Бүген Татарстанда 20 градуска кадәр җылыта
Көндез урыны белән яңгыр булырга мөмкин.
Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана. Кайбер районнарда + 20 градуска кадәр җылыта. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +2 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава +11...+16 градус, ә республиканың көньягында + 20 градуска кадәр җылытыла.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр булырга мөмкин, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев