9 апрель 2018 яңалыклары
-
10 Апрельга Һава торышы
10 апрель Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез.
-
Тимершыкта янгын
7 нче апрель көнне ~21:00 Тимершыкта янгын булды.
-
Татарстанда беренче баласын тапкан 500ләп әни кешегә пособие билгеләнгән
2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка алган әниләргә ай саен 8490 сум түләнәчәк.
-
Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе онлайн
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты 80 яшьлеген бәйрәм итә.
-
Фамилияң таныш, кем малае син?
Уңышка ирешү өчен, татарга бер башка өстен булырга кирәк. Өченче ел рәтттән Теләчедә балалар арасында көрәш ярышы уздыручы җырчы Салават кечкенә батырларга әнә шундый киңәш бирде. Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты бәйгесенә бу юлы 19 районнан 230 көрәшче малай килгән. Үзе исә, барлык районнар да уянып беткәч, илкүләм бәйге оештыру турында хыяллана.
-
Ветераннар яшьләрчә уйнады
Әле кайчан гына хоккей командаларының төп бомбардирлары булган ветераннар кәшәкәләрен куярга җыенмыйлар. Узган шимбәдә Лесхоздагы “Нарат” боз сараенда үткәрелгән ярыш та шуны раслады.
-
Җиргә без хуҗамы?
Һәр кешенең яраткан җәнлеге, кошы, хайваны буладыр ул. Минем дә шулай. Дөрес, мин барысын да яратам. Ләкин ат, төлке, ябалакны аеруча үз итәм. Алардагы матур, мәгънәле, үзенчәлекле күзләр башкаларда юк. Безнең якта төлкеләр бик үрчеде. Узган ел алар арасында котыру чире чыгып кешеләргә шактый гына мәшәкать ясадылар. Тик бүгенге сүзем ул турыда түгел.
-
Башкортстанда «Бәлешфест» фестивалендә иң зур бәлеш пешерәчәкләр
Фестивальне үткәрү өчен, Президент грантлары фонды 471,8 мең сум акча бүлеп бирде.
-
Татарстанда бу елдан бушлай журналист белеме алып булмаячак – Илшат Әминов
Татар журналистларының бушлай укый алмавын зур проблема дип саный Әминов.
-
Илмир Ямаловтан татарчалаштырылган француз тәм-томы
«Риваять» төркеме солисты, «Болгар» радиосы алып баручысы, авыл советы депутаты, университет укытучысы, тамада… Илмир Ямаловның вазыйфаларын тагын санарга була. Милли җанлы, эчкерсез, ачык күңелле кеше ул. Йөзеннән беркайчан елмаю китмәс. Мин аны яз кояшы белән тиңләр идем. (Әлбәттә, кояш белән гадәттә хатын-кызларны чагыштыралар, шулай да…)
-
Күңел эчкерсезлеге – йөзендә
Җаваплылыгы чикләнгән “Саба Мелиорация ПМК” җәмгыяте ветераннарының берсе дә, гомерем шушы оешмада узды, искә алмадылар, хезмәтемне күрмәделәр дип әйтә алмас, мөгаен.
-
Буа районында Зөя елгасы аша салынган күперне су баскан
Кильдураз һәм Бәбки авылларына су басу куркынычы янамый.
-
Татарстан Президентының хезмәт хакы 81 мең сумга кадәр кимеде
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентының айлык эш хакын киметте, ә министрлар һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларыныкын арттырды.
-
Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы ялда
Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда фатирлар буенча ялган «мчс» хезмәткәрләре йөри
Татарстанда үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дип күрсәтеп, махсус форма кимәгән ниндидер ир-атлар янгын куркынычсызлыгын тикшерү сәбәбе белән фатирларга кереп йөрү очраклары ешайган. Бу хакта ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте кисәтә.