Аттила: иң мәшһүр гун хакиме
Тугандаш төрки халыкларның барысы да үзләренең тарихларын борынгы һуннардан башлый, дип язган идек инде. Кытай елъязмаларында һуннар турындагы иң борынгы хәбәрләр б.э. кадәр IV–III гасырларга карый. Нәкъ шул чорда, аксөяк һуннар нәселеннән чыккан Тумань-шаньюйның улы Модэ хакимлек иткән елларда (б.э.к. 209–174), көчле Һун дәүләте оеша һәм тиз арада күрше Кытай империясенең көндәшенә әверелә.
ҺУН ДӘҮЛӘТЕНЕҢ ТАРКАЛУЫ
Әмма тәхет өчен туктаусыз барган көрәш нәтиҗәсендә Һун дәүләте көчсезләнә. Хуханье-шаньюй кул астындагы һуннарның бер өлеше б.э.к. 52 елда кытайларга буйсына, Чжичжи-шаньюй җитәкчелегендәге һуннар исә, кытайларга коллыкка төшүдән куркып, көнбатышка таба хәрәкәт итә башлый. Дөрес, б.э.ның I гасыры урталарында Юй-шаньюй Һун дәүләтенең Модэ чорындагы көчен-куәтен һәм бердәмлеген яңадан кайтара, тик озакка түгел. 93 елда кытайлар йогынтысы астында торган көньяк һуннар төньяк һуннарны тар‑мар итә, бердәм дәүләт таркала. Бертуктаусыз сугышлардан туйган һуннар гаиләләре белән, тынычлык эзләп, туган ватанын калдырып, көнбатыш тарафларга юл тоталар. Юлда очраган кабиләләрне йә сугышып, йә тыныч сөйләшүләр нәтиҗәсендә үзләренә буйсындырап, алар башта Балхаш күле тирәсенә, Көньяк Себер далаларына, аннан соң Сырдәрья, Арал диңгезе буйларына килеп чыгалар, әкренләп Каспий һәм Көньяк Урал далаларында таралып утырган халыкларны да үзләренең вассаллары итәләр.
Шунысын искәртеп үтәргә кирәктер: әлеге күченеп утыру, кайберәүләр уйлавынча, яшен тизлегендә булмаган, шактый озак, ике‑өч гасыр буена дәвам иткән. Бары тик 370нче елларда гына һуннар Идел елгасына килеп чыгалар. Биредә алар башта күчмә сармат кабиләләрен, аннан соң, тагын да көнбатышкарак хәрәкәт итеп, әле II гасырда ук Скандинавия һәм Балтыйк диңгезе буйларыннан Кырымга килеп төпләнгән герман телле готларны тар‑мар итәләр.
Аңлашыла булса кирәк, күчеп утырулар барышында һуннар төрле телләрдә сөйләшүче күп кенә халыклар белән аралашканнар, беришләрен хәрбиләр ясап, гаскәрләренә кушканнар, катнаш гаиләләр барлыкка килгән һәм нәтиҗәдә алар үзләренең этник йөзләрен югалтканнар диярлек. Туган илләрендә – Үзәк Азия далаларында яшәгән хуннар белән Көнчыгыш Европага килеп чыккан хуннар арасында зур аерма бар, диләр галимнәр. Һәм бу дөрес тә. Европа хуннарын шуңа күрә тарих фәнендә гуннар дип атау гадәткә кергән. Мәкаләбезнең герое Аттила әнә шул гуннарның иң мәшһүрләреннән инде.
ЕВРОПА ГУННАРЫНЫҢ КОРОЛЕ
Гаҗәп хәл: Аттиланы Европа илләрендә безгә караганда күбрәк беләләр. Аның турында дистәләрчә фәнни һәм популяр китаплар, романнар һәм пьесалар язылган, диссертацияләр якланган. Аттила образын исландлылар «Өлкән Эдда» («Старшая Эдда»), немецлар «Нибелунглар турында җыр» («Песнь о нибелунгах») кебек урта гасырлар чорында иҗат ителгән героик эпосларында, Рафаэль, Делакруа – картиналарында, Джузеппе Верди, Рихард Вагнер кебек бөек композиторлар исә операларында һәм симфонияләрендә мәңгеләштергән. Аттилага багышлап хәтта медальләр чыгарганнар. Аттила – Венгриядә иң популяр, киң таралган ир-егетләр исеме. Нишләп шулай?
Аттила – Европага күчеп килгән гуннар берләшмәсенең башлыгы (урта гасыр хроникаларында аны король дип йөрткәннәр), атаклы җиһангир, акыллы һәм хәйләкәр дипломат. Ул 400 нче еллар тирәсендә туган дип фаразлана. Аның әтисе Мундзук – Европа гуннарының элеккеге идарәчесе Ругиланың бертуган энесе. 434 елда Ругила вафат булгач, Аттила олы туганы Бледа белән бергә идарә итә. 445 елда, аның әмере буенча Бледа үтерелгәч, тәхеттә үзе генә кала. Европада ул Гун дәүләтенең юлбашчысы буларак таныла. Әлеге дәүләт Аттила идарә иткән чорда бик нык көчәя, көнчыгышта Каспий диңгезеннән башлап, көнбатышта Рейн һәм Дунай елгаларына кадәр булган җирләрне, анда яшәүче халыкларны берләштерә.
Гун дәүләтенең башкаласы – Аттиланың ставкасы – Паннониядә, Дунай буенда, хәзерге Венгрия территориясендә урнашкан була. VI гасырда яшәгән гот тарихчысы Иордан язмаларында бу ставка «авыл» («селение») дип аталган, әмма шунда ук «әлеге авыл искиткеч зур шәһәрне хәтерләтә», дигән сүзләр дә өстәлгән. Әлеге «авыл» яхшы ныгытылган була. Аның уртасында Аттиланың агач бүрәнәләрдән салынган искиткеч матур, ишек-капкалары бизәкләп эшләнгән сарае балкып тора.
Хәзер грек тарихчысы һәм дипломат Приск Панийский язмаларына күз төшереп алыйк. Ул 449 елда Константинополь илчелеге составында Аттила сараена килә. «Без килеп җиткәндә, – ди ул, – бөек король әле сараенда юк иде. Бераздан ул да күренде. Атына атланган килеш кенә горур кыяфәт белән үзен җырлап каршы алучы кызлар төркеме яныннан үтте. Үз өеннән аны каршы алырга дип, кулларына көмеш подноска куелган эчемлек тотып, министр киңәшчесенең хатыны чыкты. Эчемлек тутырылган савытны король галиҗанәпләре иелмичә генә кулына алды, әкрен генә эчеп җибәрде һәм сараена таба атлады». Илчелекне Аттила өч көннән соң гына кабул итә. Илчелек составындагы кешеләрнең һәрберсе ишек төбендә үк хуҗаның исәнлеге өчен эчеп куярга тиеш була. Аттила аларны күрше залда диванга кырын яткан килеш каршы ала. Илчеләрне йомшак кәнәфиләргә утырталар. Сөйләшүләр тәмамланганнан соң, кунакларны тагын, һәрберсен аерым-аерым, хуҗа хөрмәтенә эчеп куярга мәҗбүр итәләр. Аннан соң алар янына бай сыйлар куелган кечкенә өстәлләр чыгарып куялар. Тәмле‑тәмле ризыклар, эчемлекләр алтын‑көмеш савытларга, касәләргә тутырылган була. Бары тик Аттила өстәленә генә агач савыт‑саба һәм гади генә ризыклар куела.
Приск Панийский Аттиланың төсенә-кыяфәтенә дә игътибар итә: кара чәчле, киң күкрәкле, яссы борынлы, гади генә киенгән кыска гәүдәле һәм олы башлы бер кеше була ул. Грек илчесе аны «зирәк акыллы киңәшче, ярдәмгә мохтаҗларга шәфкатьле һәм дусларына тугрылыклы зат» буларак тасвирлый. Шулайдыр. Әмма ничек кенә булмасын, башка җиһангирлар кебек үк, ул да үзенең хәрби гамәлләре белән басып алынган илләргә, кол дәрәҗәсенә төшерелгән халыкларга күпме кайгы-хәсрәт, газап-җәфалар китерүе турында уйлап та карамаган.
АТТИЛАГА КАРШЫ ТОЗАК
Гуннар белән Ругила идарә иткән чорда ук әле Көнчыгыш Рим империясе (Византия) белән тыгыз элемтәләр урнаша. Император Феодосий II, гуннар яу чапмасын өчен, аларга ел саен 350 фунт алтын күләмендә салым түләп тора. Бледа һәм Аттила вакытында император белән яңа килешү төзелә (игътибар итегез: ул килешүгә гуннар атларыннан төшмичә, ягъни римлыларга артык илтифат күрсәтмичә генә имза салалар). Бу килешү буенча Константинополь салым күләмен ике тапкыр арттырырга ризалык бирә. Алай гына да түгел, император гаскәрләре яу белән Сицилия якларына чыгып киткәч, Бледа һәм Аттила, көчле армия туплап, катапульталар, тараннар һәм башка төрле камау машиналары белән империя территориясенә килеп керә. Берничә крепостьны һәм Наис шәһәрен кулга төшерәләр. Империя халкы куркып кала: бу җиңү төньяк варварларының Константинопольгә дә һөҗүм ясарга сәләтле армияләре барлыгын күрсәтә ич. Феодосий еллык салымны 1000 фунт алтын күләмендә түләп торырга вәгъдә итеп кенә котыла.
Аттила, тәҗрибәле дипломат һәм сәясәтче буларак, Феодосий IIнең йомшак идарәче булуын аңлый, шуңа күрә аның казнасын дипломатик юллар белән талавын дәвам итмәкче була. Константинопольне сугышып ала алмаячагын да белә ул – башкала бик көчле ныгытылган була. Дөрес, 447 елның 27 гыйнварындагы көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә аның стеналары җир белән тигезләнә диярлек, әмма аны бик тиз яңадан торгызалар, элеккеге җитезлекләрен җуйган гуннар шәһәргә керергә өлгерми дә калалар. Аттила башка тактикага күчә – империянең Балкан өлешендәге 70кә якын шәһәрен, хәрби ныгытмаларын пыран‑заран китереп ташлый. Император Феодосий II Аттиланың таләпләрен канәгатьләндерергә мәҗбүр була: еллык салым 2100 фунт алтын күләмендә билгеләнә, 6000 фунт алтын күләмендә элеккеге бурычлар кайтарыла. Казна бушап кала. Бу хәлдән ничек чыгарга белмәгән византиялеләр гуннар патшасын юк итү планы коралар. Аттиланың ставкасына баручы рәсми делегация составына 50 фунт алтынга Хризафий атлы камергер яллаган катыйльне дә кертәләр. Әмма Аттиланың шымчылары Феодосийның әлеге ниятен белеп алалар. Җәзага тарту урынына, Аттила үзенең сәркәтибен һәм 50 фунт алтын салынган капчыкны муенына асып катыйльне Константинопольгә – император хозурына озата. Гуннар короле Феодосийдан үзенә яңа илчелек җибәрүне һәм делегация составына империянең күренекле сановникларын һәм үлем җәзасына тарту өчен Хризафийны да кертүен таләп итә. Аттила үз теләгенә ирешә, Византия императоры оятка кала.
БЕРЕНЧЕ ЗУР ҖИҢЕЛҮ
451 елда Аттила Көнбатыш Рим империясе территориясен яулап алырга керешә. 500 мең (кайбер чыганакларда – 700 мең) сугышчыдан торган армиясе белән ул Галлия һәи Бургундия җирләренә бәреп керә. Көнбатыш Рим империясе белән аның союздашларының Аэций командалыгындагы берләштерелгән армиясе гуннар белән Орлеан шәһәре янында очраша. Аттила гаскәрләре, көтелмәгән басымга түзмичә, кире чигенә башлыйлар. Ләкин Аэций аларга тыныч кына качарга ирек бирми. 15 июньдә хәзерге Труа шәһәре янындагы Каталаун кырында тарихка «халыклар сугышы» исеме белән кереп калган коточкыч бәрелеш була. Югалтулар, якынча исәп белән дә, 165 мең кешедән артып китә. Бу Аттиланың беренче зур җиңелүе була. Әмма ул төшенкелеккә бирелми: уңышсызлыкка очраса да, армиянең төп көчләрен саклап кала бит әле.
ҖИҢҮЛӘР ҺӘМ ИРЕШҮЛӘР
452 елда Аттила Италиянең төньяк провинцияләренә һөҗүм итә. Бу юлы инде Аэцийның гуннарны туктатырлык көчле коалициясе булмый. Аттила башта Венеция тирәсендәге Аквилея шәһәрен камап ала, яуны уңышсыз дип санап чигенергә торганда гына, шәһәрдән үзенең балаларын алып китүче ләкләкне күреп, туктап кала. Моны ул үзе өчен яхшыга юрый. Аквилея яңадан камап алына һәм ахыр чиктә бирелергә мәҗбүр була. Аннан соң бер‑бер артлы Падуя, Мантуя, Верона, Бергамо шәһәрләре яулана. Ниһаять, Миланга чират җитә. Әлеге шәһәрне кулга төшерү аерым бер символикага ия була, чөнки биредә Константин Рим империясен рәсми рәвештә христиан дәүләте дип игълан иткән, һәм ул беркадәр вакыт Көнбатыш Рим империясенең башкаласы ролен үтәгән. Хәзер бу башкала христиан диненнән ерак торган «мәҗүсиләр» кулына күчә.Берзаман Аттила Миланның бик бай һәм матур бер сараенда Рим императорын алтын тәхеткә утыртып сурәтләгән картинаны күреп ала. Тәхет янында аунап яткан мәетне ул гуннар ыруыннандыр дип кабул иткән, күрәсең, картинаны яңадан «төзәтеп» язарга куша. Алтын тәхеткә рәссамнәр Аттиланың үзен утыртып куялар, аның аяк очында капчыкларыннан алтын акчалар коючы куркак императорлар бил бөгә. Гуннар короленең заказы белән эшләнгән әлеге картина, галимнәр фикеренчә, Аттиланың Рим империясен юк итәргә омтылышын түгел, бәлки буйсындырып кына тоту теләген чагылдыра.
