Катлы салат
Рецепт.
200 г краб таякчыклары
2 йомырка
2 кыяр
2 помидор
60 г сыр
3 аш кашыгы майонез
Кыяр һәм помидорларны шакмаклап турарга, сырны угычтан уарга.
Йомырканы вакларга, краб таякчыкларын шакмаклап турарга һәм майонез белән болгатырга.
Салатны катлап ясарга: краб таякчыклары һәм йомырканың яртысы, кыяр, краб таякчыклары һәм йомырканың калганы, помидор, сыр.
Фото: https://vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев