12 апрель 2019 яңалыклары
-
"Юрий Гагарин белән очрашуымны, кул кысып күрүшемне кат-кат сөйләттеләр"
Барыбызга да яхшы таныш булган гармунчы, җырчы, милли чараларны матур итеп алып баручы Идеал Галәүтдинов - хәрби көчләр һәм стратегик ракета гаскәрләре ветераны, отставкадагы полковник та бит әле. Ул 1961 елның 14 апрелендә, очраклы рәвештә, Мәскәүнең Внуково аэропортында Юрий Гагаринны каршылау тантанасына эләгә.
-
"Шаян ТВ" каналы "Ниндзя ташбакалар" мультфильмын татар теленә тәрҗемә иткән
Биш ай эчендә "Шаян ТВ"ның дубляж студиясе 1400дән артык тәрҗемә эшләгән.
-
Альбина Насыйрова: Татарстанда полилингваль педагоглар әзерләү системасы булдырырга кирәк
«Бала-Сити» полилингваль балалар үзәкләре челтәре генераль директоры бүген «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашучы сыйфатында теркәлде.
-
Татарстанда биш меңләп кеше «Тоталь диктант»та үз белемен тикшереп карый алачак
Диктантны Римма Ратникова, Анастасия Исаева, танылган теле- һәм радио алып баручылар, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре укыячак.
-
Казанның Азино микрорайонында яшүсмерне кыйнау фактын прокуратура тикшерә
Якын көннәрдә прокуратура җинаять эшен полиция бүлегеннән алып, тикшерү комитетына тапшырырга ниятли.
-
«Бәләкәч» балалар бакчасында «Космик экспедиция»
11 апрель көнне «Бәләкәч» балалар бакчасында «Космик экспедиция» дигән клуб сәгате узды.
-
Гөлназ Фәйзрахманова: «Хатын булуның нәрсә икәнен беләм! Сөяркә эзләүче ир-атларга мөрәҗәгать итәсем килә»
Болгар радиосы алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманованың иреннән аерылуы сер түгел. Шушы көннәрдә Инстаграмдагы аккаунтында ул читтә сөяркә эзләүче ирләргә мөрәҗәгать иткән. Үзенең өйләнгән ир-атлар белән бернинди мөнәсәбәткә кермәячәген әйткән.
-
Казанда кырык пассажир утырган автобуска ут капкан
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр двигатель бүлеге януын ачыклаган.
-
Мигрантлар килми. Чыбыркыны кем шартлатыр?
Россиянең статистика идарәсе соңгы вакытларда зур ачыш ясады: 2014–2016 елларда без зарланган кризис чынлыкта булмаган икән. Россия икътисады гел үсештә булган, хәзер исә тагын да кызуланып маташа. Росстат бухгалтерлары яшереп тормый: саннарны шомарту һәм лаклау өчен, башка төрле методика кулландык, диләр.
-
Владимир Путин: Армиягә чакырылыш оештыру тарихта калачак
Хәрби техника, гаскәрләр каршына куелган бурычлар катлаулану сәбәпле, профессиональ армиягә ихтыяҗ арта.
-
Мөнир Рахмаев никах укыткан!
Мөнир Рахмаев үзенең инстаграм бирендә өйләнүе турында хәбәр итә.
-
Сириядә кулга төшерелгән хәрби техника төялгән махсус эшелон Казан вокзалына килде
Ачык платформаларда һәм вагоннарда 500дән артык хәрби техника һәм сугыш коралы үрнәге тәкъдим ителде.
-
Ленин ордены кавалерлары – район горурлыгы
Мәрьямниса Мәүли кызы Мәүлиева
-
Казан хакимияте бомжлар яшәгән Шиһабетдин Мәрҗәни йортын сата
Казан Башкарма комитеты «Б.- Ф.Я. Баһаветдинова — Б.- Х.Ш. Апанаева йорты» мәдәни мирас объектын башлангыч суммар бәясе 1,79 млн сум булган бәя белән сатуга чыгарган.
-
Татарстанда яшелчәләргә бәя арткан
Былтыр шикәр, йомырка һәм ит бәясе арткан иде.