Феодосийдан соң тәхеткә менгән яңа император Валентиниан Аттилага илче җибәрә. Илче әлегә епископ, киләчәктә Рим папасы урынында калачак Лев исемле туры сүзле һәм акыллы бер сәясәтче була. Капитуляция шартлары турында сөйләшү башлангач та, Аттила үзенә хатынлыкка императорның Гонория исемле сеңлесен сорый. Риза булалар. Римга яу чабуның кирәге дә калмый.
АТТИЛАНЫҢ ҮЛЕМЕ
Аттила кире Паннониягә, үзенең резиденциясенә юл тота. Булачак хатыны Гонориянең Римнан килүен көткән арада ул үзенә яңа бер кәләш таба. 953 елда ул Бургундия чибәре Ильдикога өйләнеп куя һәм беренче төндә үк, аңа күз дә төшермичә, ни сәбәпледер, шәраб эчәргә тотына. Күп эчкән, күрәсең, көтмәгәндә борыныннан кан килә башлый һәм кан күп агудан ул җан бирә. Тик шунысы бар: кайбер чыганакларда күрсәтелгәнчә, Аттила беркайчан да исергәнче эчмәгән. Бәлки аны үтергәннәрдер? Шикләнү нигезсез түгел, әмма сорау җавапсыз кала.
Аттиланы олылап җирлиләр: гәүдәсен, Үзәк Азиядәге һун бабаларында кабул ителгән борынгы йола буенча, өч катлы табутка (аларның берсе саф алтыннан) урнаштыралар, баш һәм аяк очларына, мәңгелек йортта кирәк булыр дип, алтын‑көмеш савыт-сабалар, сугыш кораллары, ат дирбияләре куялар. Күмүдә катнашкан кешеләрнең барысын да шул ук көнне юк итәләр.
ГУН ДӘҮЛӘТЕНЕҢ ЯЗМЫШЫ
Аттиланың вафатыннан соң үз эченә дистәләгән халыкларны туплаган Гун дәүләте тиз арада таралып та бетә. Күпсанлы уллары арасында аның мирасы өчен көрәш башлана. Гепидлар короле Ардарих баш күтәрә, Недао (Недава) елгасы янындагы сугышта Аттиланың яраткан улы Эллак һәм аның 30 меңгә якын сугышчысы һәлак була. Исән калганнарын Эллакның Денгизих һәм Ирник исемле туганнары Көнчыгыш Европага, Днепрның түбән агымы тирәсендәге җирләргә алып китәләр. Шул гуннардан бер төркем Идел‑Кама төбәгенә күтәрелә. Республикабызның Менделеевск районындагы Турай каберлегендә, археолог-галимнәр фикеренчә, Европадан кайткан гун сугышчылары күмелгән.
Гуннар – Көнчыгыш Европа далаларына килеп төпләнгән беренче төркиләр, ә Аттила исә шул гуннарны Көнбатыш Европа халыкларына танытучы җиһангир. Гун сугышчыларының һәм алар белән бергә башка «варварларның» актив көрәше аркасында колбиләүчелек строе хөкем сөргән Рим империясе җиңелә, нәтиҗәдә, яңа прогрессив тәртипләр урнашу өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Әйе, Европа гуннарының төп шөгыле – сугыш. Ә кемнәр генә сугышмаган соң ул чорда? Көчлесе җиңгән, көчсезе җиңелгән. Атилла гаскәрләре җиңү шатлыгын да татыганнар, җиңелү хәсрәтен дә кичергәннәр. Ә тормыш дәвам иткән. Гуннар күп кенә халыкларның этнос буларак формалашуында да сизелерлек роль уйнаган.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев