Киләсе төндә минус 17 градуска кадәр суыта
Якындагы тәүлектә явым-төшемнәр көтелми.
2-нче декабрьдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 12-14 градус нульдән түбән булачак, аязганда – минус 17 градуска кадәр, көндез – 11-13 градус салкын. Юлларда бозлавык саклана.
Гомумән алганда, республикада шулай ук аязучан болытлы һава көтелә, күбесенчә явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, уртача тизлектә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы – 12-дән 17 градуска кадәр, аязган вакытта – минус 22 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә 10-нан 15 градус аралыгында тибрәнәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Фото: Марат Мугинов
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев