Синоптиклар 13 ноябрьдә томан һәм юллардагы бозлавык турында кисәтә
Яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә.
13 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, синоптиклар юлларда бозлавык турында да кисәтә. Яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +3..-2 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганасы +6 градуска кадәр күтәреләчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак.
Фото: tatar-inform.tatar
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев