Фаяз Хуҗин автор яңалыклары
-
Бөек Болгар дәүләте һәм Хәзәр каганлыгы идарәчеләре
Азов–Кара диңгез буе далаларында 630 нчы еллар тирәсендә барлыкка килгән Бөек Болгар дәүләтенең гомере бик кыска була, шушы дәүләтне оештыручы Кубрат хан вафатыннан соң, 960 нчы елларда ул таркала. Көнчыгыш Европа халыкларының язмышында VII гасыр урталарыннан башлап Х гасыр ахырларына кадәр – 350 ел чамасы! – яшәгән Төрки каганлыгы зур роль уйный. Ни кызганыч, безнең татар тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән шушы ике дәүләтнең дә тарихы бик начар өйрәнелгән. Язма чыганаклардагы мәгълүматлар тулы түгел. Аларның хакимнәрен дә юньләп белмибез хәтта. Без белгәннәр түбәндәгеләрдән гыйбарәт.
-
Аттила: иң мәшһүр гун хакиме
Тугандаш төрки халыкларның барысы да үзләренең тарихларын борынгы һуннардан башлый, дип язган идек инде. Кытай елъязмаларында һуннар турындагы иң борынгы хәбәрләр б.э. кадәр IV–III гасырларга карый. Нәкъ шул чорда, аксөяк һуннар нәселеннән чыккан Тумань-шаньюйның улы Модэ хакимлек иткән елларда (б.э.к. 209–174), көчле Һун дәүләте оеша һәм тиз арада күрше Кытай империясенең көндәшенә әверелә.