Илмир Ямаловтан татарчалаштырылган француз тәм-томы
«Риваять» төркеме солисты, «Болгар» радиосы алып баручысы, авыл советы депутаты, университет укытучысы, тамада… Илмир Ямаловның вазыйфаларын тагын санарга була. Милли җанлы, эчкерсез, ачык күңелле кеше ул. Йөзеннән беркайчан елмаю китмәс. Мин аны яз кояшы белән тиңләр идем. (Әлбәттә, кояш белән гадәттә хатын-кызларны чагыштыралар, шулай да…)
Март салкыннарында якты нур эзләп, Илмир янына юнәлдек. Аның җылысы журнал укучыларыбызга да барып ирешер, дип уйлыйм.
«ЙОМЫРКА БӘЛЕШЕ»
Ямаловлар гаиләсе Казанда, Җиңү проспектында яши. Без килгәндә Илмир аш бүлмәсендә йөри иде, алъяпкыч бәйләгән. Башында кәләпүш.
– Бик килешә икән, өйдә сине мондый халәттә еш күреп буламы? – дим.
– Дөресен әйтимме, әллә матур итеп ялганлыйммы? – дип авызын ерды Илмир.
– Дөресен әйт…
– Аш бүлмәсенә мин бары тик ашарга гына керәм. Монда хәтта кайда нәрсә ятканын да белмим.
– Бер ризык та пешергәнең юкмы? – дим. – Бер дә сиңа охшамаган. Син бик өлгер, бөтен җиргә җитешәсең кебек тоела.
– Өйләнгәнче әле нәрсәдер әзерли идем. Күкәйдән унике төрле ризык пешерә беләм. Түгәрәк йомыркадан күкәй бәлешенә кадәр (Тагын көлә. – Р.Ф.). Хәтерлим, студент чагында, бик ашыйсы килгәч, берьюлы унике түгәрәк күкәй пешереп ашадым. Иптәш егет кайткач, ит белән күкәй кыздырып ашады. Тәмле искә йокымнан уяндым да, аның белән бергә янә утырып ашадым. Шуннан эч борып алды… Башка алай күп күкәй ашамадым, сабак булды. Хәзер менә шул чакларны искә алам да көлешәбез. Хатынга да кайвакыт: «Күкәй бәлеше генә пешереп бирәсеңме әллә?» – дим. Рузиям исә еш кына ит бәлеше пешерә. Иркәләп бетерде ул мине: кайткан җиремә һәрвакыт кайнар ризык. Күп вакыт ят, бер дә ашамаган әйберләр әзерли. Интернетта төрле рецептлар күп бит хәзер. Хатыннан уңдым, Аллага шөкер: өйдә тәртип, балалар тәрбиядә. Әле, киресенчә, кайвакыт Рузияне ачуланам да: «Мин иҗат кешесе, тәртипсезлек тә булырга тиеш!», – дим
– Ә мин башкача булдыра алмыйм, – дип сүзгә кушылды Рузия. – Аунап яткан әйбер булса, эчем поша. Тузан күрсәм, кәефем кырыла. Тәртип кешенең өеннән башлана. Аннары ул тышкы кыяфәткә, үз-үзеңне тотышыңа да күчә…
Шуңа игътибар иттем: ир белән хатын бер-берсенә «җанашым», «нәнием» дия. Кызык тоелды:
– Сез гел шулай эндәшәсезме? – дим.
– Әйе, – ди Рузия. – Кайвакыт, кеше алдына Илмирга исеме белән эндәшсәм, сәер итеп карап тора, үпкәли. Очрашып йөри башлагач ул миңа «нәнием», мин аңа «җанашым» дигән идек, шуннан бирле башка сүз кулланмыйбыз.
– Тагын әле кайвакыт «әтисе», «әнисе» дип тә әйтәбез, – ди гаилә башлыгы.
Илмир тумышы белән Тукай районының Мусабай-Завод, Рузия Урта Шөн авылыннан (Киров өлкәсе). Гаилә корып яши башлауларына май аенда биш ел була. Дүрт яшьлек уллары Раян, ике яшьлек кызлары Рузинә үсеп килә. Балалар үткен, шук. Татарча сөйләшәләр. Тел мәсьәләсендә Илмир аеруча нык тора икән:
– Татар балалар бакчасы, татар төркеменә йөрсәк тә, безнең белән рус балалары да йөри, – ди ата кеше. – Нәниләр бер‑берсе белән русча аралаша. Инде барып сөйләшеп тә карадым. «Татарча белмәүче малай-кызлар күп», – диләр. Шуңа туган телебез өчен өйдә көрәшергә кала. Үзең уйлап кара, бала бакчада иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр тора. Өйгә йокларга гына кайта дисәм дә була. Әлбәттә, ул рус сүзләрен дә кыстырып сөйләшә. Ата-ананың бурычы – баласын төзәтү. Бер рус сүзе әйтте икән, иренмичә: «Моның татарчасы ничек?» – дип сорарга кирәк. Бала бу яшьтә тиз сеңдерә: татарча да, русча да яхшы белә. Менә шулай көн саен төзәтә, яңадан сорый торгач, туган телләрен онытмый алар. Безнең Раян татарча фикерли, шуңа сөенәм.
«ХАТЫН ЯРАТМЫЙ»
Илмир: «Алма тарты пешерәм», – дидем. «Тарт» – француз сүзе, безнеңчә ачык пирог инде ул. Ни өчен әлеге ризыкмы? Чөнки ул тиз һәм бик җиңел әзерләнә. Җитмәсә, пирог өчен катлы камырны да ясап торасы түгел. Илмир аны кибеттән сатып алган:
– Безнең туңдыргычта катлы камыр бетми, гел алып торам, – ди гаилә башлыгы. – Рузия тавык ботын да камырга төреп пешерә, итле, гөмбәле рулет, башкасын да ясый.
– Катлы камырдан ризык әзерләү бик җайлы, – диде Рузия. – Кеше киләсе булса да тиз генә туңдыргычтан алып берәр нәрсә куеп җибәрәм. Миңа калса, камыр ризыклары белән дус булмаган кешеләр дә катлы камырдан теләсә нәрсә ясый ала.
Илмир, аңа хас булган җитезлек белән алмаларны әрчеп, турап куйды. Аннан табага атланмай эретеп, алмаларны шунда салды. Өстенә дарчин (корица), шикәр комы өстәде. Талгын утта алмалар биш минут пешәргә тиеш икән.
– Пирог өсте матур булсын, «Илмир бигрәк оста икән», дисеннәр, – дип шаярта-шаярта гаилә башлыгы катлы камыр җәяргә кереште.
– Моңа кадәр камыр ризыгыннан берәр нәрсә пешергәнең бар идеме? – дим Илмиргә.
– Бер‑ике тапкыр бар. Телевидениегә бер тапшыруга чакырганнар иде, шунда итле рулет әзерләдем. Тагын бер тапкыр хатынның туган көненә шарлотка сыман ризык пешергән идем. Дөресен генә әйткәндә, Рузия минем аш‑су бүлмәсендә буталганны яратмый. Шуңа кысылмыйм да, эндәшмим дә. Нәрсә әзерли, шуны мактый-мактый ашыйм.
– Ә нинди ризыкларга өстенлек бирәсең?
– Барысын да. Итле ризык булса аеруча яратам. Мин катлаулы кеше түгел, нәрсә бар, шуңа риза…
Сөйләшә-сөйләшә камыр җәйгән арада алмалар майда пеште. Әзер массаны икенче табага бушаткач, Илмир шуның өстенә камыр җәйде. Һәм җырлый-җырлый электр миченә тыкты.
– Биеп, елмаеп курайда, тальянда уйнаганыңны күргән бар. Җырлаганыңны ишеткәнем юк иде әле, – дим. – Бөтен талантларың өстенә җырчы да булырга ниятең юкмы?
– Банкетларда, мәҗлесләрдә җырлыйм. Ә үземне җырчы дип күрмим. Уен коралларында уйнаудан зур рәхәтлек алам. Мин әллә ничә җирдә эшләп карадым. Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына кердем. Һәм аспирантурада калдым. Өч ел университетта студентларга белем бирдем. Укытучылык эше миңа бик күп нәрсә бирде: вакытны дөрес бүләргә, үз өстемдә эшләргә өйрәндем.
– «Болгар» радиосына ничек килдең? Бу өлкә синең өчен яңалык дип беләм.
– Әйе, яңалык. Радиога кастингка барган идем, әле «Чәкчәк»ләрнең теге төркеме иде. Ул вакытта мине алмадылар. Аннан, яңа төркем оешкач, шалтыратып чакырдылар. Әлбәттә, сөендем. Иртәнге биштә торуны санамаганда, радиода эшләүнең авыр якларын күрмим. Мин тик тора торган кеше түгел. Тагын башка планнарым да бар: төрле өлкәләрдә эшләп карыйсым килә.
– Син әле депутат та, – дим.
– Туган авылым Мусабай-Заводта җирле депутат итеп сайладылар. Туган авылымны бик яратам, бүгенгә кадәр теркәлү урыным да шунда. Җай чыккан саен Мусабайга кайтырга тырышабыз. Сабантуй, башка бәйрәм дисеңме, концерт куймый китмим. Авылдашларның, җирле җитәкчеләрнең миңа карата мөнәсәбәте җылы, рәхмәт яусын.
«ПЛАНДА – БИШӘҮ»
Алма пирогы унбиш минутта әзер дә булды. Илмир шаяра‑көлә мичне ачты.
– Телегезне йотасыз хәзер, – ди.
Алма тарты ачык пирог кебек дигән идем бит. Ә мичтә ул ябык килеш пеште. Илмир пирогны тәлинкәгә әйләндереп каплады, алмалар өстә утырып калды. Корицаның хуш исе бөтен фатирга таралды.
– Туктагыз, пирог елмаеп торсын әле, – дип Илмир өстәлдәге кызыл алманы алып кисәкләргә бүлде. Виноград төшләрен урталай кисте. Һәм пирог өстен бизәп тә куйды.
– Хәзер чәй эчәбез, яме! Тәмле булмаса да, тәмле дип яз инде…
– Ирең өйдә дә гел шулай күп сөйләп, шаяртып йөриме? – дим Рузиягә. Юк кына әйбердән дә мәзәк ясый.
– Шундыйрак. Ул өйдә чакта без бер минут та тик тормыйбыз. Йә кунакка, йә кибеткә чыгып китәбез. Ут инде ул, ут…
– «Ут»ның яндырган чаклары, ягъни кәефсез вакыты буламы?
– Нигездә юк. Банкетлардан арып кайткан чагында керә дә диванга егыла. Берничә сәгать үтүгә янә көлә, сөйли. «Әһә, моның аккумуляторы көч җыйган», – дим.
Рузиянең катлы камырга төреп пешергән тавыгы янына Илмир әле генә табадан төшкән ачык пирогын кисеп куйды. Шул арада гаилә башлыгы барыбызны бергә фотога төшерде, аны тиз генә социаль челтәрләргә куйды.
– Йә, кызлар, пирогы нихәл? – ди.
– Баллы, сусыл, кыскасы, тәмле, – дим.
Чынлап та, ачык пирог тәмле килеп чыккан. Алдашып торасы да булмады! Сыер маенда пешкән алма туклыклылык, ә корица шәрык ризыкларына хас бер татлы тәм бирә.
– Илмир, моннан соң бәйрәмнәрдә Рузиягә менә шушы пирогны пешерә торган бул, – дим.
– Мине аш‑су бүлмәсенә кертсә, – дип киная белән елмайды ир.
Илмир белән җитдирәк темаларга да сөйләштек. Җиденче сыйныфта укыганда әтисен югалта ул. Үзе әйткәнчә, әйтерсең бер мизгел эчендә олыгаеп китә.
– Әти вафатыннан соң дистә ел узгач әни янә кияүгә чыкты. Флер абый әйбәт кеше, тик күңелем белән башта бу яңалыкны авыр кичердем. Һич онытасым юк, Алабуга мәдәният агарту училищесында укып йөргән чак. Ялга кайткач, әни каршыма килеп утырды да: «Улым, Флер абыең, бергә яшик, дип әйтә. Син ни уйлыйсың?» – диде. Иң беренче сүзем: «Мин аның өенә бармыйм!» – булды. Флер абый безнең авылныкы, үз йорты белән яши. Әни маллар асрады, ул килеп булышып йөрде. Мин бу турыда белсәм дә, әнинең кияүгә чыгуына әзер түгел идем. Әллә көнләшү булды, әллә яшьлек шунда. Тора‑бара бу яңалыкка күндем, Флер абыйны үз иттем, әтием урынына күрәм, дисәм, һич ялган булмас. Киресенчә, әни янында ышанычлы терәк булу, миңа тынычлык бирә. Ни дисәң дә, без атна саен кайтып йөри алмыйбыз. Үзем әти булгач, әнигә карата мөнәсәбәтем тагын да яхшырды. Авылга кайткач, сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз. Ирсез көе ике баласына белем-тәрбия бирде ул. Аңа булган кадер-хөрмәтемне әйтеп бетерә торган түгел. Әнигә шалтыратмыйча калган бер генә көнем дә юк, әле көнгә ике дә була. Исән‑сау гына булсыннар.
– Ә гаиләдә бер-берегезгә карата көнләшү юкмы? – дим.
– Мин бик тугры кеше. Хәтта йөргән кызларым да юк диярлек иде. Берәү белән очраша башласам, бетте – күзгә башкалар күренми. Хатынымны да көнләшмим, тормышта аннан башка проблемалар да җитәрлек. Рузия дә, колак ишетмәгән булсын, көнләшеп аптыратмый. Иҗат кешесе өчен бик мөһим ул. Без «Риваять» төркеме белән еш кына гастрольләргә чыгып китәбез. Мисал өчен бүген таң аткач кына кайттым. Әгәр хатын минут саен борчып шалтыратса, тавыш чыгарса, иҗат итәргә теләк дә, мөмкинлек тә булмас иде. Моның өчен бик зур рәхмәт аңа.
Бу темага Рузия белән дә сөйләшеп алдым. Ни дисәң дә, гаиләдә иң авыр йөк аңа төшә бит: иртән биштә торып ирен эфирга ашатып-эчертеп җибәрә. Аннан уллары Раянны балалар бакчасына җыя. Әле кечкенә Рузинә дә бар.
– Көнләшмим, иремә ышанам мин, – ди Рузия. – Аллага шөкер, безнең гаиләдә гармония. Ирем, балаларыбыз дип яшим. Барысына да өлгерергә тырышам. Раянны бакчага илткәндә, элек Рузинәне дә алып бара идем. Хәзер кечкенәсен өйдә үзен генә калдыра башладым. Балалар бакчасы күршедә генә, ун минутта әйләнеп кайтам. Аннан өй эшләренә чумам. Декретта утырганга дүрт елдан артты инде, кайвакыт эшкә дә чыгасы килә…
– Рузия өйдә булса, миңа рәхәт, тыныч, – ди Илмир. – Балалар дип борчыласы юк. Безнең планда биш бала алып кайту. Инде икебез дә утыз дистәне тутырдык, шулай булгач, ашыгырга кирәк.
Чынлап та, Ямаловлар ишле гаилә булырга телиләр икән. Салмачи бистәсендә җир алганнар. Инде бүгеннән үк шунда зур йорт салып, балалар, оныклар үстерү турында хыялланалар. Бирсен Ходай. Мондый милли җанлы, матур гаиләләрдә шундый ук сәләтле, акыллы татар балалары да үсәр.
ИЛМИР ЯМАЛОВТАН АЛМА ТАРТЫ РЕЦЕПТЫ:
Кирәк булачак:
- Катлы камыр – 200 г
- Алма – 3–4 данә
- Шикәр комы – 100 г
- Дарчин – 1 чәй кашыгы
- Сыер мае – 100 г
- Әрчибез!
- Турыйбыз!
- Салабыз!
- Өстибез!
- Бутыйбыз!
- Эретәбез!
- Пешерәбез!
- Бушатабыз!
- Җәябез!
- Каплыйбыз!
- Куябыз!
- Әйләндерәбез!
Автор: Руфия Фазылова / Фотограф: Лилиана Вәлитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев