән, аның ылыслы   урманнарга бай булуына ишарәләсә,   икенчедән, безнең бик борынгы  төрки бабаларыбызның изге агачы гербның нигезе итеп алыну халкыбызның үткәне белән элемтә турында сөйли.

  Саба муниципаль районының гербы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик совет һәм Россия Федерациясенең геральдистлар Союзы белән берлектә эшләнеп, дәүләт регистрациясе уза.

Район гербы сурәте районның җирле үзидарә органнарының  печать, бланк һәм башка официаль документларында, шул органнарның   бина фасадларында, Район Советы утырышлар залында, район хакимияте Башлыгының, район  Башкарма комитеты Җитәкчесенең эш   кабинетларында урнаштырыла.

 

Район хакимияте органнары төзелеше

  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы конституцияләрендә әйтелгәнчә,  райондагы хакимият җирле үзидарә органнары дип атала. Җирле үзидарә, закон нигезендә һәм үзенә жаваплылык алып, жирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне халыкның мөстәкыйль хәл итүен, муниципаль милекне биләвен, аннан файдалануын һәм аның белән эш итүен тәэмин итә.

 2005 елнын 31 нче гыйнварында чыккан Татарстан Республикасы законы нигезендә Саба муниципаль районының чикләре билгеләнә. Район территориясе 20 авыл җирлеген берләштерә.

 Саба муниципаль районының җирле үзидарә органнары составына Район Советы, район башлыгы, район башкарма комитеты һәм район Уставы нигезендә башка җирле үзидарә органнары керә.

  Район Советы -  хакимиятнең даими эшләүче, югары вәкиллекле органы. Бүгенге көндә, сайлаулар вакытында, район территориясе бер мандатлы 164 округка бүленә. Әгәр җирлектә  халык саны 1000 кешедән ким икән 7 округ, 1000 кешедән артса 10 округ исәпләнә. Ягъни 900 кешелек авылда 7 округтан 7 депутат сайлана. Шул 164 депутат арасыннан 40 депутат яшерен тавыш бирү юлы белән район Советына уза. Район Советынадагы  депутатлар арасыннан район башлыгы сайланып куела, ул шул ук вакытта Район Советы  җитәкчесе булып санала. Совет 5 елга сайлана. Район уставы нигезендә барлык җирлек башлыклары, һәм һәр җирлектән бер вәкил Район Советы депутатлары составына керә.

 Район Советының төп эшчәнлеге утырышлардан гыйбарәт. Депутатларнын 2/3 өлеше сайланып беткәч, 7 көннән дә соңга калмыйча беренче утырыш була, аны иң өлкән яшьтәге депутат ачып җибәрә. Утырышны район башлыгы алып бара, ул булмаган очракта аның урынбасары бу эшне үз өстенә ала.

  Район Советы муниципаль милек белән мөстәкыйль идарә итә, җирле бюджетны төзи, раслый, җирле салымнар һәм жыемнарны билгели, жәмәгать тәртибен саклауны гамәлгә ашыра, шулай ук җирле әһәмияткә ия бүтән мәсьәләләрне хәл итә.                                           

   Саба муниципаль районы башлыгы - районда иң югары вәкаләтле зат.   Ул, Район Советының беренче утырышында, депутатларның яртысыннан күбесе яклап тавыш бирсә, сайланган булып исәпләнә. Сайланганнан сон ант кабул итә. Район башлыгы үзенең эшчәнлеге турында елга бер мәртәбә Район Советы каршында җавап тота. Кабул ителгән хокукый актларга, карарларга кул куя һәм халыкка җиткерә; район исеменнән дәүләт власте органнары һәм башка муниципаль районнарның җирле үзидарәләре белән килешүләр төзи.   Район башкарма комитетының төп функциясе - Район Советында кабул ителгән карарларны үтәүдән гыйбарәт. Аның составы  башкарма комитет җитәкчесе тәкъдиме белән Район Советында кабул ителгән карар нигезендә туплана. Комитет структурасына башкарма комитет җитәкчесе һәм  урынбасарлары керә. Аның  район гербы төшерелгән үзенең бланкы һәм печате бар.                          

 Район башкарма комитеты районның социаль-экономик үсеше өчен планнар, программалар төзи, район  бюджетын эшләү һәм аның үтәлешен тикшерү өстендә зур эш алып бара, район муниципаль милке белән идарә итә.

Саба районының төп икътисади юнәлеше – авыл хуҗалыгы.


Саба урман хуҗалыгы – даны еракларга таралган хезмәт коллективы. Ул 6 урманчылыкны, Үзәк урман пунктын, Түбәндәге складны берләштерә. 527000га мәйдандагы Саба урманнары республикабызның 8 район биләмәсенә урнашкан.

Безнең район – күренекле шәхесләр тудыручы, үстерүче төбәк. 7 якташыбыз – академик Әбрар Кәримуллин, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров, композиторлар Рөстәм Яхин, Хөснулла Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов, рәссам Тавил Хәҗиәхмәтов ТР иң олы бүләгенә – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар.
 Сабалылыр якташлары – Советлар Союзы Геройлары – Иван Башкиров, Гали Закиров, Вәлит Хаҗиев, Зәки Хәбибуллин, Дан орденының тулы кавалерлары Корбангали Тимергалиев, Абдулла Мотыйгуллин, Социалистик Хезмәт Геройлары Галим Шәймәрданов, Рәхмәтулла Фәтхуллин, Мөдәррис Исламгалиев, тыл һәм сугыш ветераннары белән чиксез горурлана.