Зөһрә Садыйкова автор яңалыклары
-
«Болгар радиосы»ның V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы турында 10 ФАКТ
“Мәйдан” каналын карарга, туй-концертларга йөрергә яратучыларга алып баручы Фәнил Вакказов исеме яхшы таныш. Аны якыннан белгән бер кеше: “Үзен эре тота”, ди. Бу сүзләр белән үзе килешә микән?
-
Айрат Фәрраховның әтисе Зәки ага: «Балалар уңышы – мактаныр өчен сәбәп түгел»
Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче сугыш ветераны, 55 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Зәки ага Фәррахов бу көннәрдә матур бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылый. Хәер, тормышның ачысын-төчесен дә, мәшәкать-борчуларын да, сөенеч-куанычларын да күп күргән Зәки агага һич кенә дә 90 яшь биреп булмый.
-
Үстерүен үстерәбез, ә саклый алабызмы?
Шөкер, быел республикабыз кырларында да, шәхси хуҗалык биләмәләрендә дә уңыш мулдан булды. Икмәге дә, яшелчә, җиләк-җимеше дә куандырырлык. Әмма уңыш никадәрле күбрәк булган саен, аны саклау, урнаштыру да шуның кадәрле мәшәкатьлерәк була. Хуҗалыкларда яшелчә, җиләк-җимешләрне саклау мәсьәләсе ничек хәл ителә? Эре һәм вак хуҗалык җитәкчеләрен нинди проблемалар борчый?
-
“Татар-җыры”ның алып баручысы,сценаристы Гөлназ Сәфәрова:“Без быел кискен борылыш ясарга әзер”
“Татар җыры” XVIII Халыкара эстрада фестивале уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында әлеге чараның кайберләр серләре ачылды. Тик күбесе яшерен пәрдә артында калды. Аларның калганнарын тамашачылар үз күзләре белән 16 декабрьдә “Пирамида” концертлар залында күрәчәк.
-
«Татар радиосы» директоры Динә Гәрәева: «Һәр җырның үз бәясе бар»
Елына 150шәр «солянка» концерты, иң дәрәҗәле һәм масштаблы музыкаль вакыйга – «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале, ТМТВ татар музыкаль телевизион премиясен тапшыру тантанасы, «Татар радиосы» хитлары, яшьләрне бергә туплаучы татарча дискотекалар – болар «Барс-Медиа» татар медиа группасы башкарып килә торган эшләрнең бер өлеше генә.
-
Раяз Фасыйхов: «Бүген иң бәхетле җырчы – Радик Юлъякшин»
Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов. Эстрадада Раязның үз йөзе, үз стиле бар. Аның һәр җыры, күңелгә үтеп кереп, җанга сары май булып ята. Бер генә җыры да репертуарга «Ярар, булсын әйдә!» дип очраклы рәвештә генә килеп кермәгән. Әлеге очрашуыбызда да мин моңа тагын бер кат инандым һәм Раязны үзем өчен яңадан ачтым
-
Миләүшә Зарипова: «Иң зур уңышым – бәби алып кайту»
Язмамның герое – соклангыч кеше! Әбисе тәрбиясендә үсеп, студент чагында юл һәлакәтенә эләгеп, инвалид арбасына утырса да, сынмаган-сыгылмаган. Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татыган, үз көче белән бизнесын булдырган көчле ханым. Миләүшә Зарипова – сәламәт кешеләрнең дә барысы да булдыра алмаган гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Аңа «инвалид» дип әйтергә тел әйләнми хәтта. Киресенчә, тормышны шулкадәр яратуына сокланасың, һәр көннең тәмен белеп яшәвеннән үрнәк аласы килә. Хәер, барысын да тәфсилләп языйк әле.
-
Үсемлекчелек тармагында бөлгенлеккә төшмәү юллары эзләнелә
Татарстанда «Туфракны биологик яктан саклау программасы» эшләнә. Бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмановның журналистлар белән очрашуы вакытында билгеле булды.
-
Урып-җыюга соңрак төшелсә дә, ел үсемлекчелек өчен уңышлы булды
Ел ахырына якынлашып килә. Үсемлекчелек инде бөтенләй төгәлләнде диярлек. Шуңа күрә берникадәр нәтиҗәләр ясарга да вакыт җитте. Көзге кыр эшләре, икмәк бәяләре, быелгы ел нинди уңышлар һәм югалтулар алып килүе турында журналистларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус ГАБДРАХМАНОВ сөйләде.
-
Җайлы да, файдалы да: электрон дәүләт порталы аша газ өчен түләгәндә комиссия алынмый
Без хәзер коточкыч кызу ритмда яшибез. Каядыр чабабыз, йөгерәбез, дөнья куабыз (әллә ул безне куа микән?) һәм һәрвакыт билгеле бер эшләргә вакыт җитмәүгә, өлгермәүгә зарланабыз. Эш, өй, балалар дип йөгергәндә, хәл итәсе башка вак-төяк мәшәкатьләре дә килеп чыгып тора. Шуңа күрә хәзер халык Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалана. Бу өлкәдә республика – төбәк рейтингында әйдәп баручылар сафында. Статистика мәгълүматлары буенча, электрон хезмәтләрдән халыкның 79,9 проценты файдалана.
-
«Укытучыны урамда калдыру – мыскыл итү ул»
Тырыша-тырыша эшләп йөргән кырмыска оясына таяк тыккач ни хәл булганын барыгызның да күргәне бардыр. Бүген Татарстан мәктәпләре дә әнә шундый хәлдә. Прокурор күрсәтмәләреннән котлары алынган директорлар җыелыш арты җыелыш уздыра, уку планнары үзгәрү сәбәпле, дәресләр кыскара, укытучылар кыскартыла, эштә калганнарының да билгесезлектән башлары каткан. Барысы да диярлек эшсез калудан курка. Кыскасы, мәктәпләр мәш килә.
-
Тибет медицинасы табибы Оксана Будаева: «Күпчелек авыруларның сәбәбе – бавырда»
«Шәһри Казан» редакциясе «Наран» клиникасы табиблары белән туры элемтә оештырды. Укучыларыбызның сорауларына Тибет медицинасы табибы Оксана Будаева җавап бирде.
-
Гөлүсә Шаһбан: «Закирны кызганырга кирәкми»
Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан I Халыкара барьерсыз сәнгать фестивалендә катнашкан. Әлеге чара 11-15 октябрьдә Төркиянең Мерсин шәһәрендә үткәрелгән. Бу хакта безгә җырчының төп ярдәмчесе – хәләл җефете Гөлүсә Шаһбан сөйләде.