1 декабрь 2020 яңалыклары
-
Районда ВИЧ инфекциялеләр бармы?
Бүген 1 декабрьдә – Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
-
Мәгариф министрлыгында мәктәпләрдә туклануны оештыру стандартларын булдырырга өндиләр
Һәр мәктәп ашханәсенә туры килергә тиешле таләпләр эшләү мөһим.
-
Киләсе төндә минус 17 градуска кадәр суыта
Якындагы тәүлектә явым-төшемнәр көтелми.
-
Байлар Сабасы бистәсендә - Яңа ел рухы
Яңа ел – ул балалар да, өлкәннәр дә көтеп һәм сагынып ала торган бәйрәм. Бүгеннән башлап бистәдә урнашкан оешма, предприятие һәм учреждениеләр барысы да бердәм үз территорияләрен бизәү эшенә тотынды. Аларның территорияләрен бәйрәмчә бизәү һәм матурлау эшләре, шулай ук З.Йосыпов урамының җәяүлеләр йөри торган өлешен кардан ясалган сыннар белән бизәү турында 1нче декабрь көнне җитәкчеләр катнашында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Фотоларда исә ел саен иң матур бизәлеш белән бистәне ямьләндерүче район мәдәният йорты хезмәткәрләре иҗат җимешләрен күрәсез.
-
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы «Безнен заман» төп призын алды
Казанда эшләүче яшьләрнең VIII иҗат фестивалендә җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.
-
Марат Зяббаров призвал хозяйства Татарстана внимательнее отнестись к состоянию сельхозтехники
За пять лет благодаря программе капитального ремонта объектов машинно-тракторных парков с субсидированием 30% стоимости работ в Татарстане удалось отремонтировать 307 ремонтно-механических мастерских, пунктов ремонта и регулировки сельхозмашин и гаражей. На эти цели выделены из бюджета республики 242,4 млн руб. и собственные средства сельхозтоваропроизводителей 562,6 млн руб. Об этом на республиканском совещании в Доме Правительства региона рассказал вице-премьер – министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Зяббаров.
-
Татарстанда пассажирлар ташучы лицензияле автобуслар саны саны дүрт тапкырга арткан
Республикада пассажир транспортын мәҗбүри лицензияләүгә кадәр 250 лицензиат кына иде.
-
Татарстанлылар өч яшьлек Сәйдә Йосыповага ярдәм итә алачак
Кыз миелодисплазия (арка мие үсешенең бозылуы) белән авырый.
-
Татарстанда коронавирус турында сорауларны 122 кыска номерына шалтыратып белергә була
Кайнар линиядән коронавирус белән бәйле поликлиникага язылырга, өйгә табиб чакыртырга, дарулар белән тәэмин ителү мәсьәләсен белешергә була.
-
Шекше мәдәният йортында "Әни булу-зур бәхет" кичәсе
Иң матур һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе- Әниләр көне дә килеп җитте. Ул ел саен билгеләп үтелә һәм актуальлеген югалтмый. Ана булу һәм балачак темасы һәркемне, бигрәк тә яшь буынны кызыксындыра. 27 ноябрь көнне Шекше мәдәният йортында оештырылган "Әни булу-зур бәхет" кичәсенә дә яшь әниләр чакырылды. Алар Шекше һәм Алан-Елга авылларында яшиләр, үз гаиләләре турында кайгырталар, балалар үстерәләр, төрле тармакларда эшлиләр, хуҗалык алып баралар.
-
Миңнеханов: Шәһәр һәм район үзәгеннән читтәге яшьләрне дә игътибарсыз калдырмаячакбыз
Татарстан Президенты «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» дип аталган яшьләр форумына кушылды.
-
Эксперт: Электромобильләр саны ел азагына кадәр шактый артачак
Татарстанның электромобильчеләр клубына атна саен диярлек яңа әгъзалар өстәлә.
-
Татарстанда пассажир автобусларын кулга алу проектын яңартырга телиләр
Майдан июльгә кадәр республикада сигез автобус кулга алынды.
-
Рәйсә Билал кызы Имамиева белән очрашу
30 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең “Вокаль студия” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр өчен күңелле очрашу булып узды. Укучылар районыбызның талантлы композиторы, бик күп җырлар, шигырьләр, сәхнә өчен сценарийлар иҗат иткән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Билал кызы Имамиева белән очрашуда катнашты. Рәйсә Билаловна укучыларга үзенең иҗади тормыш юлы турындагы истәлекләр белән уртаклашты, үзе иҗат иткән җырларын тәкъдим итте. Очрашу ахырында ул үзенең балалар өчен язылган җырлар җыентыгын балаларга бүләк итте.
-
Әниләр көне уңаеннан котлау
27 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнгән, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан, һәм аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән әниләрне өйләренә барып котладылар. Аларга "Йөрәгең белән җырла, әни" дигән әдәби-музыкаль чыгыш тәкъдим ителде. Әниләр көнендә әниләргә рәхмәт сүзләре әйтелде, алар хөрмәтенә матур сүзләр һәм җырлар яңгырады, бүләкләр тапшырылды.